Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Имәнлектә – ял итү зонасы

Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров үзәк хастаханә артында ылыслы агачлар үсә торган саф һавалы урманда, Чаллы шәһәре үрнәгендә, төзекләндерелгән трасса, ягъни ял итү зонасы ясау турында инициатива белән чыкты. Менә икенче атна инде шәһәр хезмәт коллективлары Имәнлектә өмәләрдә катнашалар. Алар биредә әйләнмәле юл-сукмак ясау өчен агач кискән мәйданнарны чүп-чардан...

Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров үзәк хастаханә артында ылыслы агачлар үсә торган саф һавалы урманда, Чаллы шәһәре үрнәгендә, төзекләндерелгән трасса, ягъни ял итү зонасы ясау турында инициатива белән чыкты.
Менә икенче атна инде шәһәр хезмәт коллективлары Имәнлектә өмәләрдә катнашалар. Алар биредә әйләнмәле юл-сукмак ясау өчен агач кискән мәйданнарны чүп-чардан һәм ботаклардан чистарталар. Тиздән биредә ял итү зонасы ачылачак. Җәй көннәрендә монда җәяү яки велосипедта йөреп урман һавасы суларга мөмкин булачак. Ә кышын көндез генә түгел, хәтта кичләрен дә яктыртылган юлда гаиләң йә дусларың, хезмәттәшләрең белән чаңгыда йөрергә мөмкинлекләр тудырылачак. Урман юлы буйлап хастаханәдә дәваланучылар да рәхәтләнеп саф һава сулап йөри алачак. Хәзер ял итү зонасының ландшафт проекты әзерләнә. Монда чаңгыларны, велосипедларны прокатка бирү пункты да эшләячәк. Ачык һавада беседка эчендә кайнар чәй эчеп, музыка тыңларга мөмкин булачак. Ипподромдагы пейнтбол да бирегә күчереләчәк.
Бик тиздән Имәнлек әгерҗелеләрнең һәм шәһәребез кунакларының яраткан ял итү урынына әверелер дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев