Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Илдар ХАЛИКОВ: “Тынычлык булса, барысы да булыр“

1 сентябрь - Белем көнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар ХАЛИКОВ Әгерҗегә эшлекле сәфәрен туган мәктәбеннән башлады. Ул 2нче шәһәр урта мәктәбендә Белем көненә багышланган бәйрәм тантанасында катнашты. Хөкүмәт башлыгы - туган мәктәбендә Мәктәп каршындагы мәйданга керү белән Илдар Халиков үзенең ветеран укытучылары Валентина Латыйпова, Галина Стрелова, Геннадий Киселев белән күрешеп...

1 сентябрь - Белем көнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар ХАЛИКОВ Әгерҗегә эшлекле сәфәрен туган мәктәбеннән башлады. Ул 2нче шәһәр урта мәктәбендә Белем көненә багышланган бәйрәм тантанасында катнашты.

Хөкүмәт башлыгы - туган мәктәбендә

Мәктәп каршындагы мәйданга керү белән Илдар Халиков үзенең ветеран укытучылары Валентина Латыйпова, Галина Стрелова, Геннадий Киселев белән күрешеп чыкты.
- Мин дә, менә бу беренче сыйныфка килгән малайлар-кызлар кебек, 30 ел элек шушы мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән идем. 2015 елда мәктәпне тәмамлавыма 30 ел тула. Шактый еллар узса да, мәктәп еллары, укытучыларым, сабакташларым онытылмый. 2нче мәктәп гомер-гомергә яхшы укытучылары белән дан тотты. Без укыганда мондый заманча мәктәп, яңа технологияләр кертелгән дәресләр турында хыяллана да алмый идек. Бүгенге заман баласына яхшы уку өчен бөтен шартлар тудырылган. Тик шулай да укыту-тәрбия эшендә беренче урында компьютерлар түгел, ә укытучы тора. Туган мәктәбем еллар дәвамында яулап алган данын югалтмасын, ветеран укытучыларыбызның күркәм традицияләрен дәвам итеп эшләсен, - дигән теләкләрен җиткерде Илдар Халиков. Ул, "Туган мәктәбеңә ярдәм ит" республика акциясенә кушылып, интерактив комплекс, ә район башлыгы Валерий Макаров, яңа уку елы белән котлап, мәктәп коллективына фотоаппарат бүләк итте.
Беренче сыйныфка баручылар исә, яхшы укырга, тәртипле булырга вәгъдә биреп, кунакларны сөендерделәр:
- Премьер-министр укыган мәктәпкә керүебез белән чиксез горурланабыз. Сезнең кебек тырыш, яхшы укучы булырга сүз бирәбез, Илдар Шәфкатович, - диделәр.
Илдар Халиков туган мәктәбендә үзе укыган сыйныфта булды, мәктәп коридорлары буйлап узды, сыйныфташлары белән очрашты.

Унбиш йортта - өй туе
Илдар Халиков Әгерҗенең "Октябрьский" микрорайонында яңа төзелгән 15 йортны файдалануга тапшыру тантанасында да катнашты.
- Ометов урамы буйлап барганда, Әгерҗеме соң бу дип бераз аптырап та, сокланып та куйдым. Моннан өч ел элек Пугачеводагы шартлаулардан соң 30нчы елларда төзелеп, яшәмәслек хәлгә килгән бараклардан халыкны яңа йортларга күчерү ихтыяҗы килеп туган иде бит. Бу хәлне тирәнтен аңлаган Президентыбыз бу мәсьәлә белән Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәсен үзегез күрәсез, кыска гына вакыт эчендә биредә нинди заманча микрорайон калкып чыккан. Бу Әгерҗене заманча итеп үзгәртү өчен старт булырга тиеш, - дигән сүзләр белән Премьер-министр әлеге йортларны төзүдә катнашкан бер төркем төзүчеләргә - "Мир-Строй" ширкәте директоры Али Ибраһимов, "СтройГрад" ширкәтенең җитештерү-техник бүлеге начальнигы Лилия Абдуллина, "СтройГигант" ширкәте ташчысы Артемий Зайцевка Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Сүз уңаеннан: бер ел эчендә сафка баскан әлеге йортларның подрядчылары - югарыда телгә алгынган ширкәтләрдән тыш, "СМП-84" һәм "АСТ-Строй" җәмгыятьләре.
- Төзүчеләр үзләренә тапшырылган эшне кыска срокта һәм сыйфатлы итеп башкардылар, рәхмәт аларга, - диде Валерий Макаров.
Яңа йортлардан фатир алу бәхете 267 гаиләгә елмайды. Илдар Халиков, шундыйларның берсе - Октябрьская урамындагы 9нчы йортка күченгән Любовь-Алексей Тарасовлар фатирында булып, хуҗалар белән чәй эчте һәм:
- Барактан соң мондый якты, җылы, барлык уңайлыклары булган матур фатирга күченүне оҗмахка эләгүгә тиңләргә була, - диде аларны өй туе белән котлап.
Чыннан да, яңа фатирлардагы шартлар күпләрне көнләштерерлек: матур обойлар ябыштырылган, һәр фатирга ике контурлы газ казаны урнаштырылган.
- 2001 елдан Чайковский урамындагы баракта яшәдек. Пугачеводагы шартлаулардан соң йортта бик салкын иде. Ә монда ике контурлы газ казаны булгач, үзебезгә кайчан кирәк, шунда җылытырга мөмкин. Бездән дә бигрәк яңа фатирга 7 яшьлек кызыбыз Дарья сөенә. Аңа аеруча балкон ошый, - диләр Тарасовлар.
Өч бүлмәле фатирга күченәчәк Кулябиннар да балалары Дана белән Денисны яңа фатирда тәрбияләячәкләренә сөенеп туялмыйлар.
- 10 ел баракта яшәдек. Суны көянтә белән ташыдык. Ә монда эштән кайткач коенып чыгу да үзе бер рәхәтлек бит, - дип сөенә гаилә башлыгы Дмитрий. Кулябиннар яңа фатирга яңа җиһаз да алып куйганнар инде.
- Безне шундый бәхетле иткән район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт, - дип кушыла җәмәгате Динара.
Лесопильная урамында бернинди шартлары булмаган баракта яшәгән Андрей-Любовь Вяткиннар да бик бәхетле бүген.
- Безгә Ометов урамы 17нче йорттан ике һәм өч бүлмәле ике фатир бирделәр. Аның берсендә без һәм кызыбыз гаиләсе, икенчесендә улыбыз гаиләсе белән яшәячәк. Безне быелгы кыш һич куркытмый. Өйне җылыту өчен мичкә ягулар, мич өстендә ашау пешерүләр, йорттагы юешлек, урамга бәдрәфкә йөрүләр - болар барысы да куркыныч бер төш булып, үткән заманда кала. Нәни оныгыбыз Тимурның яңа фатирда үсәчәгенә сөенеп туялмыйм. Балаларыбыз үскәндә безнең гаиләгә дә мондый бәхет килер дип башка да кермәгән иде, - ди Любовь.
Әйе, бу гаиләләр шәһәрнең иң матур урыны булып калкып чыккан яңа микрорайонда яшәячәкләр бит. Бәхет өстенә бәхет дигәндәй, шушы көннәрдә генә "Брус" ширкәте юлчылары әлеге микрорайонга илтүче Ометов урамындагы юлны да менә дигән итеп асфальтлап куйдылар. Хәтта юл чатында Ометовка куелган һәйкәл дә яңарган. Булганның кадерен белеп, илгә-көнгә хезмәт итеп яшисе дә яшисе бу бәхетле гаиләләргә.

Күршеләр Әгерҗегә кызыгып карасын

Әлеге тантаналардан соң Илдар Халиков Мәдәният сараенда район активы белән очрашты.
Район башлыгы Валерий Макаров районның социаль-икътисади үсеше, районда тормышка ашырыла торган 18 социаль программа нәтиҗәсендә халыкның тормыш-көнкүреше яхшыруы турында сөйләде.
- Шәһәр-авылларда юллар төзүдә, йортларда, мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләре алып баруда, яңа клублар, балалар бакчалары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары төзүдә республикабыз җитәкчелегенең олы ярдәмен тоябыз, - дип район башлыгы Президентыбызга, Хөкүмәт җитәкчесенә олы рәхмәтен белдергәндә аның сүзләрен хуплап, зал гөрләтеп кул чапты. Валерий Макаров Премьер-министрдан Әгерҗедә ябык спорт комплексы төзүдә ярдәм итүләрен сорагач та зал аны дәррәү хуплады.
- Туган Әгерҗемгә килгән саен биредәге матур үзгәрешләрне күреп сөенәм. Бүгенге сәфәремнән дә җылы тәэсирләр белән китәм. Узган гасырның 30нчы елларында Ометов урамында төзелгән тузган бараклар урынына калкып чыккан тулы бер мәһабәт микрорайонны күреп таң калдым. Берьюлы 15 йортны тапшыру Әгерҗе тарихында күрелмәгән хәл бит! Без мәктәптә укыганда әгерҗелеләр гел ут күршебез Ижауга кызыгып карыйлар иде. Ә хәзер, мөгаен, алар безгә, Әгерҗедә калкып чыккан бу мәһабәт йортларга, яңа юлларга сокланып карыйлардыр. Ометов урамында да әнә нинди яхшы юллар төзеп ятасыз. Булдырасыз! - диде Хөкүмәт җитәкчесе.
Илдар Халиков республикада тормышка ашырыла торган программалар нәтиҗәсендә нинди зур эшләр башкарылуы турында сөйләп үтте. Хөкүмәт башлыгы шатлыклы хәбәр белән дә сөендерде:
- Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов моңа кадәр булган 30 социаль программаның да 2015 елда да республика район-шәһәрләрендә эшләвен дәвам итәчәген әйтте. Бу сүзләргә ничек сөенмисең инде?! Димәк, тагын юллар, йортлар, мәктәпләр, клублар, балалар бакчалары төзеләчәк, авылларга чиста су киләчәк, 30ар ел ремонт күрмәгән йортлар, мәктәпләр төзекләндереләчәк.
- Татарстан - Россиядә лидер. Төп икътисади күрсәткечләр буенча республикабыз - Идел буе төбәкләре арасында беренче, Россия буенча беренче бишлеккә кергән икән, Татарстан белән ничек горурланмыйсың инде?! Бүген безгә аеруча республикада милләтара бердәмлекне саклау кирәк. Элекке картлар әйтмешли, сугышлар гына була күрмәсен. Тынычлык булса, барысы да булыр. Украинадагы хәлләрне күреп торасыз, дөньялар тыныч түгел. Бу шартларда безгә аеруча бердәм булырга кирәк. Шул чакта гына безнең белән санлашырлар. Туган төбәгем Әгерҗедә бүгенге кебек матур бәйрәмнәр, өй туйлары, яңа объектлар ачу тантаналары тагын да ешрак булсын! - дигән теләкләрен әйтеп, Илдар Халиков якташлары белән саубуллашты.
Рәмзия Зарипова,
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев