Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Иртәгә Әгерҗедә узачак район Сабан туе программасы

Иртәгә, 17 июньдә, Әгерҗе ипподромында район Сабан туе узачак. Аның программасы белән таныштырабыз.

10 сәгать – ат чабышы.

11 сәгать – ат чабышында җиңүчеләрне бүләкләү. Сабан туен тантаналы төстә ачу. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү.

12.30 сәгать – районыбызның сәхнә осталары чыгышы. Бәйрәм кунакларын татар, рус, мари, удмурт мәйданчыклары сәламли.

13.30 сәгать – спорт ярышлары. Түбән Каманың “Нардуган“ ансамбле концерты.

13.30 сәгать – кече сәхнәдә җыр-бию, төрле бәйгеләр.

16.30 сәгать – Сабан туе ярышларына нәтиҗәләр ясау.

18.30 сәгать – бәйрәм мәйданында “Сабан туе гүзәле“ бәйгесе.

20-22 сәгать – татар эстрадасының яшь җырчылары Айрат Сафин һәм DJ Радик, Римма Никитина һәм Нияз Сабиров чыгышы, дискотека.

Мәйданда көне буе балалар өчен төрле аттракционнар, сәүдә нокталары, күчмә кафелар эшли.

Ххх

17 июль көнне район Сабан туена “Барс“ автобуслары йөриячәк.

Зур базардан мәйданга: 9.15, 9.30, 9.45, 10.00 сәгатьләрдә.

Заводская урамыннан мәйданга: 9.15, 9.30, 9.45 сәгатьләрдә.

Мәйданнан: 17.00,17.15,18.00,18.15,18.30 сәгатьләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев