Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җиреңне арендага бирәсеңме

    Бу көннәрдә "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы белгечләре пай җирләре хуҗалары белән аларның кишәрлекләрен тагын биш елга арендага алу турында килешүләр төзү белән мәшгуль. Әлеге эшнең нечкәлекләре турында аңлатма бирүне сорап, агрофирманың баш юрисконсульты Эльза НУРГАЯНОВАга мөрәҗәгать иттек. - Эльза Владимировна, бүген агрофирма карамагында пай җирләре күпме? - 7 меңнән артык пайчының...

    Бу көннәрдә "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы белгечләре пай җирләре хуҗалары белән аларның кишәрлекләрен тагын биш елга арендага алу турында килешүләр төзү белән мәшгуль. Әлеге эшнең нечкәлекләре турында аңлатма бирүне сорап, агрофирманың баш юрисконсульты Эльза НУРГАЯНОВАга мөрәҗәгать иттек.
    - Эльза Владимировна, бүген агрофирма карамагында пай җирләре күпме?
    - 7 меңнән артык пайчының 15 меңләп пай җирен эшкәртәбез. Алар белән 2007 елда беренче килешүләр төзелгән иде. Агрофирма, пай җирләре өчен килешүдәге шартларны үтәп, җир хуҗалары белән вакытында исәп-хисап ясап барды. Җиде ел инде бу килешүләрне яңадан карау булмады. Бу вакыт эчендә милекчеләр санында да кайбер үзгәрешләр булды. Хәзер менә килешүдәге шартларны яңадан карар һәм пайчылар буенча мәгълүмат базасын яңартыр вакыт җитте.
    - Моның өчен җир хуҗасы нишләргә тиеш?
    - Без авыл җирлекләрендә өлеш милкендә катнашучыларның, ягъни пайчыларның гомуми җыелышын үткәрә башладык. Анда җирләре булган пайчыларның катнашуы мәҗбүри. Чөнки бу җыелышта пайчының җирне арендага бирергә һәм килешү төзергә ризалыгы мәсьәләсе тикшерелә. Килешү төзергә ризалык биргәннән соң, җыелышта кабул ителгән карар язылган беркетмәгә шәхсән һәркем үзе кул куярга тиеш.
    - Ике арада килешү нинди шартларда төзелә?
    - Агрофирма пай фондындагы авыл хуҗалыгы җирләрен биш елга арендага ала. Килешү нигезендә пайчыга бер гектар җир өчен елга 300 сум күләменнән акча биреләчәк. Аның теләген искә алып, бу акчаны натураль продукция белән дә, акчалата да алырга була. Продукция бәясе ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан билгеләнгән бәядән булачак. Ул урып-җыю эшләреннән соң бирелә. Әлеге сумма, инфляцияне искә алып, ел саен индексацияләнәчәк.
    - Арендага биргән җир өчен салымны кем түли?
    - Җир хуҗасына бер гектар өчен билгеләнгән 300 сумнан агрофирма бюджетка 13 процент НДФЛ түли. Ә җир салымын пайчы үзе түләргә тиеш, анысы һәр авылда, җиренә карап, төрлечә.
    - Пай җирен бу бәягә арендага бирергә теләмәгән, килешү төземәгән авыл кешесе нишләргә тиеш?
    - Агрофирма беркемнең дә җирен көчләп арендага алмый. Бу - һәркемнең үз ихтыярында. Килешү төземәгән очракта ул җирен үзе эшкәртергә яки сатарга тиеш. Ә авыл хуҗалыгы җирендә алабута яки урман үстереп ятарга ирек куймаячаклар. Татарстан Хөкүмәте җитәкчелеге мондый җирләрне хәзер аеруча ныклы контрольдә тота. Җирен максатчан файдаланмаган, анда алабута үсүгә юл куйган хуҗаларга зур күләмдә штраф салачаклар. Шуңа күрә әгәр җирегезне үзегез эшкәртә алмыйсыз икән, аны агрофирмага арендага бирү отышлырак дип саныйм. Бу җирдән сезгә барыбер күпмедер керем кереп барачак бит. Сезнең авыл җирлегендә җыелышлар узганчы, бу турыда балаларыгыз, туганнарыгыз белән тагын бер тапкыр киңәшләшегез һәм уртак фикергә килегез.
    - Авылларда җыелышлар кайчан узачак?
    - Авыл җирлекләре башлыклары пайчыларга җыелышның кайчан үтәчәген хәбәр итәчәкләр. Ә җыелышка килми калмагыз. Анда сезнең җир паегызның киләчәге хәл ителәчәк.
    Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: