Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Исеме башка, ә асылы шул ук

80 елдан артык бай тарихы булган, йөзләгән тимерьюлчылар әзерләп чыгарган, бик күпләр телендә яратып "фазанка" дип йөртелә торган 27нче һөнәр училищесы хәзер Бөгелмә аграр көллиятенең Әгерҗе филиалы итеп үзгәртелде. Филиал белән җитәкчелек итү биредә 12 ел укыту-производство эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Рушания Волковага йөкләнде. - Башлангыч һөнәри белем...

80 елдан артык бай тарихы булган, йөзләгән тимерьюлчылар әзерләп чыгарган, бик күпләр телендә яратып "фазанка" дип йөртелә торган 27нче һөнәр училищесы хәзер Бөгелмә аграр көллиятенең Әгерҗе филиалы итеп үзгәртелде. Филиал белән җитәкчелек итү биредә 12 ел укыту-производство эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Рушания Волковага йөкләнде.
- Башлангыч һөнәри белем бирүче уку йортларын оптимальләштерү максатында Татарстан Республикасы Министлар Кабинеты карары белән безнең училище Бөгелмә аграр көллиятенә кушылды һәм хәзер аның филиалы итеп үзгәртелде, - ди Рушания Волкова.
Гомер-гомергә тимерьюлчылар әзерләгән бу уку йорты аграр көллиятнең филиалы булгач, хәзер биредә тимер юллар өчен белгечләр әзерләмәсләрмени дигән сорау туарга мөмкин. Юк, биредә уку программасында, эшчәнлекләрендә зур үзгәрешләр күзәтелми. Нәкъ элеккечә, филиалда тимер юл предприятиеләре өчен эшче куллар әзерләү дәвам итә. Бүген дә монда электровоз, тепловоз машинисты ярдәмчесе, вагон караучы, проводник белгечлеге алырга була. Филиалда укучылар нәкъ элеккечә тимерьюлчы киемендә йөриләр.
27нче училищены 105нче училище белән берләштергәч, биредә тракторчы һөнәренә өйрәтәләр иде. Әмма быел тракторчылыкка укырга теләүчеләр булмагач, бу белгечлек буенча укыту туктатылган. Ә поварларны бүген дә әзерлиләр.
2014-2015 уку елыннан биредә нинди белгечлекләр алырга мөмкин булачак дигән сорауга филиал җитәкчелеге:
- Бу дәүләт заказына бәйле. Без элек кадрлар әзерләү буенча эш бирүчеләр белән килешү төзедек. Әлеге килешүләр нигезендә Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы безгә дәүләт заказы төзи иде. Хәзер безнең уку йорты Мәгариф һәм фән министрылыгы карамагына күчте. Ләкин эш белән тәэмин итү һәм дәүләт заказлары белән барыбер Хезмәт министрлыгы шөгыльләнәчәк, - диде Рушания Волкова.
Бу көннәрдә көллият һәм филиал администрацияләре уку йортының документларын үзгәртү белән мәшгуль. Шунысы сөенечле, бу үзгәртеп корулар укучыларга әллә ни тәэсир итмәгән. Филиалда гадәттәгечә дәресләр бара, тәнәфесләрдә коридорлар гөр килә. Танылган "Фазанята" командасы КВНга әзерләнә. Бик күпләрнең хәтерендә яраткан"фазанка" булып сакланучы уку йортында, бүген инде Бөгелмә көллияте филиалында, тормыш дәвам итә...
Екактерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев