Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Хезмәт хакыннан колак кагуыгыз ихтимал

Күпме генә аңлату эшләре алып барылса да, Пенсия фонды идарәсенә страховой взносларны вакытында түләмәүчеләр саны кимеми. Менә алар, Пенсия фондына иң зур бурычлары җыелган предприятиеләр: "Красный бор коммуналь челтәрләре" - 333665 сум, "Тепловые сети" - 817090 сум, Әгерҗе "Тепловые сети" - 520204 сум, "Тирсә коммуналь челтәрләре" - 581910 сум. Бу...

Күпме генә аңлату эшләре алып барылса да, Пенсия фонды идарәсенә страховой взносларны вакытында түләмәүчеләр саны кимеми.
Менә алар, Пенсия фондына иң зур бурычлары җыелган предприятиеләр:
"Красный бор коммуналь челтәрләре" - 333665 сум,
"Тепловые сети" - 817090 сум,
Әгерҗе "Тепловые сети" - 520204 сум,
"Тирсә коммуналь челтәрләре" - 581910 сум.
Бу предприятиеләрнең взносларны вакытында түләмәве оешма җитәкчеләренең хезмәткәрләрнең киләчәге, пенсиясе турында кайгыртмавын аңлата. Картлык көнендә алыначак пенсия әлеге взносларның күләменә һәм вакытында күчерелүенә турыдан-туры бәйле бит.
Бүген райондагы 250 эшмәкәрнең дә Пенсия фондына 15 миллион сумнан артык бурычы бар. Шулар арасыннан Руслан Васильев, Эльмира Трейдина, Виктор Дедюхин, Нәҗип Гайнетдинов, Нәзиф Гайнетдинов, Тәнзил Гаянов, Валентина Любимова, Раулә Блохина, Михаил Владыкин, Радик Харисов, Кирилл Николаев, Хәмит Нәфыйков, Ильяс Минһаҗев, Индира Шадрина, Зөфәр Лебедев, Петр Демахин, Лилия Шәрифуллина, Илдар Төхвәтуллинның бурычлары аеруча күп җыелган.
Суд приставы-башкаручы бурычларын вакытында түләмәүчеләрнең милкенә, банк картасы аша алына торган хезмәт хакы, пенсиясе, стипендиясенә арест салырга хокуклы. Шулай ук бурычлыны Россия чигеннән чыгаруны тыю турында карар кабул итүләре дә ихтимал.
Мондый күңелсезлекләргә юлыкмас өчен страховой взносларны вакытында һәм тулы күләмдә түләп барыгыз. Картлык көнегез турында бүген үк кайгыртырга кирәклеген онытмагыз.
Зөлфия БАКАСОВА,
Пенсия фонды идарәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев