Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бәйрәм планына төзәтмәләр кертелде

    Елның-елында Әгерҗедә август аеның беренче шимбәсендә зурлап Тимерьюлчылар шәһәре көне билгеләп үтелә иде

    Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә быел әлеге чараларны уздыруга да төзәтмәләр  кертелә. Бу хакта тулырак –  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА чыгышында.

    –    Августның беренче шимбәсе 1есенә туры килгәнлектән, бәйрәм итеп шул көн тәгаенләнде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә әлегәчә күп халык катнашында мәдәни, спорт, күңел ачу чаралары уздыру тыела. Шуңа күрә быелгы бәйрәм планы нәкъ әлеге таләпләрне күз уңында тоткан хәлдә төзелде.

    Бәйрәм вокзал алды мәйданында старт ала. Биредә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан эстафета флагын  кабул итеп алу булачак дип планлаштырыла. Аннан тепловозга данлыклы шәһәрдәшебез, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Александр Журавлев исемен бирү чарасы уза. Шунда ук лаеклы тимерьюлчыларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырыла. Әлеге чараларда район һәм  тимер юл җитәкчелеге катнашыр дип көтелә, – ди Римма Ринатовна. 

    1 август көнне кичен “Орешник” ял паркында ачык һавада кино күрсәтеләчәк. Аңа кадәр автор-башкаручы Далер Мирзоалиев чыгышы планлаштырыла. 

    Бу көннәрдә тимер юл вокзалында район тарихы һәм мәдәни мирасы музее тарафыннанн тәкъдим ителгән күргәзмә дә эшли. Аны пассажирлар белән беррәттән, шәһәрдәшләребез дә тамаша кыла ала. 

    Райондашларыбыз Тимерьюлчылар көне уңаеннан оешма-предприятие коллективлары тарафыннан әзерләнгән видеокотлауларны да карый торганнардыр. Алар “Әгерҗе хәбәрләре” район газетасы сайтында һәм төркемнәрендә, район сайтында, оешма-предприятиеләрнең үз төркемнәрендә урнаштырыла. Туган шәһәребезне ярату, җылы хисләр белән үрелгән чыгышларны сез дә тамаша кылмый калмагыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз. “Әгерҗе радиосы” да Тимерьюлчылар шәһәре көне уңаеннан махсус чыгарылышлар әзерләде. Бәйрәм көнне район һәм тимер юл җитәкчелеге тәбрикләүләр белән дә мөрәҗәгать итәчәк. 

    –    Быелгы бәйрәмне, әнә шулай, билгеле шартлар кысаларында гына үткәрергә туры килә. Чөнки, иң беренче чиратта, шәһәрдәшләребезнең сәламәтлеге һәм иминлеге мөһим, – ди Римма Ринатовна.      

    БАСЫЛГАНГА КИРЕ КАЙТЫП

    Соңгы вакытларда социаль челтәрләрдә Мәңгелек утны һәм Җиңү скверындагы мемориаль комплексны хакимият каршындагы мәйданга күчерүгә кагылышлы фикер алышулар бара. 

    Исегезгә төшерәбез: К.Маркс урамының ике светофор арасындагы (Сәетов урамыннан алып Пушкин урамына кадәр) өлеше “Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне үстерү” программасы кысаларында үзгәртелә. 

    Төзекләндерү эшләре башланганчы ук җәмәгатьчелек фикер алышуы узды һәм анда төрле катлам вәкилләре – укучылар, яшьләр, хезмәт коллективлары әгъзалары, пенсионерлар – барлыгы йөзгә якын райондашыбыз катнашты. Шулай ук Казаннан архитекторлар да килгән иде. 
    “Архитекторларның Мәңгелек утны элеккеге урынына – хакимият каршына күчерү турындагы тәкъдимен әгерҗелеләр хуплап каршы алды. Мемориаль комплекс та шунда күчәчәк. Район Мәдәният сарае каршындагы мәйдан мәдәни чаралар уздыру өчен үзгәртеп корылачак” дигән юллар бар “Әгерҗе хәбәрләре” газетасында җәмәгать фикер алышулары узу уңаеннан дөнья күргән “Әгерҗенең үзәк урамы нинди булачак” исемле язмада (№14, 28 февраль, 2018 ел). Димәк, әлеге эшләрнең  барысы да халык фикерен исәпкә алып башкарыла. 

    Яшерен-батырын түгел, Җиңү скверында урын алган Мәңгелек ут янындагы мәйдан “изге урын” дигән төшенчәдән ерак торды. Салкын көннәрдә яшьләр аның янына килеп җылыналар иде. Аның тирәли ролик, велосипедларда йөрүчеләр дә булды. Бер шәһәрдәшебез әйтмешли, ул күп чакта “проходной двор”ны хәтерләтте.

    –    Мәңгелек ут район хакимияте бинасы каршындагы мәйданда элекке урынында булачак. Аның тышкы күренеше  дә башкачарак, бик үзенчәлекле булыр дип күзаллана,– ди реконструкция эшләрен башкаручы “МирСтрой” оешмасы җитәкчесе Али Ибраһимов. 
    Элеккеге Җиңү скверы мәйданын үзгәртеп кору эшләре исә киләсе елга  тәгаенләнгән. Югарыда билгеләнеп үтелгәнчә, ул мәдәни чаралар уздыру өчен үзгәртеп эшләнәчәк. 

    –     Элеккеге Җиңү скверын шәһәр ял паркына үзгәртеп эшләү буенча  башлангыч концепция әзер.  Башлангыч кына булганлыктан, анда бераз үзгәрешләр дә булырга мөмкин. Әлеге концепция нигезендә шәһәр үзәгендә ял итү өчен ачык яшел зона һәм чаралар уздыру өчен сәхнәле мәйданчык булдыру идеясе ята, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Илшат Шәмсетдинов. – Биредә шулай ук балалар өчен аерым мәйданчык та булачак. Бөтен киңлек төрле фонарьлар, гирляндалар белән яктыртылачак.

    Шәһәр үзәгендә төрле чаралар узган чакта моңа кадәр юлны да ябарга туры килә иде. Димәк, киләчәктә әлеге проблема да юкка чыгачак. 

    Фото: архивтан
     


     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: