Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Игътибар: БАМ күпере астындагы тимер юл аша чыгу юлы ябыла

БАМ күпере астындагы тимер юл аша чыгу юлы тиздән фотоларда гына калачак. 

Бу көннәрдә әлеге юлны ябу буенча эш башланды. Башта коймалар куелачак, аннан түшәмәләр алыначак. Шул рәвешле, җәяүлеләрнең күпер астыннан йөрүенә чик куела.

  • Ниһаять, БАМ күперен реконструкцияләү аркасында күп елларга сузылган проблема чишелә. Халыкның иминлеген тәэмин итү максатыннан җәяүлеләр өчен күпер аша яңа чыгу юлы төзелде. Шәһәрнең түбән өлешеннән балаларын мәктәпкә озатучы ата-аналарның да күңеле тыныч булачак, – ди “Әгерҗе шәһәре” берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин.

Чыннан да, шәһәрнең түбән өлешендә яшәүчеләр тимер юл аша чыгуның иминлегенә кагылышлы  мәсьәләне чишүне үтенеп район хакимиятенә бер генә тапкыр мөрәҗәгать итмәгәннәр иде инде. Транспорт полициясен дә тимер юл транспорты объектларында балаларның үлеме белән бәйле катлаулы хәл бик борчый.

  • Колакка наушниклар кигән хәлдә тимер юлны аркылы чыкканда аяныч хәлләр аеруча еш була. Шуңа күрә без район җитәкчелеге республика җитәкчелеге белән берлектә әлеге проблеманы чишүнең дөрес юлын тапкан дип исәплибез, – ди полициянең линия бүлекчәсе ПДН юнәлеше өлкән инспекторы Лина Покоева.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев