Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иртәнге планерка – Шаршады урамында

    Район башлыгы Валерий Макаров, һәр иртәне уздыра торган планеркаларны проблемалар күп җыелган урыннарга чыгып, халык белән бергә үткәрүне гадәткә кертте. Шәһәребездә мондый эшлекле очрашулар Вокзальная һәм Заводская урамнарында уздырылганнан соң шактый проблемаларның хәл ителде, "кирпичка" микрорайоны хәзер инде икенче яшьлеген кичерә дисәк тә ялгыш булмас. Район башлыгы чираттагы иртәнге планерканы...

    Район башлыгы Валерий Макаров, һәр иртәне уздыра торган планеркаларны проблемалар күп җыелган урыннарга чыгып, халык белән бергә үткәрүне гадәткә кертте.
    Шәһәребездә мондый эшлекле очрашулар Вокзальная һәм Заводская урамнарында уздырылганнан соң шактый проблемаларның хәл ителде, "кирпичка" микрорайоны хәзер инде икенче яшьлеген кичерә дисәк тә ялгыш булмас.
    Район башлыгы чираттагы иртәнге планерканы хезмәт күрсәтүче предприятие җитәкчеләре белән берлектә РУС ШАРШАДЫСЫ авылында урамда уздырды.
    Бу авыл район үзәгеннән ерак булмаса да, аның аша олы юл узса да, биредә халык саны елдан-ел кими, яңа йортлар салучылар да юк. Нәтиҗәдә, Рус Шаршадысы кече авыллар рәтенә керә. Ләкин халыкта "олы йортка ни кирәк, кечесенә дә шул кирәк" дигән әйтем бар. Кече авылларда яшәүчеләрнең заман белән бергә атлап, уңайлы шартларда гомер кичерәселәре килү аңлашыла да.
    Район башлыгы адресына юллаган мөрәҗәгатьләрендә дә алар үзләрен борчыган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итүләрен сораганнар иде. Валерий Макаров исә мондый хатларны урынга барып анализлауны, халык белән киңәшләшеп, проблемаларны кулдан килгәнчә хәл итүне хакимиятнең төп бурычы дип саный.
    Рус Шаршадысында да күп кенә җитәкчеләргә конкрет мәсьәләләрне тиз арада чишү бурычлары куелды. Мәсәлән, Көчек мәктәбенә йөреп укучыларга утлар белән яктыртылган мәктәп автобусы тукталышы, транспортка борылу урыны булдыру турында җитди сөйләшү булды.
    Бу авылга газ килмәү дә халык өчен зур кыенлыклар тудыра.
    - Ачның хәлен тук белми. Хәзерге заманда өй җылыту өчен кышлык утын әзерләү, мичкә ягып аш пешерү күп кенә авыл халкы өчен тарихта гына калды. Ә без исә газ баллоны эзләп, бер машина утынны 6-7 меңгә сатып алып гомер кичерәбез, - дип зарын сөйләп алды хезмәт ветераны Фәймә апа Хәлиуллина.
    - Рус Шаршадысына газ үткәрү хәзер бик кыйммәткә төшәчәк. Шулай да без республика җитәкчелегенә бу сорау белән мөрәҗәгать итәчәкбез. Хәзергә исә газ баллоннары алып кайтуны җайга салачакбыз, - дип ышандырды район башлыгы.
    Халык кышын су колонкасында су катудан да зарланып алды. Валерий Владимирович бу проблеманы хәл итүне "Водоканал" җитәкчелегенә тапшырды.
    Шаршадылылар сугышта һәлак булган якташларының исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен дә күтәрделәр. Көчек авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов:
    - Көчек авылындагы обелискта Рус Шаршадысыннан фронтка китеп, сугышта һәлак булганнарның да исемнәре мәңгеләштерелгән, - дисә дә, авыл халкын бу җавап канәгатьләндермәде.
    - Әнә, кече авыллар Тоба, Мордывый, Наҗарда батыр авылдашлары хөрмәтенә таш куелган, безгә дә шундый кирәк, - диделәр.
    Район башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтовка бу эшне оештыру җаен табарга кушылды.
    Шаршады халкын авыл урамы аша уза торган олы юлдан машиналарның зур тизлектә йөрүләре дә борчый. Валерий Макаров юлның бер-ике урынына "лежащий полицейский" ясау бурычын куйды. Очрашу барышында авыл йортларында, баганаларда утның начар януыннан да зарландылар. Район җитәкчесе энергетикларга бу мәсьәләне дә тиз арада хәл итү бурычын йөкләде.
    Халык белән очрашу вакытында күтәрелгән мәсьәләләрнең чишелешен Валерий Макаров даими контрольдә тотачагын әйтте.
    - Халык безгә сайлауларда ышаныч күрсәткән икән, без буш куык булып калырга тиеш түгел. Ышанычны кабинетта гына утырып яулап булмый. Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен алар белән ешрак очрашып, барысын да уртага салып сөйләшергә, сүзләренә колак салырга кирәк. Мин моны һәр җитәкчедән таләп итәчәкмен.
    Бу сүзләр - район җитәкчесенең тормыш принцибы. Авыл урамнарында мондый күчмә планеркалар киләчәктә дә дәвам итәчәк.
    Рәмзия Зарипова.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: