Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Илдар Халиков: “Әгерҗелеләр Сезгә ышана”

25 апрельдә Әгерҗе муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында депутатлар район башлыгы итеп Валерий Макаровны сайладылар. Сессия эшендә катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков яңа башлыкны котлап: "Район башлыгы итеп сайлану җиңү генә түгел, ул Сезгә халык алдында гаять зур җаваплылык өстәлү дигән сүз. Һәр көнне Әгерҗе халкы өчен бер изге...

25 апрельдә Әгерҗе муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында депутатлар район башлыгы итеп Валерий Макаровны сайладылар. Сессия эшендә катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков яңа башлыкны котлап: "Район башлыгы итеп сайлану җиңү генә түгел, ул Сезгә халык алдында гаять зур җаваплылык өстәлү дигән сүз. Һәр көнне Әгерҗе халкы өчен бер изге эш башкарырсыз дип ышанам", - диде.

Район Советы сессиясенә кадәр шәһәр Советы депутатлары утырышта Валерий Макаровны яшерен тавыш бирү юлы белән Әгерҗе шәһәре башлыгы һәм Әгерҗе шәһәре Советы рәисе итеп сайладылар. Район Советы сессиясендә Илдар Халиков иң элек Валерий Макаровны шушы җаваплы вазифага сайлануы белән тәбрикләде. "Мин Валерий Владимировичны 15 еллап беләм инде. Аның гади кешеләргә җылы мөнәсәбәте, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышуы, катлаулы проблемалар алдында да каушап калмавы, авырлыкларны җиңеп чыгуы белән Чаллыда зур абруй казанган иде ул. Әгерҗе районында 8 ай эшләү дәверендә дә үзенең таләпчән, принципиаль булуын, һәр эштә тәртип яратуын, иң элек сыйфатка игътибар бирүен күрсәтә алды. Ул аягына резин итек киеп подвалга төшәргә дә курыкмый, гади халык белән урамнарда аралашып, алар проблемасын хәл итү юлларын эзли һәм таба алды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча мин сезгә район башлыгы вазифасына депутат Валерий Макаровны сайларга тәкъдим итәм", - диде депутатларга мөрәҗәгать итеп Илдар Халиков. Депутат Андрей Шубин да әлеге кандидатураны яклап тавыш бирергә чакырды.
Депутатлар район башлыгын яшерен тавыш бирү юлы белән сайладылар. 43 депутатның 40ы Валерий Макаровны яклап тавыш бирде. Ә 3 депутат каршы чыкты. Күпчелек тавыш белән Валерий Макаров Әгерҗе районы башлыгы итеп сайланды. Илдар Халиков һәм бу көнне вертолеттан район басуларын карап чыккан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов яңа сайланган башлыкны ихластан котладылар. "Әгерҗе халкы бик приниципиаль. Сез аларның зур ышанычын акларсыз дип ышанам. Алда зур эшләр көтә. Республика программаларын тормышка ашырганда, бигрәк тә йортларга капиталь ремонт үткәргәндә, мәктәпләр, клублар, ФАПлар төзелешендә иң элек сыйфатка игътибар бирегез. Президентыбыз Әгерҗедәге авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яхшы йортларга күчерү буенча гаять зур эш башкарды. Нәтиҗәдә Әгерҗедә 235 гаиләгә торак сертификатлары бирү проблемасы уңай хәл ителде. Әгерҗене быел зур төзелешләр көтә. Район проблемаларын хәл итүдә Сезгә һәм бердәм командагызга зур уңышлар телим. Мин Сезнең булдырачагызга ышанам", - диде Хөкүмәт башлыгы. Сессия эше барган вакытта Рөстәм Миңнеханов та Валерий Макаровны телефон аша тәбрикләде. Яңа сайланган район башлыгы депутатлар алдында Әгерҗе районына, аның халкына намус белән хезмәт итәргә вәгъдә бирде.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев