Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Һәр минуты, һәр бөртеге кадерле

    Районыбыз кырларында урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Хуҗалыкларда көзге арышны суктыру соңгы гектарларда алып барыла. Һава торышы матур булганда игенчеләр басуларда иртә таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр вакытның кадерен белеп, югалтуларга юл куймыйча алны-ялны белми эшлиләр. "Сарсак-Омга" игенчеләре алдында быел 1300 гектар мәйдандагы бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора. 90 гектардагы...

    Районыбыз кырларында урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Хуҗалыкларда көзге арышны суктыру соңгы гектарларда алып барыла. Һава торышы матур булганда игенчеләр басуларда иртә таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр вакытның кадерен белеп, югалтуларга юл куймыйча алны-ялны белми эшлиләр.
    "Сарсак-Омга" игенчеләре алдында быел 1300 гектар мәйдандагы бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора. 90 гектардагы арыш басуларында инде эш төгәлләнеп килә. "Кызганычка каршы, кышкы суыклар аркасында 250 гектардагы арышны югалттык. Аның урынына яз көне солы чәчтек. Әмма арышның чыгышыннан зарланмыйбыз. Мактанырлык булмаса да, гектарыннан 15 центнер чыга. Ындыр табагына алып кайткан уңыш чәчүлек орлык, фураж өчен җитәрлек булыр", - ди ширкәтнең баш агрономы Александр Васильев.
    Әнә алар, икмәкнең һәр бөртеге өчен җан атучы комбайнчылар! Барысы да - тәҗрибәлеләр, эш стажлары да 15-20әр ел тәшкил итә. Владимир Байков ярдәмчесе Кирилл Тимофеев белән "Акрос" комбайнында арыш суктыра. Моннан өч ел элек ширкәткә әлеге комбайнны алып кайткач, аны Владимирга ышанып тапшыралар һәм ул аны ел саен урып-җыюда сынатмаслык итеп төзәтеп алып чыга. "Без эш шартларыннан бик канәгать. Узган елгы уракта 65 мең сум хезмәт хакы алганмын икән, ул көнне төнгә ялгап эшләгән тырыш хезмәтем өчен дип саныйм", - ди Байков. Ярдәмчесе Кирилл белән беренче ел гына эшләсәләр дә, егетнең дә техникага һәвәслеген сизеп алган тәҗрибәле комбайнчы. "Быел мәктәпне тәмамлап Ижаудагы монтаж техникумына укырга кердем. Сентябрьгә кадәр туган як басуларында эшләргә исәп. Мин бит инде дүртенче ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшлим. Моңа кадәр "Нива"да, "Енисей"да эшләдем, хәзер үземне "Акрос"та сынап карыйм", - ди Кирилл. Иван Байкузин, Вячеслав Васильев та - тормышларын туган авылларыннан башка күз алдына китерә алмаучы җир уллары. Тракторда да, комбайнда да күпьеллык эш тәҗрибәләре бар аларның. Ә менә Анатолий Тимофеев, лаеклы ялда булса да, эштән туктарга җыенмый. Ул - хәзер комбайнчы улы Олегның ярдәмчесе. "Игеннәр өлгерүгә, күңел басуга тартыла", - ди ул. Әтиле-уллы комбайнчылар Виталий һәм Артем Васильевларның да теләге бер генә: көннәр кояшлы торганда бөртеклеләрне югалтмыйча тизрәк җыеп алу.
    Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык, диләр. Шоферлар Алексей Чернов, Альфред Байков, Александр Гаврилов гәрәбәдәй алтын бөртекләрне ындыр табагына ташыйлар. Анда Дмитрий Корбейников, Юрий Абидин, Василий Никифоров КЗС агрегатларында ашлыкны чистарталар, калибрлыйлар.
    Кыр эшләре вакытында хуҗалыкта һәркемгә эш җитәрлек Механик Анатолий Коробейников, инженер Сергей Савельев, токарь Валерий Васильев басудагы, амбардагы техника ватылса, шунда ук ярдәмгә ашыгалар. Үз эшенең остасы булган Валераны хезмәттәшләре "алтын куллы токарь", диләр.
    Чәршәмбе көн кыр кораблары тритикале чәчелгән басуларга чыкты. Ул - биредә 200 гектар мәйданда. Аннан игенчеләрне бодай, арпа, солы басулары көтә. "Гектарыннан 25 центнердан да артыграк чыга торган басулар бар", диләр белгечләр.
    Авыл хезмәтчәннәренең эшен бәяли дә беләләр "Сарсак-Омга"да. Ширкәт белән Разиф Харисов җитәкчелек итә башлаганнан бирле хезмәт хакы буенча бурычлары юк, эшләгән кешегә премиясен дә, ашлыгын да биреп торалар. Әнә, быел да планны арттырып үтәгән комбайнчыларны 30 мең сум акчалата премия белән бүләкләячәкләр. Әлбәттә, аңа өстәп ашлыгын да, саламын да бирәчәкләр.
    Урып-җыю эше белән параллель рәвештә терлек азыгы хәзерләүне дә дәвам итәләр. Узган кышлату чорыннан 3 мең тонна сенаж запасы калган булса да, быел да шулкадәр күләмдә сенаж әзерләгәннәр. 250 тонна печән дә малларга кыш чыгарга җитәчәк, диләр. Моның өстенә басуларны шунда ук чәчүгә әзерләү дә бара: комбайннар артыннан ук салам прессланып фермаларга озатыла. Аннан туфракны көзге чәчүгә әзерләячәкләр. Быел 400 гектар чиста пар җирләренең яртысына - арыш, яртысына тритикале чәчеп калдырачаклар.
    ...Республика җитәкчелеге 20 августка уракны төгәлләргә дигән бурыч куйды. Ходай матур көннәрен бирсә, тырыш, үз эшләрен чын күңелдән яратып башкаручы сарсак-омгалылар көнне-төнгә ялгап эшләячәкләр.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: