Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Ильдар Халиков – Әгерҗедә + фото

1 сентябрь - Белем көнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Әгерҗегә эшлекле сәфәрен туган мәктәбеннән башлады. Ул 2нче шәһәр урта мәктәбендә Белем көненә багышланган бәйрәм тантанасында катнашты. Мәктәп каршындагы мәйданга аяк атлау белән Илдар Халиков үзенең ветеран укытучылары Валентина Латыйпова, Галина Стрелова, Геннадий Киселев белән күрешеп чыкты. - Мин дә,...

1 сентябрь - Белем көнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Әгерҗегә эшлекле сәфәрен туган мәктәбеннән башлады. Ул 2нче шәһәр урта мәктәбендә Белем көненә багышланган бәйрәм тантанасында катнашты.

Мәктәп каршындагы мәйданга аяк атлау белән Илдар Халиков үзенең ветеран укытучылары Валентина Латыйпова, Галина Стрелова, Геннадий Киселев белән күрешеп чыкты.
- Мин дә, менә бу беренче сыйныфка килгән малайлар-кызлар кебек, 30 ел элек шушы мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән идем. 2015 елда мәктәпне тәмамлаганыма 30 ел тула. Шактый еллар узса да мәктәп еллары, укытучыларым, сабакташларым бер дә истән чыкмый. Менә бүген дә укытучыларымны күреп, дулкынландым, яңадан мәктәп елларыма кайткандай булдым. Рәхмәт сезгә, укытучыларым, - диде Илдар Шәфкать улы.
Беренче сыйныфка баручылар да
- Прем ьер -министр укыган мәктәпкә керүебез белән чиксез горурланабыз. Аның кебек тырыш, яхшы укучы булырга сүз бирәбез, - диделәр.
Илдар Халиков туган мәктәбенә кереп, үзе укыган химия кабинетында булды, мәктәп коридорлары буйлап узды, сыйныфташлары белән очрашты.
Илдар Халиков Әгерҗенең "Октябрьский" микрорайонында 15 яңа төзелгән йортны файдалануга тапшыру тантанасында да катнашты.
- Бу микрорайонга якынайган саен, күңелдә шатлык хисе арта барды. Моннан өч ел элек Пугачеводагы шартлаулардан соң яшәмәслек хәлгә килгән бараклардан халыкны яңа йортларга күчерү ихтыяҗы килеп тугач, Татарстан Президенты бу мәсьәлә белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән иде. Нәтиҗәсен үзегез күрәсез - кыска гына вакыт эчендә биредә нинди заманча микрорайон калкын чыккан. Бу - Әгерҗене заманча итеп үзгәртү өчен старт булырга тиеш, - дигән сүзләр белән Премьер-министр әлеге йортларны төзүдә катнашкан бер төркем төзүчеләргә Татарстан республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Яңа йортлардан фатир алу бәхете 267 гаиләгә елмайды. Илдар Халиков шундыйларның берсе - Октябрьская урамындагы 9 йортка күченәчәк Любовь-Алексей Тарасовлар фатирында булып, хуҗалар белән чәй эчте һәм:
- Барактан соң мондый якты, җылы, барлык уңайлыклары булган матур фатирга күченүне оҗмахка эләгүгә тиңләргә була, - диде, аларны өй туе белән котлап.
Әлеге тантаналардан соң Илдар Халиков Мәдәният сараенда район активы белән очрашты.
Район башлыгы Валерий Макаров районның социаль-икътисади үсеше, районда тормышка ашырыла торган 18 социаль программа нәтиҗәсендә халыкның тормыш-көнкүреше яхшыруы турында сөйләде.
- Туган Әгерҗемгә килгән саен биредәге матур үзгәрешләрне күреп сөенәм. Бүгенге сәфәремнән дә шундый җылы тәэсирләр белән китәм. Узган гасырның 30нчы елларында Ометов урамында төзелгән тузган бараклар урынына калкып чыккан тулы бер мәһабәт микрорайонны күреп, таң калдым. Берьюлы 15 йортны тапшыру Әгерҗе тарихында күерлмәгән хәл бит! Без мәктәп укучылары булган елларда әгерҗелеләр гел ут күршебез Ижауга кызыгып карыйлар иде. Ә хәзер, мөгаен, алар безгә, Әгерҗедә калкып чыккан бу мәһабәт йортларга, яңа юлларыгызга сокланып карыйлардыр. Ометов урамында әнә нинди яхшы юллар төзеп ятасыз. Булдырасыз! - диде Хөкүмәт Башлыгы.
Илдар Халиков республикада тормышка ашырыла торган программалар нәтиҗәсендә нинди зур эшләр башкарылуы турында сөйләп үттте. Шатлыклы хәбәр дә җиткерде:
- Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов моңа кадәр булган 30 программаның да 2015 елда да республика район-шәһәрләрендә эшләвен дәвам итәчәген әйтте.
Бу хәбәрне зал көчле алкышлар белән каршылады.
- Татарстан - Россиядә лидер, ул бик күп төбәкләргә үрнәк. Бик күпләр бездән өйрәнәләр. Элекке картлар әйтмешли, Украинадагы кебек сугышлар гына була күрмәсен. Туган төбәгем Әгерҗедә бүгенге кебек матур бәйрәмнәр, өй туйлары, яңа объектлар ачу тантаналары тагын да ешрак булсын! - дигән теләкләрен әйтеп, Илдар Халиков якташлары белән саубуллашты.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев