Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Ышаныч әрҗәсе”ндә бер хат та юк

Коррупциягә каршы район башлыгы каршындагы комиссиянең чираттагы утырышында беренче яртыеллыктагы эшләргә анализ ясалды. Хокук саклау органнарының коррупциягә каршы көрәш тармагындагы эшләре турында район полициясенең оператив эшләр буенча урынбасары Ришат Юзекаев сөйләде. Коррупцион юнәлештәге җинаятьләр буенча полициядә икътисади җинаятьләр һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе шөгыльләнә. Әлеге бүлек хезмәткәрләре тарафыннан илкүләм проектларны...

Коррупциягә каршы район башлыгы каршындагы комиссиянең чираттагы утырышында беренче яртыеллыктагы эшләргә анализ ясалды.
Хокук саклау органнарының коррупциягә каршы көрәш тармагындагы эшләре турында район полициясенең оператив эшләр буенча урынбасары Ришат Юзекаев сөйләде. Коррупцион юнәлештәге җинаятьләр буенча полициядә икътисади җинаятьләр һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе шөгыльләнә. Әлеге бүлек хезмәткәрләре тарафыннан илкүләм проектларны тормышка ашыруда, бюджет акчасын тотуда, муниципаль милектән, торак-коммуналь тармакта предприятиеләр һәм идарәче компанияләрнең акчаны максатчан файдалануда хокук бозуларны ачыклау буенча чаралар уздырылса да, коррупцион юнәлештәге җинаятьләр ачыкланмады. "Мондый җинаятьләрне ачыклауда, гадәттә, гражданнардан кергән гаризалар ярдәм итә. Ләкин полициягә мондый гаризалар керми. Шуңа күрә полиция хезмәткәрләре алдына халыктан җаваплы затларның коррупцион җинаятьләре турында мәгълүмат алу өчен алар белән ышанычлы мөнәсәбәт урнаштыру бурычы куелды. Шулай ук контроль-хисап һәм финанс-бюджет палаталары белән тыгыз элемтә урнаштыру өчен килешү төзелде", диде Р.Юзекаев.
Утырышта чыгыш ясаган район прокуроры Валерий Кузьмин икенче кварталда коррупциягә каршы көрәш турындагы законны бозуның 60 очрагын ачыклаулары турында белдерде. Алар буенча 46 протест язылган һәм аларның барысы да канәгатьләндерелгән. Прокуратура хезмәткәрләре җирле үзидарәләрнең норматив-хокук базасын тәртипкә китерү буенча даими эш алып баралар. Икенче кварталда гына да шундый 98 акт һәм проектлар тикшерелгән. Аларның 48енә протест белдерелгән. Прокурор икътисади җинаятьләргә каршы көрәш хезмәтенең коррупцион юнәлештәге җинаятьләрне ачыклауда сүлпән эшләвен тәнкыйть утына алды.
Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары Ришат Нурисламов ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы Советның эксперт төркеменең безнең районда апрель аенда узган тикшерүләре барышында ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру комиссиясен район башлыгы каршындагы комиссия итеп үзгәртү турында район башлыгы карары кабул ителүне хәбәр итте. Әлеге эксперт төркем тәкъдиме белән баш белгеч вазифасына юридик белемле Айгөл Чураева кабул ителде. Ул коррупциягә каршы комиссиянең секретаре итеп тә билгеләнде.
Утырышта А.Чураева районда "Ышаныч әрҗәсе" һәм "Ышаныч телефоны" эшен оештыру турында чыгыш ясады. "Ышаныч әрҗәсе" район хакимиятенең тамбурына урнаштырылган. Бу әрҗәгә районда яшәүче һәркем иртәнге сәгать 6дан кичке 9га кадәр ришвәт алу һәм бирү очраклары, җаваплы затларның хезмәт урыныннан явызларча файдаланулары турында хатлар язып сала ала. Хатка исем-фамилиягезне язсагыз да була, аноним хатлар да тикшерелә. Әрҗәдән хатлар атнага бер тапкыр алына һәм тикшерүгә җибәрелә. Әмма, ни сәбәпледер, "Ышаныч әрҗәсе"нә өч айда бер генә хат та салынмаган. Утырышта катнашучылар бу әрҗәне хакимият бинасына түгел, халык күп йөри торган башка урынга куярга кирәк дигән тәкъдимнәр дә әйттеләр. Районда коррупцияне кисәтү һәм аңа каршы көрәш мәсьәләләре буенча "Ышаныч телефоны" да эшли. Аңа да өч ай дәвамында нибары ике шалтырату булган. Алар тикшерү өчен прокуратурага һәм эчке эшләр бүлегенә җибәрелгән.
Хөрмәтле газета укучылар, тагын бер тапкыр "Ышаныч телефоны"н исегезгә төшерәбез: район хакимиятендә - 21560, эчке эшләр бүлегендә 21850. Ришвәтчелек очракларына юлыксагыз, җитәкчеләр хезмәт вазифаларын үз мәнфәгатьләрендә файдалансалар, мәгълүматыгызны әлеге телефоннар буенча хәбәр итә аласыз яки "Ышаныч әрҗәсе"нә хат язып салырга да мөмкин. Коррупциягә каршы көрәштә гади халыкның хатлары, мәгълүматы зур роль уйный. Заман чиренә әверелгән бу күренешкә каршы дәүләт күләмендә каты көрәш барганда халыкның ярдәме бик тә кирәк. Сездән кергән бер генә хәбәр дә игътибарсыз калмаячак.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев