Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Җитәкчеләрнең күзен ачтылар

    Күләгәш җирлеге халкы гражданнар җыелышына бердәм булып, зал тутырып килгән иде. Җыелыш барышында да кайбер авыллардагы кебек авызларына су кабып, битарафлык күрсәтеп утырмадылар, район җитәкчеләренә борчыган проблемаларын ярып салдылар. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин әйтмешли, кайбер мәсьәләләр буенча җитәкчелекнең күзен дә ачтылар. Авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев үз чыгышын...

    Күләгәш җирлеге халкы гражданнар җыелышына бердәм булып, зал тутырып килгән иде. Җыелыш барышында да кайбер авыллардагы кебек авызларына су кабып, битарафлык күрсәтеп утырмадылар, район җитәкчеләренә борчыган проблемаларын ярып салдылар. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин әйтмешли, кайбер мәсьәләләр буенча җитәкчелекнең күзен дә ачтылар.

    Авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев үз чыгышын "Күләгәш - районда иң яшь җирлек", дип горурланып башлады. Дөрестән дә, биредә яшәүчеләрнең уртача яше нибары 34 кенә икән. Җирлектәге 474 кешенең 103е 17 яшькә кадәрле балалар, 253енең хезмәт яшендә булуы да шуны раслый. Ә яшьлек булган җирдә тормыш кайнап тора. Бу яктан күләгәшлеләргә күз тимәсен. Бу төбәктән үсеп чыккан чаңгычылар Татарстанда гына түгел, Удмуртиядә дә танылдылар. Бу төбәктә, кем әйтмешли, әниләр дә, бәбиләр дә чаңгыга басалар. Чаңгы ярышларында 50-60яшьлекләр дә катнашып, таң калдыралар.
    Халкының тормыш дәрәҗәсе дә елдан-ел яхшыра. Җирлектә 36 җиңел машина, 21 трактор, 10 йөк машинасы бар, 42 йорт интернетка тоташкан. Шәхси хуҗалыкны үстерүгә ташламалы кредит алырга атлыгып тормасалар да мал саны буенча әллә ни калышмыйлар. 131 шәхси хуҗалыкта 167 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 88 сыер, 59 дуңгыз, 478 баш сарык,15 баш ат, 360 умарта бар. Узган ел халык 26,5 тонна сөт саткан. Тик халык менә шул сөтне сату бәяләренең бик тә түбән булуы турында сүз кузгаткач, җыелышка килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та, Дилүс Гатауллин да аптырашта калдылар. Узган елның сентябрь аенда Валерий Макаров "Вамин" җәмгыятенең Чаллы филиалы директоры Рәзиф Кәримов һәм халыктан җыйган сөтне әлеге филиалга тапшыручы эшмәкәрләр белән очрашып, сентябрь аеннан сөтнең литрын 9 сумнан җыю турында килешкәннәр иде. Бу турыда газетабызның 69нчы санында халыкка да хәбәр иттек. Әмма күләгәшлеләр моңарчы сөтне нибары 7 сум 30 тиеннән тапшырганнар. В. Макаров бу мәсьәләне тиз арада ачыкларга вәгъдә бирде һәм сүзендә торды да. Бу турыда газетаның бүгенге санында басылган язмада укый аласыз.
    Район җитәкчелеге быелгы җыеннарда авыл халкын районыбыздагы тәвәккәл, кыю эшмәкәрләр, фермерлар үрнәгендә үз көнен үзе күрергә өйрәтүгә дә зур әһәмият бирә. Дилүс Гатауллин күләгәшлеләрне дә алар үрнәгендә шәхси хуҗалыгын үстерү юллары белән җентекләп таныштырды. Халыкны бигрәк тә Ямурза эшмәкәрләре Сәхиповларның ике ел рәтән 1000әр баш каз үстереп, саллы гына табыш алулары аеруча кызыксындырды. Валерий Макаров быел районда махсус каз үстерү программасы эшләнүен, теләге булганнарга Сәхиповлар сентябрь айларында Чуашстаннан каз алып кайтып бирәчәген әйтте. Ә күпләп каз сатып алу өчен "Россельхозбанк"тан 50 мең сум ташламалы кредитны поручительсез дә алып була. "Казны кайда сатарга, мамыгын кая куярга?" дигән сорауларга Валерий Макаров "Казларыгызны сатуда бернинди проблема булмаячак. Чаллыда ноябрь-декабрь айларында каз ярминкәсе эшли. Шунда сатуны оештырачакбыз", диде. Ә каз мамыгына килгәндә Дилүс Гатауллин "Сәхиповлар быел мамыкны Әгерҗедәге "Добрая подушка"га биреп чистарттылар һәм мендәрләр ясаттылар. Ә каз мамыгы мендәренә сорау зур", диде. Ул авыл халкын Сокмандагы сарык фермасы хуҗасы Нәбиуллин үрнәгендә бу төр хайванны күпләп асрауның да отышлы булуын раслап күрсәтте. "Сарык итенә аеруча Корбан бәйрәмендә һәм җәен шашлык чоры башлангач сорау зур була. Базарда да сарык ите кыйммәт йөри. Узган ел Корбан бәйрәмендә бер сарыкны 6 мең сумнан сатты Нәбиуллин", диде. Залдан сарык йоны бигрәк арзан бит дигән реплика яңгырагач, Валерий Макаров "Борчылмагыз, бу проблеманы хәл итүнең дә сезнең өчен отышлы юлын таптык. Йоныгыз бар икән, Кукмарадан яки Вятка Аланыннан килосын 25 сум белән килеп алып китәчәкләр. Бу эшне авыл җирлеге башлыгы аша хәл итәргә була", диде.
    Күләгәшлеләр бу көнне өч сәгать дәвамында җитәкчеләрдән әнә шулай үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап алып киттеләр. "Киләсе җыеннарга тәҗрибәле юрист та алып килсәгез, тагын да күбрәк сорауларыбызны хәл итә алыр идек" дигән теләкләрен белдерделәр алар.
    Рәмзия Зарипова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: