Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Исәнбайда тормыш кайный

    "Соңгы елларда авылыбызның төзекләнүенә, матурлануына сөенеп туялмыйм. Шөкер, "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасының "Исәнбай" бүлекчәсе, урта мәктәп, амбулатория, кирпеч заводы, янгын сүндерү бүлекчәсе булу авылыбыз халкын эшле итә. Барлык авыл җитәкчеләре дә безнең Фәнил Сираев кебек актив, эзләнүчән, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләсә, авыллар яшәячәк", - дип фикерләре белән уртаклашты мәгариф ветераны Фәтхия...

    "Соңгы елларда авылыбызның төзекләнүенә, матурлануына сөенеп туялмыйм. Шөкер, "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасының "Исәнбай" бүлекчәсе, урта мәктәп, амбулатория, кирпеч заводы, янгын сүндерү бүлекчәсе булу авылыбыз халкын эшле итә. Барлык авыл җитәкчеләре дә безнең Фәнил Сираев кебек актив, эзләнүчән, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләсә, авыллар яшәячәк", - дип фикерләре белән уртаклашты мәгариф ветераны Фәтхия апа Зарипова Исәнбайда узган гражданнар җыелышына килгәндә үк.
    Авыл яшәрә

    Чынлап та, авыл бүген икенче яшьлеген кичерә дисәк, һич тә ялгыш булмас. Узган ел республика программасы буенча Исәнбай мәктәбенә һәм амбулаториягә капиталь ремонт ясалды. Мәктәптә бүген 89 укучы белем ала. Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар шактый булу сәбәпле, киләсе елларга укучылар саны тагын да артачак, диләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров бу көнне мәктәптә укытучылар белән очрашканда: "Мондый яхшы ремонт ясалган белем йортлары районда бармак белән генә санарлык. Шуңа күрә мәктәбегезнең кадерен белегез", - диде һәм директор Ринат Борһаниевның үтенече буенча ике сыйныфны җиһазлауга ярдәм итәчәген белдерде. 2 миллион сумга төзекләндерү эшләре үткәргәннән соң амбулаториядә дә эш шартлары күпкә яхшырган. Андагы ак халатлы шәфкать ияләре Тугызбуй төбәгендәге 4 меңгә якын кешегә медицина хезмәте күрсәтәләр. Чынлап та, авылда халыкның күбесе эш белән тәэмин ителгән. Мәсәлән, "Исәнбай" бүлекчәсендә - 117, кирпеч заводында - 32, янгын сүндерү бүлекчәсендә 11 кеше эшли. Һәм алар барысы да үз вакытында хезмәт хакы алалар.
    Исәнбайлыларның тагын бер күптәнге хыяллары узган елның көзендә чынга ашты. Ниһаять, "Брус" ширкәте юл төзүчеләре Советская урамына - 3 километр арага вак таш җәйгәннәр, башка урам юлларын да төзекләндергәннәр. Кирпеч заводы җитәкчесе Шәйхенур Нурмөхәммәтов ярдәме белән кайбер урамнарга кирпеч ватыклары түшәлгән. Тагын бер сөенечле вакыйга: Бима елгасы аркылы 37 ел элек салынган күпер ремонтланган. "Бу эштә "Ак барс-Әгерҗе" агрофирмасы җитәкчелегенең булышлыгы бик зур булды", - диде Фәнил Сираев. Узган гасырның 60-70нче елларында салынган 16 километр озынлыктагы тузган су торбаларын да яңарту эшләре бара авылда.
    Шулай ук изге урын - зиратның коймаларын яңарту, аны ауган агачлардан чистарту өмәләре дә уздырылган. Мәчеткә газ кертү һәм аның коймасын яңарту көнүзәк мәсьәлә булып тора.
    Авыл башлыгы Валерий Макаровтан Мәдәният йорты түбәсен алыштыруда, яшь көрәшчеләр шөгыльләнә торган залны, балалар бакчасын төзекләндерүдә ярдәм итүләрен сорады.
    Гаилә фермалары булмаса да...
    Шәхси хуҗалыкларда техника, авыл хуҗалыгы машиналары булуга карамастан, Исәнбайда крестьян-фермер хуҗалыгы, гаилә фермалары оештыручылар, пай җирләрен алып файдаланучылар - юк диярлек. Бары Әнвәр Шәрәфиев хуҗалыгы, ике пай җирен рәсмиләштереп, анда арпа һәм күпьеллык үлән чәчкән. Әюп Хәкимов хуҗалыгы ике ел рәттән күпләп казлар үстереп гаилә бюджетына шактый табыш китергән. Шундый зур авылда бер генә гаилә фермасы да булмау район җитәкчеләрен борчуга сала, әлбәттә. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин гаилә фермалары төзеп, уңышлы гына эшләп килүче авыл уңганнары турында сөйләде. Җыелышта катнашкан танылган эшмәкәр Ямурзадан Илшат Сәхипов та исәнбайлыларны үз үрнәкләрендә эшләргә чакырды. "2006 елда улларым тәкъдиме белән пилорама алып башлаган эшебез бүген гөрләп бара. Ике улым, хатыным һәм үзем исемендә бүген 4 гаилә фермабыз бар. Хөкүмәт тәкъдим иткән бер генә программадан да читтә калмыйбыз. Дәүләт гаилә фермалары оештыручыларга үзе ярдәм итеп торганда бу эштән куркырга кирәкми", - диде ул. Һәм иң табышлы ысул - каз асрау белән шөгыльләнергә тәкъдим итте. Сәхиповлар ике ел рәттән меңәр баш каз үстереп сатканнар. "Сентябрь башында 35 мең сумга 1000 баш каз сатып алдык. Ашлыкны үзебез үстерәбез. Исәп буенча, 1 казга 50 кило ашлык кирәк. Казларны суйгач, килосын 250 сумнан саттык. Шулай итеп, 100 каздан 63 мең сум чиста табыш калды", - диде ул. Илшат Сәхипов теләкләре булганнарга каз алырга үзләре аша заявка бирергә мөмкин булганлыгын да әйтте. Шулай ук ашлык сату мөмкинлекләрен дә белдерде. "Россельхозбанк"ның Әгерҗедәге офисы җитәкчесе Фәридә Хәдимуллина исә авыл халкына ташламалы кредит алуның отышлы якларын санап күрсәтте. "50 мең сум кредитны ике елга алсагыз, бары 7 мең сум арттырып түлисе була, шуның 4 мең сумын Хөкүмәт кире кайтара", - диде ул. Әлбәттә, мондый үтемле чыгышлардан соң күпләрдә киләсе елга каз асрап карау теләге уянгандыр. Җыелыштан чыкканда ук берничә кешенең "Быел 50-100 каз булса да үстереп карарга кирәк" дигәннәре ишетелде.
    Ә менә күпләп терлек асрауга килгәндә, Исәнбайда шәхси хуҗалыкларда мал асраучылар аз түгел. 2012 ел башында мөгезле эре терлекләр саны 441 булса, 2013 елның 1 январена алар 32гә арткан. Узган ел авыл халкы, 98 баш мөгезле эре терлек суеп, 4 миллион сумнан артык өстәмә табыш алган. Ә шулай да Хөкүмәт ярдәмен алып, гаилә фермасы оештыруга алынырлар әле тәвәккәл авылдашлар.
    Валерий Макаров Исәнбай авыл җирлегенең узган елгы эшеннән канәгать булуын белдерде. "Авылыгыз төзек, җитәкчегез менә дигән! Кулга-кул тотынып, проблемаларны бергә-бергә хәл итеп аңлашып эшләгәндә без дә сезгә ярдәм кулы сузарга әзер", - диде ул.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: