Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Исәнбай“ бүлекчәсе хезмәтчәннәре кышка тыныч күңел белән керәләр

    "Исәнбай" бүлекчәсендә 500 баш мөгезле эре терлек өчен икенче уңышны җыеп алганчы җитәрлек күләмдә азык әзерләнде. Басуда бер генә рулон печән дә, салам да калмады. Барысын да ташып өеп куйдык. Без кышка тыныч күңел белән керәбез", - ди "Исәнбай" бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Нәгыймов. "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәте соңгы биш айда хезмәт хакы...

    "Исәнбай" бүлекчәсендә 500 баш мөгезле эре терлек өчен икенче уңышны җыеп алганчы җитәрлек күләмдә азык әзерләнде. Басуда бер генә рулон печән дә, салам да калмады. Барысын да ташып өеп куйдык. Без кышка тыныч күңел белән керәбез", - ди "Исәнбай" бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Нәгыймов.

    "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәте соңгы биш айда хезмәт хакы түләмәсә дә, бүлекчәдә эшләүче авыл хезмәтчәннәренең бер генә көн дә эш калдырганнары юк, кәефләре дә төшенке түгел. Шушы көннәрдә хезмәт хакы буенча бурычларны капларлар дигән өмет белән эшлиләр алар. "Җитәкчеләребез хезмәт хакы исәбеннән бозау да, ашлык та, хәтта ак он белән балга кадәр бирделәр. Җәй көне ит тә алдык", диләр. Терлек азыгы әзерләү чорында хезмәтчәннәргә өчәр рулон печән дә өләшкәннәр. Әле шушы көннәрдә генә пай җиренә бирелгән ашлык өчен дә рәхмәтле исәнбайлылар җитәкчеләргә. Коры, чиста солы биргәннәр быел.

    Терлекчелек фермалары тузган булса да, сыерлар җәйләүдән кайтканчы аны да үз көчләре белән төзекләндергәннәр. Бүгенге көндә фермада җиде сыер савучы карамагында 195 сөтлебикә бар. Бозаулар саны 300 башка якын.

    - Һәрберебезгә 30лап сыер туры килә. Эш сәгате белән исәпләшмибез. Бер-беребезгә ярдәм итеп, бер гаилә кебек эшлибез, - ди иң тәҗрибәле сыер савучы Роза Нәҗметдинова.

    - Сөт соңгы вакытта кимесә дә, шушы көннәрдә сыерлар бозаулый башлагач, артым аз-азлап булса да сизелә, - ди ферма мөдире Минрахман Шәрипов.

    Әйе, азык җитмәү сөт кимүгә сәбәп була алмый биредә. Чөнки атчылар печән-салам, сенажны ташып кына торалар.

    - Атчылар да безнең белән бергә эшкә киләләр. Иң башта улакларны чистарталар, аннан "свежий" азык салалар, - ди сыер савучы Әнисә Мозаффарова.

    Ат белән эшләүчеләрнең барысы да тәҗрибәлеләр. Кайсын гына алсаң да 20-25 еллык стажлары бар. Фәрит-Халит Сундуковлар да, Рифат Хәкимов та, калган атчылар да җәй көне көтүдә, кышын фермада эшлиләр.

    - Хуҗалыкта эшли башлаганга 30 ел инде. Ат белән эшләгәндә кул көче күп таләп ителсә дә зарланмыйбыз. Директорыбыз Ирек Нәгыймов та, ферма мөдире Минрахман Шәрипов та - эшләгән кешенең кадерен белә торган җитәкчеләр. Проблемаларны уртага салып хәл итә белгәннәре, хезмәтчәннәргә ярдәм кулы сузганнары өчен дә рәхмәтле без аларга. Бүлекчәдә киләчәктә мал саны кимемәсен дә, без эшсез калмыйк дип теләп кенә торабыз, - ди Фәрит абый.

    Аның энесе Халит тә заманында тракторда эшләгән, аннан ат көтүе көткән. 20 ел инде көн саен иртәнге сәгать биштән фермада атчы.

    - Арбасын да, чанасын да ремонтлыйбыз. Бер генә эштән дә куркып тормыйбыз, - ди Халит абый.

    Алардан күпкә яшь булса да, Рифат Хәкимовның да фермада эшләвенә шактый икән. Башта осеменатор булып эшләгән ул. Хәзер атчы вазифасын башкара.

    - Хатыным Әнисә сыер сава, үзем атта эшлим. Икебез дә таң белән чыгып китәбез. Караңгы төшкәч кенә кайтабыз. Әмма зарланмыйбыз. Иң мөһиме, эш кенә булсын, - ди Рифат.

    "Атчылар - безнең уң кулыбыз", дип мактыйлар аларны сыер савучылар. Аларның ярдәмен күп тоялар шул алар. Азыкны алып керәләр, таратырга булышалар. Он тутырылган утызар килолы капчыкларны кулларында "биетүче" сыер савучыларга аларны складтан фермага алып керергә дә ярдәм итәләр.

    - Барысы да кул сузымында гына. Он склады ферма белән янәшә. Силос чокыры йөз метр ераклыкта. Печән-салам тау-тау өеп куелган. Азык җитәрлек күләмдә мул әзерләнгәч, эшкә күңел дә үсә, - ди Фәрит абый.

    - Быел Ходай барысын да мулдан бирде. Уртак тырышлык белән без дә басу-кырлардан уңышны үзвакытында югалтуларсыз җыеп алуга ирештек. Хәзер шуны малкайларга ашатып кышны исән-имин чыгарга язсын, - ди Ирек Нәгыймов.

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    М.Ягъфәрова фотосы.

    Белешмә:

    Авыл хезмәтчәннәре тырышлыгы белән "Исәнбай" бүлекчәсендә 4700 тонна сенаж, 2200 тонна силос, 1300 рулон печән, 800 рулон салам әзерләгәннәр.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: