Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Исәнбайда “Ак калфак“ оешмасы эшли башлады

Әгерҗедә моннан ике ел элек Рушания Байтимерова җитәкчелегендә "Ак калфак" оешмасы барлыкка килгән иде. Хәзер әлеге оешманың бүлекчәләре авылларда да барлыкка килә башлады. Тәбәрле, Барҗы-Умга, Кадыбашта эшләп килүче оешмаларның сафын арттырып яңа елдан тагын берәү өстәлде. Ул Исәнбайда мәгариф ветераны Фәтхия апа Зарипова тәкъдиме белән барлыкка килде. Әле бер генә...

Әгерҗедә моннан ике ел элек Рушания Байтимерова җитәкчелегендә "Ак калфак" оешмасы барлыкка килгән иде. Хәзер әлеге оешманың бүлекчәләре авылларда да барлыкка килә башлады.

Тәбәрле, Барҗы-Умга, Кадыбашта эшләп килүче оешмаларның сафын арттырып яңа елдан тагын берәү өстәлде. Ул Исәнбайда мәгариф ветераны Фәтхия апа Зарипова тәкъдиме белән барлыкка килде. Әле бер генә ай эшләвенә карамастан, бүлекчәнең башкаларга күрсәтердәй матур эш-гамәлләре күп инде.

- Республикада эшләп килүче "Ак калфак" оешмасы турында бик күп ишетеп беләбез. Хәтта Ижауда да әлеге оешма барлыгы турында ишеткән бар. Ут күршеләребез Удмуртиядә гореф-гадәтләребезне яңарту өстендә эшлиләр икән, безнең күңелебез ничек тыныч булсын?! Гомере буе татар теле укытучысы булып эшләгән хезмәттәшем Гүзәлия Исмәгыйлева белән уйлаштык та без дә авылдыбыздагы лаеклы ялдагы хатын-кызларны чакырып "Ак калфак" оештырырга булдык. Бу тәкъдимебезне авыл җитәкчеләре дә хупладылар, - дип сөйли Фәтхия апа.

Чынлап та, атнага ике тапкыр авылдан кырыклап хатын-кыз йөри оешмага. Иң беренче, әлбәттә, милли баш киемебез калфак тегәргә һәм аны матур итеп бизәкләп чигәргә өйрәнгәннәр. Бу эштә иң осталар мастер-класс күрсәткәннәр. Ял иткән арада борынгы җырларны сузалар, мөнәҗәтләр көйлиләр, хәтта җилкенеп биеп тә алалар икән. Әби-бабаларыбыздан калган уеннарны да искә төшергәннәр.

- Тел укытучысы буларак, мин матур әдәбиятка да өстенлек бирергә тырышам. Авылыбызда каләм тибрәтүчеләр шактый. Алар үзләре язган шигырьләрне дә укыйлар, - ди Гүзәлия апа.

"Ак калфак"ның гөрләп эшләвен Әгерҗедәге тугын якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмзилә Шакирова һәм әлеге оешманың райондагы җитәкчесе Рушания Байтимерова да күреп кайттылар.

- Китапханә залында алма төшәр урын да юк. Берсеннән-берсе матур калфаклар кигән ханымнарны күреп "телсез" калдык, - диде Рушания ханым.

Исәнбайның шигырьләр иҗат итүче каләм остасы Фәридә Җәмилева нәкъ менә әлеге оешма барлыкка килү уңаеннан "табадан гына төшкән" шигырен тәкъдим итте. Гүзәлия Исмәгыйлева да элек авылдашларны бәйләгән әйберләре белән тәэмин иткән Тәскирә апага багышлап язган шигырен укыды. Рушания ханым да түзмәде, исәнбайлыларга үзе язган шигырьне бүләк итте. Авыл "сандугачлары" Зөбәйдә Сәйфетдинова, Әлфирә Насыйрова, Гөлшат Таҗетдинова, Фәтхия Зарипова җырлар башкардылар, мөнәҗәтләр көйләделәр.

- "Ак калфак" яңа талантларны да ача. Гүзәлия Мозаффарова һәр утырышыбызны матур җырлары белән бизи, - ди Гүзәлия апа.

- Әле шуңа да бик сөенәбез. Безнең хәтта үз гармунчыбыз да бар. Наилә ханым Вахитова ул, - дип аның белән дә таныштырды кунакларны Фәтхия апа.

Сәхнә уртасына куелган борынгы сандыкның серен дә чиштеләр бу көнне. Сандык эчендәге хикмәтләре әбиләре белән килгән оныклар ачтылар. Зөлфия Исмәгыйлева, мәсәлән, дисбе, җитен сөлгенең буыннан-буынга тапшырылып килүче кадерле ядкарь булуы турында сөйләде. Аның оныгы Илкен азан да әйтте, Ландыш такмаза сөйләп шаккатырды. Тәскирә Хәсәнова оныкларына: "Сез бик бәхетле, улларым. Әти-әни, әби-бабай белән бергә үскән балалар акыллы да, тәүфикълы да булалар", диде. Нәзирә Мөхәммәдиева һәм Әлфия Гадршина оныкларына әбиләрдән калган калфакларны күрсәттеләр. Нәни кызлар җырлап-биеп тә сокландырдылар. Ә менә Рәзилә Шәйхетдинова оныгы Илнурга борынгы заманда кыңгырау шалтыратып килен төшерүләре турында сөйләсә, Нәҗибә Шәрипова оныгы Булатны көмеш беләзек, алкалар белән таныштырды. Шулай итеп, әби-бабайлардан калган йолаларны киләчәк буынга да тапшырдылар алар. Аннан соң әбиләр оныклар белән "Йөзек салыш", "Җәза бирү" уеннарын да уйнадылар. Аннан өлкәннәр күмәкләшеп "Өчле", "Сигезле" биюләрен башкардылар.

Алдагы очрашуларны шәл бәйләү, халык медицинасы, бәет-мөнәҗәтләр, бишек җырларына багышлаячакларын да әйттеләр.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев