Икмәк язмышы синең кулда, игенче!
Узган атнада районыбыз игенчеләре өчен җитди сынау - урып-җыю чоры башланды. Быел агрофирма хезмәтчәннәре алдында 21500 гектар мәйданнан бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. "Көчек" һәм "Кырынды" бүлекчәләрендә - бүген эшнең кызган чагы. "Безнең алда торган иң беренче бурыч - уңышны көзен чәчеп калдырылган 2 меңнән артык гектар мәйданнан югалтуларсыз җыеп...
Узган атнада районыбыз игенчеләре өчен җитди сынау - урып-җыю чоры башланды. Быел агрофирма хезмәтчәннәре алдында 21500 гектар мәйданнан бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. "Көчек" һәм "Кырынды" бүлекчәләрендә - бүген эшнең кызган чагы.
"Безнең алда торган иң беренче бурыч - уңышны көзен чәчеп калдырылган 2 меңнән артык гектар мәйданнан югалтуларсыз җыеп алу. Узган атнада арышка төштек. Чиратта - 250 гектарга якын мәйданда тритикале һәм 900 гектар кышкы бодай", - ди филиалның баш агрономы Фәнгиз Шакиров. Арышның уртача уңышы 27,5 центнер тәшкил итә. Бодайныкы - 23, ә тритикале 30 центнер тирәсе булыр дип планлаштыралар. "Бөтен өмет шушы көзге культураларда инде. Сабан культуралары бик кыска да, уңышы да мактанырлык түгел", - ди филиал идарәчесе Ильяс Кәрәмиев.
Без барган чәршәмбе көнгә арыш басуларыннан 13 комбайнчы 800 гектардан артык мәйданда 2250 тоннадан артык ашлык суктырган иде инде. "Нью Холланд" комбайннарында иң күп ашлык суктыручылар - Яңавылдан Илдус Гыйльмегаянов (174 тонна) һәм шул ук авылдан Илһам Кәрәмиев (166 тонна). Көчектән Руслан Пархунов, Көчектән Минрахман Гатауллин да алардан азга гына калыша. Яңавылдан Фәнил Садыйков үзебезнең "Акрос" комбайнында эшләп тә хезмәттәшләренең "эзенә басып килә". "Яңгырлар гына яумасын. Без көнне төнгә ялгап эшләргә әзер. Мондый уңышның бөртеген дә югалтырга ярамый", - диләр комбайнчылар. "Елына карата - бик яхшы уңыш инде бу. 2010 елгы корылык вакытында мондый уңыш турында хыяллана да алмый идек. Быелгы һава шартлары да шул елныкыннан әллә ни аерылмады бит", - дип кушыла Көчектән тәҗрибәле комбайнчы Радик Әхмәтов. Әйе, үзләре алдында иген уңышын югалтуларсыз җыеп алу кебек җитди бурыч торганлыгын аларның һәркайсы яхшы аңлый бүген. Шуңа хезмәткә карашлары да - чын хуҗаларча. Һәрчак бер-берсе белән киңәшләшеп, ярдәм итеп эшлиләр. Җитәкчеләр дә алар яныннан китеп тормый, проблема килеп чыга икән, шунда ук чишү юлын эзлиләр.
Комбайнчылар - иртәнге сәгатьләрдән караңгы төшкәнчегә кадәр басуда. Вак-төяк ремонт эшләрен V филиалның Ирек Фәйзуллин җитәкчелендәге ремонт бригадасы башкара. "Әлегә җитди ремонт таләп ителгәне юк. Яңгыр яуган көннәрне барабан асты гына еш тыгыла. Шунда ук туктап чистартабыз, чөнки һава торышы яхшы һәм икмәк яхшы төшкәндә һич кенә дә ватылып вакытны әрәм итәсе килми", - диләр комбайнчылар. "Быелгы комбайнчылар парадында агрофирма җитәкчелеге "комбайннан бер генә бөртек ашлык та коелырга тиеш түгел!" дигәнне һәрчак күз уңында тотып эшләүне көн таләбе итеп куйды. Шуңа басуда да комбайннарның герметизациясен даими тикшереп торабыз", - ди Фәнгиз Шакиров.
Ягулык белән дә проблема юк. Машиналар солярканы басуга ук алып киләләр. Көнгә ике тапкыр кайнар ашауны да басуга ике тапкыр китерәләр. Ашлыкны тагылмалы "КамАЗ" машиналары Әгерҗегә икмәк кабул итү пунктына, амбарларга алып китеп торалар. "Орлыкка дигән 250 тоннадан артык арышны Көчек, 300 тоннадан артыгын Кичкетаң амбарына салыт куйдык инде", - ди баш агроном. Саламны әрәм-шәрәм итүгә дә юл куелмый - аны кысып, мегафермага, Варкләд-Бодья, Тукай, Кырынды фермаларына ташыйлар. Әлеге бүлекчәләрдә терлек азыгы хәзерләү дә кызу темплар белән алып барыла. "Әнә, кукуруз ничек куе булып үсеп килә. Яңгырлар мул булган очракта кукурузның да уңышы яхшы булачак", - ди Фәнгиз Шакиров янәшәдәге басуга күрсәтеп.
Менә шулай, соңгы көннәрдә ешаеп киткән яңгырлар игенчеләрнең кәефен бераз кырса да, сыйфатлы һәм тиешле күләмдә терлек азыгы хәзерләү кирәклеген дә онытырга кирәкми. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та авыл хезмәтчәннәре алдына: "Иң мөһиме - сыйфатлы урып-җыю һәм терлек азыгы хәзерләү", - дигән бурычларны куйды бит аларның икесенең дә бердәм дәрәҗәдә мөһим булуына ишарәләп.
Дания АБЗАЛИЕВА.
-
24 апрель 2018 - 13:48Казанда узачак Республика ифтары көннәре билгеле булды Россиядә иң масштаблылардан булып саналган ифтар кичәсе быел 26 һәм 27 май көннәрендә Казан теннис академиясендә узачак.
-
24 апрель 2018 - 13:44Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы Тукай туган көнгә багышлап бәйрәм уздырды Бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үткәндә Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне һәм укучыларны кунакка җыйды.
-
24 апрель 2018 - 11:33Хезмәтләрен хөрмәтләп Район Советының XXVII утырышында бер төркем хезмәт алдынгылары төрле дәрәҗәдәге бүләкләүләргә лаек булдылар.
-
24 апрель 2018 - 10:27Тимер юл хастаханәсе ябылмый Локомотив депосының Кызыл почмагында лаеклы ялдагы тимерьюлчыларның җыелышы узды. Анда күтәрелгән төп тема медицина хезмәте күрсәтүгә кагылышлы булды.
-
24 апрель 2018 - 08:38Әгерҗелеләр “Георгий тасмасы“ акциясенә кушылдылар Әгерҗе яшьләре Россия күләмендә уздырылучы “Георгий тасмасы“ акциясенә кушылдылар.
-
24 апрель 2018 - 08:01“Мир-Строй“ Кубогы Ижауга китте Боз сараенда “Мир-Строй“ төзелеш ширкәте Кубогы өчен барган ярышларда Әгерҗенең “Спутник“, Менделеев, Ижау һәм Удмуртиянең Каменное Завьялово бистәсеннән килгән яшь хоккейчылар очрашты.
-
23 апрель 2018 - 16:43Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.
-
23 апрель 2018 - 14:41Урманнарда учак һәм чүп яндыру тыела 15 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус көчәйтелгән режим кертелде.
-
23 апрель 2018 - 11:30Әгерҗедә бөек язучы исемен йөртүче урамда узган бәйрәм хөрмәтләүләргә бай булды Әгерҗедәге иң борынгы урамнарның берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында узган бәйрәм биредә яшәүчеләрне генә түгел, ә гомерләренең иң матур вакытлары шушында үткән шәһәрдәшләребезне дә җыйды.
-
23 апрель 2018 - 10:32Май бәйрәмнәре алдыннан шимбә көнне эшләячәкбез 1 Май бәйрәме уңаеннан Татарстанда яшәүчеләр дүрт көн рәттән ял итәчәк.
-
23 апрель 2018 - 09:58Җиңү бәйрәме алдыннан Әгерҗе бассейнында йөзәргә теләсәң, заявка җибәр 9 Май алдыннан “Олимп“ спорт комплексы “Җиңү бәйрәменә багышлап бассейнда “Өч буын йөзә“ дигән чара уздыра.
-
23 апрель 2018 - 09:45Районда ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм ничек күрсәтелә Әгерҗе үзәк хастаханәсенең медицина эше буенча баш табиб урынбасары Анжелика ОВЧИННИКОВА пациентларга кичектергесез һәм ашыгыч ярдәм ничек күрсәтелергә тиешлеген аңлата.
-
22 апрель 2018 - 20:36"Ак Барс" хоккей командасы ЦСКА командасын җиңде Исәп 1:0. Шулай итеп, "Ак Барс" Гагарин кубогын отып, чемпион исемен алды.
-
1 февраль 2018 - 12:48АПРЕЛЬ АЕНА НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ Көн саныИртән-ге намазКояш чыгаЗәүвәлИкен-де нама-зыАхшам намазыЯстү намазыҺиҗ-ри буен-ча104:1506:2011:4015:0217:0018:4412Җөмәдәл-ахыр204:1306:1811:4015:0417:03...
-
27 гыйнвар 2017 - 12:45Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.
-
13 октябрь 2016 - 08:20
-
21 апрель 2018 - 12:53Әгерҗенең Толстой урамында Урам бәйрәме узды Бүген Әгерҗенең иң борынгы урамнарының берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында бәйрәм узды. Урам бәйрәмен оештыручы район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләренең әлеге чара өчен нәкъ менә бу урамны сайлаулары очраклы түгел. Чөнки 2018 - Татарстанда Лев Толстой елы.
-
23 апрель 2018 - 11:30Әгерҗедә бөек язучы исемен йөртүче урамда узган бәйрәм хөрмәтләүләргә бай булды Әгерҗедәге иң борынгы урамнарның берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында узган бәйрәм биредә яшәүчеләрне генә түгел, ә гомерләренең иң матур вакытлары шушында үткән шәһәрдәшләребезне дә җыйды.
-
22 апрель 2018 - 12:05Көчек мәктәбе укытучысы алтын юбилеен бәйрәм итә Милләтебезнең күренекле мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхретдинов: «Бу дөньяда укытучы һөнәреннән дә өстен һөнәр юктыр», – дип язып калдырган. Чыннан да, нинди генә заманалар булмасын, укытучыга карата укучылары күңелендә яшәгән зур ихтирам һәм ихлас рәхмәт хисләре гомерлек.
-
22 апрель 2018 - 13:44Җиңү бәйрәме алдыннан Әгерҗе бассейнында буыннар ярышы була 9 Май алдыннан “Олимп“ спорт комплексы “Җиңү бәйрәменә багышлап бассейнда өч буын йөзә“ дигән чара уздыра.
-
22 апрель 2018 - 09:36Алдагы атнада авылларда вакытлыча утны өзәләр Сишәмбе, чәршәмбе берничә авылда вакытлыча утны өзәләр.
-
21 апрель 2018 - 08:24Бүген – җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары, депутатлар! Язның иң матур вакытында уздырылучы һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз.
-
22 апрель 2018 - 20:36"Ак Барс" хоккей командасы ЦСКА командасын җиңде Исәп 1:0. Шулай итеп, "Ак Барс" Гагарин кубогын отып, чемпион исемен алды.
-
21 апрель 2018 - 13:46Әгерҗе зиратында өмәләр уза Ике атна рәттән Әгерҗенең иске татар зиратында өмәләр узды.