Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Иж-Бубыйның үзәк урамына тротуар кирәк

Район башлыгы Валерий Макаров, оешма-учреждение җитәкчеләре катнашында ИЖ-БУБЫЙда узган гражданнар җыелышында халык башка елларга караганда сорауларны аз бирде. Бу - авыл җирлеге Советының, депутатларның кулга-кул тотынып эшләве нәтиҗәсе. Әнә, Рәис Минаголов - авылны төзекләндерүдә, Раил Чуков - спортны үстерүдә нык ярдәм итәләр икән. Ә Рамил Ямиевны, чын мәгънәсендә, Иж-Бәйкинең старостасы...

Район башлыгы Валерий Макаров, оешма-учреждение җитәкчеләре катнашында ИЖ-БУБЫЙда узган гражданнар җыелышында халык башка елларга караганда сорауларны аз бирде.
Бу - авыл җирлеге Советының, депутатларның кулга-кул тотынып эшләве нәтиҗәсе. Әнә, Рәис Минаголов - авылны төзекләндерүдә, Раил Чуков - спортны үстерүдә нык ярдәм итәләр икән. Ә Рамил Ямиевны, чын мәгънәсендә, Иж-Бәйкинең старостасы дияргә була. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Хәлиуллин аларга тирән рәхмәтен җиткерде.
Әгерҗегә янәшә урнашкан бу авылда яшәүчеләрнең уртача яше - 39. Узган ел 10 сабый дөньяга килгән. Бүгенге көндә ике авылда 913 кеше гомер кичерә.
Узган ел җәй уртасында тавык йомыркасы кадәр боз яву иж-бубыйлыларга зур зыян китерде. Шул сәбәпле, бик күп учреждениеләрнең тәрәзәләрен алыштырырга туры килгән. 48 хуҗалык 10 мең сум күләмендә компенсация алган.
Быел язын Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин бу җирлеккә 250 төп агач үсентеләре бирергә вәгъдә иткән. Бер караганда, авылны яшелләндерүгә керешсәләр, икенче яктан авылда йөзьяшәр тополь агачларыннан ничек котылырга белмиләр. Быел үзара салым акчасының бер өлешен әлеге агачларга кисәргә тотарга планлаштыралар.
Авыл халкы Иж-Бубый һәм Иж-Бәйки авылларының төп урамнарына "лежащий полицейскилар" куюны, Бубыйда тротуар ясауны сорадылар. Быел бу эшләрне башкарачакларын әйтеп сөендерде Валерий Макаров. Аннан мәктәп укучылары кул көрәше секциясенә Әгерҗегә йөрүе авыр булудан зарландылар. Мәктәпкә турник сорап та мөрәҗәгать иттеләр. Бу мәсьәләләр дә якын киләчәктә хәл ителер, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев