Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Ындыр табагында эш кайный

Урып-җыю чорында авылда һәркем - олысы-кечесе элек-электән үзеннән өлеш кертеп калырга тырыша. Әнә, агрофирманың "Тирсә" бүлекчәсе амбарында да бүген кызу эш кайный. Анда мәктәп укучылары да, җәйге каникулга каладан кайткан балалар да, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре дә эшли. Әлеге мөһим кампания башланганчы, амбардагы складларны тәртипкә китергәннәр, төзекләндергәннәр, фуражны капчыкларга тутырып, малларга...

Урып-җыю чорында авылда һәркем - олысы-кечесе элек-электән үзеннән өлеш кертеп калырга тырыша.
Әнә, агрофирманың "Тирсә" бүлекчәсе амбарында да бүген кызу эш кайный. Анда мәктәп укучылары да, җәйге каникулга каладан кайткан балалар да, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре дә эшли. Әлеге мөһим кампания башланганчы, амбардагы складларны тәртипкә китергәннәр, төзекләндергәннәр, фуражны капчыкларга тутырып, малларга ашатырга алып китү өчен әзерләп куйганнар, аннан бөтен җирне ялт итеп себереп куйганнар.
IV филиалда комбайнчылар иң беренче "Тирсә" бүлекчәсендә уракка төштеләр быел. "Беренче олауларны Әгерҗедәге икмәк кабул итү предприятиесенә озаттык. Комбайнчылар барлыгы 192 тонна арыш урып җыйдылар. Ә үзебез Кадыбаштан орлык өчен ашлык кабул итәбез. 104 тонна арыш китерелде инде", - ди амбар мөдире Марина Мусина. Ә аларны җилгәрү яшүсмерләргә йөкләнгән. Булат Нәбиуллин, Илфат Суниев, Рузәл Гыйззәтуллин, Сергей Асин, Дамир Канкин, Ринат Гыйләҗев, Рамил Хикмәтуллин, Фәнзил Җәләлов, Илдар Тукбаев ике сменага бүленеп эшлиләр. "Биредә безгә бик ошый. Уку кирәк-яраклары алырга акчасы да булыр", - диләр бу яшүсмерләр. Илфат, 7нче сыйныфны гына тәмамласа да, биредә икенче елын эшли икән. "Узган ел 4 мең сум хезмәт хакы алгач, кош тоткандай сөендем. Үзең эшләп алган акчага кирәк-яраклар алу бик күңелле", - ди ул. Әсән авыл хуҗалыгы техникумында белем алучы Булат Нәбиуллинга җәйге чорда эшләгән акчасы укырга киткәч тору урыны өчен түләүдә ярдәм иткән. Ә менә Әгерҗе малае Ринат Гыйләҗев җәйге каникулда әби-бабасына кунакка кайткач эшкә урнашырга булган. "Бер дә арытмый. Әле азрак вакыт булса, малайлар белән шаярып алырга да өлгерәбез", - ди ул. Өлкән яшьтәге пенсионер апалар Нурия Гайфуллина, Валентина Ижболдина да урып-җыю чорында амбарга эшкә килгәннәр. Ә КЗС агрегаты көйсезләнеп китсә, операторлар Равил Нигъмәтҗанов, Фәнир Мифтахов ярдәмгә килә. Шофер Расим Мәрдәновның да һәр минуты санаулы. "Шушы көннәрдә амбарга ашлык күпләп кайта башларга тиеш. Шул вакытта эшне өч сменада оештырачакбыз. Ә мондый ярдәмчеләр булганда безгә берни дә куркыныч түгел", - ди Марина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев