Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы

Районда беренче тапкыр уздырылган "Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы" бәйгесендә 4нче мәктәптән Людмила БЕЛОВАга тиңнәр булмады. Әлеге бәйгедә җиде педагог көч сынашты. Менә алар: балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән бик күп яшьләрне кул көрәше серләренә өйрәткән, хәтта Европа чемпионнары тәрбияләгән Сирень Галиуллин, районда көрәш буенча иң көчле Исәнбай командасын җитәкләүче һәм...

Районда беренче тапкыр уздырылган "Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы" бәйгесендә 4нче мәктәптән Людмила БЕЛОВАга тиңнәр булмады.
Әлеге бәйгедә җиде педагог көч сынашты. Менә алар: балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән бик күп яшьләрне кул көрәше серләренә өйрәткән, хәтта Европа чемпионнары тәрбияләгән Сирень Галиуллин, районда көрәш буенча иң көчле Исәнбай командасын җитәкләүче һәм соңгы ике елда Кадыбаш малайларын да әлеге спорт төренә тарткан Рәшит Садыйков, мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән районда бердәнбер "Бизнес проектлаштыру" түгәрәген җитәкләүче, инде шәкертләре белән республикада гына түгел, Россия бәйгеләрендә катнашкан Людмила Белова (4нче мәктәп), 2нче мәктәпнең физкультура укытучысы, кул сугышы буенча секция алып баручы, үзе дә район чараларында бик актив катнашучы һәм җиңүләр яулаучы Наталья Заитова, мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән балалар бакчаларына йөрүче нәниләрдән алып югары сыйныфта укучы балаларга кадәр бию серләрен өйрәтүче, республика бәйгеләрендә күп тапкырлар җиңү яулаган Ләйсән Гайфуллина, кызларны декоратив-гамәли сәнгать серләренә төшендерүче педагоглар Эльвира Гыйззәтуллина, Тәнзилә Ганиева (Кичкетаң) катнаштылар.
Конкурсантлар "Визитка", "Үз программаңны якла", "Мастер-класс" бәйгеләрендә көч сынаштылар. Һәрберсенең чыгышы үзенчәлекле, кызыклы булуы белән аерылып торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев