Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Исәнбай мәйданчыгы - иң матуры

Исәнбай мәктәбе территориясендәге яңа спорт мәйданчыгы көнозын бала-чаганың шат авазыннан гөрләп тора. Авыл халкы, укучылар, бакчага йөрүче сабыйлар да авылны спорт мәйданчыклы иткәннәре өчен республика, район җитәкчелеге һәм төзүчеләргә рәхмәт укый. Исәнбай көрәшчеләре районда бик күп ярышларда беренчелекне яулыйлар. Укучыларның волейбол, баскетбол буенча да уңышлары мактанырлык. Җиңел атлетика, футбол, чаңгы...

Исәнбай мәктәбе территориясендәге яңа спорт мәйданчыгы көнозын бала-чаганың шат авазыннан гөрләп тора. Авыл халкы, укучылар, бакчага йөрүче сабыйлар да авылны спорт мәйданчыклы иткәннәре өчен республика, район җитәкчелеге һәм төзүчеләргә рәхмәт укый.
Исәнбай көрәшчеләре районда бик күп ярышларда беренчелекне яулыйлар. Укучыларның волейбол, баскетбол буенча да уңышлары мактанырлык. Җиңел атлетика, футбол, чаңгы бәйгеләрендә дә актив катнашалар. Укытучылар да, укучылар да, иң беренчеләрдән булып, ГТО нормаларын тапшырганнар.
- Спортчыларыбызга, балаларыбызга әлеге спорт мәйданчыгы бик кирәк иде. Алар, Әгерҗедә яшьтәшләренең спорт корылмаларында шөгыльләнүләрен күреп, ак көнләшү белән карыйлар иде. Менә, ниһаять, уртак хыялыбыз чынга ашты. Безнең балаларга да мускулларын ныгыту, хәрәкәтләнү, гомумән, спортка тагын да якынаю мөмкинлеге туды. Без моңа чиксез сөенәбез, - диде авыл башлыгы.
- Ә безнең спорт мәйданчыгы иң матуры һәм районда әлегә бердәнбере! - дип сүзгә кушылдылар укучылар.
Чынлап та, "Мир-Строй" төзүчеләре ике мәйданчыкны берьюлы төзегәннәр. Аның берсендә тренажерлар, спорт корылмалары, теннис өстәле булса, икенчесендә мини-футбол кыры, волейбол һәм баскетбол мәйданчыгы бар. Моңа кадәр районда төзелгән бер генә мәйданчыкта да әле берьюлы берничә спорт төре белән шөгыльләнү мөмкинлеге юк иде.
- Мәйданчыкны кайсы авылга төзергә икән дигән сорау тууга ук без бертавыштан "Исәнбайга!" дип җавап бирдек. Чөнки Исәнбай укучылары - уку алдынгылары, менә дигән спортчылар. Авылыгыз тырышлыгы, бердәмлеге белән үрнәк. Авыл җирлеге Советы җитәкчелеге халык белән кулга-кул тотынып эшли, бик күп күрсәткечләр буенча алда бара. Мәктәптә дә 94 укучы белем ала, бакчага 29 сабый йөри. Димәк, авылыгызның киләчәге бар, - диде район башлыгы.
Җитәкчеләр керү юлындагы ал тасманы кисүгә, балалар дәррәү мәйданчыкка йөгерделәр. Әнә, Булат Хуҗин белән Илнар Ганиев теннис уйнарга өйрәнәләр.
- Безнең өй - мәктәпкә иң якыны. Дәрестән соң мәйданчыкта рәхәтләнеп шөгыльләнәчәкмен, - ди Булат.
Ранис Әхмәдишин тренажерда мускулларын ныгыта. Шул арада атынгычка да чират тезелгән. Ә зуррак сыйныфта укучылар укытучы-тренерлар Рәшит Садыйков, Ленар Зәйнуллин белән баскетбол һәм волейбол уйныйлар. Әле шунысын да әйтергә кирәк: авылдашлары - "Татарстан күперләре" ширкәте җитәкчесе Ринат Мухъянов мәйданчыкта шөгыльләнү өчен кирәк-яраклар алырга да вәгъдә биргән.
Укучыларның рәхәтләнеп, чын күңел биреп уйнауларын күзәткән өлкән яшьтәге апа-абыйлар да, җитәкчеләр дә түзмәде, баскетбол "кольцо"сына туп ыргытып карадылар.
- Республика Президенты программасы буенча мәктәбебездә бик зур капиталь төзекләндерү эшләре алып барылгач бик сөенгән идек. Хәзер менә аның территориясенә матурлык өстәп спорт мәйданчыгы төзелгәч шатлыгыбызның иге-чиге юк. Без ышандырып әйтәбез: укучыларыбыз укуда да, спортта да сынатмас, - диде мәктәп директоры.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев