Исәнбайлылар үзенчәлекле экскурсиягә барды
Уеннарны бик теләп башкардылар
18 нче июнь Исәнбай мәктәп яны лагерендә экскурсияләр көне буларак истә калачак. Көннең беренче яртысында балалар Исәнбай янгын сүндерү бүлекчәсендә булды.
Рамил абый аларны янгын сүндерү машинасы һәм башка җиһазлар белән таныштырды. "Кем җитез?" уенын бик теләп башкардылар.
Ә инде көннең икенче яртысында Ямалиев Илфат абыйларының атларын карап кайттылар. Зур атлар янынан кечкенә понилары да чыгып сәләмләде. Экскурсия оештыручы Гөлназ һәм Гөлнара апаларга зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев