Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Иртә керешкән – уңар

Быел Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хезмәтчәннәре алдына кыр эшләрен иртә һәм кыска срокларда башкару бурычын куйды. Ә бу - инде бүгеннән үк авыл хуҗалыгы машиналары басуга чыгар өчен әзер булырга тиеш, дигән сүз. Нәкъ шуны күз алдында тотып, узган атнада "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасының...

Быел Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хезмәтчәннәре алдына кыр эшләрен иртә һәм кыска срокларда башкару бурычын куйды. Ә бу - инде бүгеннән үк авыл хуҗалыгы машиналары басуга чыгар өчен әзер булырга тиеш, дигән сүз.
Нәкъ шуны күз алдында тотып, узган атнада "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасының төзеклеген һәм тагылма агрегатларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү чарасы старт алды. Беренчеләрдән булып агрофирманың генераль директоры урынбасары Айрат Салихов, агрофирманың баш инженеры Юрий Родионов, ТР Дәүләт күзәтчелегенең Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы Фәрит Гыйльфанов алдында IV филиал хезмәтчәннәре "имтихан тоттылар".
Филиалның "Иж-Бубый" бүлекчәсендә чәчкеч, тырма, культиватор кебек агрегатларны моннан бер ай элек кыр эшләренә тулысы белән әзерләп бетергәннәр инде. "Бу - бүлекчә бригадиры Альберт Сиповның тырыш хезмәте, эшне дөрес оештыруы нәтиҗәсе", - дип билгеләп үтте Айрат Миңнехаҗиевич. Сүз уңаеннан: Альберт Фәйзрахман улының тырышлыгын, алтын кулларының осталыгын раслау өчен, тагын бер мисал китерәсе килә: аның җитәкчелегендә күптән түгел генә кул астындагы материаллардан менә дигән ике трактор арбасы ясап куйганнар, хәзерге вакытта салам ташу өчен җайланма ясау белән мәшгуль. "Аз чыгымнар белән зур файда китерүче Альберт Сиповка агрофирма җитәкчелеге исеменнән олы рәхмәт җиткерәм. Моның өчен махсус премия белән бүләкләячәкбез аны", - диде Айрат Миңнехаҗиевич. Фәрит Гыйльфанов тагылма агрегатлардан файдаланганда техник куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклегенә басым ясады. "Техникага киң, зур агрегатлар тагып барган вакытта аеруча игътибарлы булырга кирәк. Кечкенә генә игътибарсызлыкның да кеше тормышын куркынычсызлык астына куюга китерәчәген истән чыгарырга ярамый", - диде Фәрит Газизович.
Икенче тукталыш "Биектау" бүлекчәсенең машина-трактор паркында булды. Һәр техниканы җентекләп тикшергәндә, аларның хуҗаларына куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мөһимлеге турында да тәфсилләп сөйләде Фәрит Газизович. Биредә авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлегенә "4"ле билгесе куелды. "Бүгенге көндә "Тирсә-транс" бүлекчәсендә ремонтта булган 3 тракторга техник күзәтү бераз соңрак уздырылачак", - диде Фәрит Гыйльфанов. "Язгы кыр эшләренә техниканы тиешле итеп ремонтлау өчен агрофирма 5 миллионнан артык сумга запас частьлар сатып алды быел. Бу бүлекчәдә дә күп кенә тракторларга яңа тәгәрмәчләр куелды, аккумуляторлары алыштырылды. Инде үтенеч бар генә: үзегезгә тапшырылган техникага хуҗаларча карагыз, ә без җитәкчелек тарафыннан тиешлесен эшләргә тырышырбыз", - диде Айрат Салихов.
"Кодаш" бүлекчәсе елның-елында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләүгә зур игътибар белән карап, өлгерлек һәм сыйфат буенча беренче "бишлек"тә булды. Быел да сынатмаганнар бүлекчә механизаторлары. Рәт-рәт тезелеп киткән тракторларны карап йөргәндә, Фәрит Газизович та нәкъ шушы фикерне җиткерде. Һәр техниканы җентекләп тикшергәндә, аларның тормозларының төзеклегенә аеруча зур игътибар бирелде. "Моның белән шаярырга ярамый, үзегезнең куркынычсызлыгыгыз өчен дә, башкаларның иминлеге өчен дә тормозларның яхшы тотуы шарт", - диде ул. Тагылма агрегатларның әзерлеге дә йөз процент, дип бәяләнде. Бу - бүлекчә бригадиры Александр Светлишин, гараж мөдире Марат Әхмәдишин һәм Хәйдәр Гайнуллин, Альберт Зарипов, Рафаэль Хөснетдинов кебек хезмәтчәннәрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе.
"Тәбәрле" бүлекчәсе механизаторлары да уңышлы үтте сынауны. "Техник күзәтүгә техникагызны яхшылап әзерләвегез күренеп тора. Тик җитешсезлекләр дә юк түгел. Аларны тиз арада төзәтергә кирәк. Төзек булмаган трактор белән басуга чыгу бензин бочкасы янында ут белән уйнауга тиң. Моның белән шаярырга ярамый", - диде Фәрит Газизович.
Авыл хуҗалыгы машиналары кырга бары тик төзек хәлдә генә чыгарга тиеш, дигән фикергә аеруча басым ясады Фәрит Гыйльфанов. Күзәтү уздырылу көненә техника тиешле итеп әзерләнмәгән икән, димәк, аларына кабат күзәтү уздырылачак. Әмма кеше тормышына куркыныч тудыра торган төгәлсезлекләргә, техник җитешсезлекләргә юл куелмаячак.
Юрий Юрьевич IV филиалның барлык бүлекчәләрендә дә тагылма агрегатларның әзерлегенә уңай бәя бирде. "12 апрельдә кыр эшләренә чыккан еллар да булды. Быел язның бераз соңарып килү ихтималы бар. Тик бу - тезгенне бушайтырга мөмкин, дигән сүз түгел", - диде Айрат Салихов.
"Иртә керешкән - уңар" дигәнне күз уңында тотып, чәчүне кыска агротехник срокларда төгәлләргә, дигән максатны куя бүген агрофирма җитәкчелеге. 25 тонна яңа сорт орлык кайтыртылган, җирне ашлау ягы да хәстәрләнгән. Бу атна дәвамында башка филиалларда да авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшереләчәк. Таләп катгый - бу эшне 10 апрельгә тәмамларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев