Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Икенче яшьлеген кичерә

Ике ел рәттән республиканың "Иң яхшы 100 мәктәбе" исемлегенә кергән, районда да 2013 елда "Ел мәктәбе" исемен яулаган КАДЫБАШ мәктәбенең капиталь ремонт программасына кертелүе бик сөенечле. Авыл уртасындагы мәктәпнең хәзер ерактан ук балкып торуына һәркем сокланадыр. Тигран Агаджанян җитәкләгән "СтройГигант" төзелеш оешмасы төзүчеләре белем учагын әнә ничек матур итеп җылытып...

Ике ел рәттән республиканың "Иң яхшы 100 мәктәбе" исемлегенә кергән, районда да 2013 елда "Ел мәктәбе" исемен яулаган КАДЫБАШ мәктәбенең капиталь ремонт программасына кертелүе бик сөенечле.
Авыл уртасындагы мәктәпнең хәзер ерактан ук балкып торуына һәркем сокланадыр. Тигран Агаджанян җитәкләгән "СтройГигант" төзелеш оешмасы төзүчеләре белем учагын әнә ничек матур итеп җылытып тышлап куйганнар. 20 ел директор булып эшләүче Фәния Рәшитова да сөенеп каршылады безне.
- 1982 елда төзелгән мәктәптә косметик ремонт уздырылса да, канализация, җылылык системасы, тәрәзәләрнең бик тузган булуы үзәкләргә үткән иде инде. Дүрт авылдан 100гә якын укучы белем алучы мәктәпнең хәзер икенче яшьлеген кичерүенә без бик шат, - диде ул.
Чынлап та, алтын куллы төзүчеләр һәр эшне зур осталык белән башкаралар. Ремонт эшләренә старт 15 мартта ук бирелгән. Осталар ул чакта тышкы яктагы эшләрне башкарганнар, хәзер каникул башлангач эчкә күчкәннәр. 104 пластик тәрәзә куелган, бәдрәф, запас чыгу юллары ясалган, кайбер кабинетларның ишекләрен алыштырырга өлгергәннәр.
- Иң куркынычы тәрәзәләр иде. Кысалары череп беткән, тәрәзә төбендәге кирпечләр коела. Күптән түгел давылда әлегә алыштырырга өлгермәгән тәрәзә пыяласы челпәрәмә килеп коелды. Менә хәзер бернинди мәхшәр дә куркыныч булмаячак безгә. Әнә, ничек җиренә җиткереп эшлиләр төзүчеләр. Эшләгән урыннарын да һәрчак үзләре чистартып куялар. Берәр кимчелекләрен күрсәк, шундай ук төзәтәләр, - ди директор.
Спортзал түбәсен алыштыручы төзүчеләрнең бер генә минутка да ялга туктарга исәпләре юк, ахры. Көннәр матур, кояшлы булганда эшне кызу тоталар. Вакытка да сыешырга кирәк бит әле. Аннан спортзалның идәнен алыштырырга керешәчәкләр.
- Ремонт эшләренә сигез миллион сум акча бирелде. Әле моңа электр эшләре кермәгән. Капиталь ремонт төгәлләнгәннән соң, анысын алыштырырга да ярдәм булыр дип өметләнәбез. Чөнки 32 ел элек төзелгән мәктәпнең электрүткәргечләре нык тузган, - ди Фәния Рәшитова.
Тигран Агаджанян мәктәп эченә косметик ремонт уздыру өчен дә ярдәм итәчәген белдергән. "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә дә буш кул белән килмәгән ул. Сүз уңаеннан: быел Кадыбаш мәктәбен тугыз укучы тәмамлый. "Агро-Кама" ширкәте җитәкчесе Илгиз Салихов һәр чыгарылыш сыйныф укучысына - планшетлар, ә Тигран Агаджанян мәктәпкә принтер бүләк иткән.
...1 сентябрьдә 92 укучы заманча төзекләндерелгән мәктәпкә киләчәк. Шуларның җидесе белем йортын тәүге тапкыр атлап керә. Ремонттан соң яктырып, матурланып калган белем йортыннан кайтасы да килмәс әле укучыларның.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев