Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иж-Бубый авылы тарихы музее җитәкчесе Алсу Хисмәтуллина - тарихи мирас сакчысы

    Зыялы нәсел дәвамчысы ‒ тарихи мирас сагында

    2021 ел Иж-Бубый халкы, гомумән, тарихыбызны зурлаган һәммә кеше өчен истәлекле юбилейларга бай. Быел авылыбызда данлыклы татар мәдрәсәсе ачылуга 240 ел тулды. Бертуган Гобәйдулла, Габдулла Нигъмәтуллин-Бубиларның тууына 155 һәм 150 ел. Иж-Бубый авылы тарихы музее оешуга да – 10 ел. Аның җитәкчесе Алсу ХИСМӘТУЛЛИНА да шушы көннәрдә түгәрәк гомер бәйрәме уңаеннан төрле тарафлардан күпсанлы котлаулар кабул итте.

    НӘСЕЛДӘН КИЛГӘН СӘЛӘТ

    Мәгълүм ки, тарихыбызга чын-чынлап гашыйк булган, халкыбыз язмышы, кече ватаныбыз киләчәге өчен борчылып, ут йотып торган шәхесләребез бармак белән генә санарлык. Шундый шәхесләрнең берсе булган Алсу Фаат кызы җитәкчелегендә эшләүне, авылыбызның тарихи мирасын барлау юнәлешендә тынгысыз хезмәт куюыбызны мин зур бәхет дип саныйм. Музей эшчәнлеге белән армый-талмый шөгыльләнү, фондларыбызны яңа экспонатлар һәм моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булмаган тарихи чыганаклар белән баету уе белән янып яшәү гади тырышлыкка гына бәйле түгел. Аның хикмәте тирәндәрәк яшеренгән...

    Алсу апа еш кына классик татар җырларын көйләргә ярата, аның моңлы матур җырлавы, һичшиксез, нәселдән килгән сәләт. Үзе дә бу сәләтнең әтисе ягыннан, ерак бабасы Җиһангәрәйдән күчкән булу ихтималын әйтте. Җиһангәрәй бабай гаҗәеп мәкамле мөәзин булган. Ул Габдулла Буби имам булып торган мәхәллә халкын гыйбадәткә чакырып моңлы тавышы белән азан әйткән!.. Алсу апаның әнисе ягыннан ерак бабасы Әхмәтҗан Таракановны мәдрәсә җитәкчесе Габдулла Буби үзенең истәлекләрендә берничә тапкыр тирән рәхмәт сүзләре белән искә ала. 

    –    Бабам үзенең сатып алган зур гына җир биләмәсен мәдрәсәгә бүләк итеп биргән. Бүген халык телендә “мәдрәсә атавы” дип йөртелә торган урын ул. Кайчандыр мондагы “шәкертләр шәһәрчегендә” тормыш кайнап торган. Русиянең татарлар яшәгән төрле төбәкләреннән килгән малай һәм егетләр өчен төзетелгән уку биналары, торак йортлар һәм ашханә, спорт мәйданчыгы – барысы да шунда урнашкан. Габдулла Буби үз истәлекләрендә шәкертләрнең Әхмәтҗан Габделкәрим улына бик рәхмәтле булулары турында да яза. 1908 елда Әхмәтҗан бабабыз үлгәч, мәдрәсәдә укучыларның башка беркемгә дә күтәртмичә җәсәден үзләре күтәреп барулары да (мөгаен, ерактарак урнашкан яңа зиратка кадәрдер) аңа карата тирән ихтирам йөзеннән булгандыр, – ди Алсу Фаат кызы.

    МӨГАЛЛИМНӘР ДИНАСТИЯСЕ ВӘКИЛЕ

    Мәшһүр мәдрәсәдә белем алган, аны үстерү өчен зур тырышлык куйган шәхесләрнең нәсел дәвамчысы булуы белән Алсу Фаатовна чиксез горурлана.

    Мөгаллимнәр династиясе вәкиле үзе дә язмышын укытучы һөнәре белән бәйли. Иж-Бубый урта мәктәбендә укып чыккач, 1983 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлап, татар мәктәпләре өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча методист белгечлегенә ия була. Хезмәт юлын Әгерҗе районының Сарсак-Омга мәктәбендә башлый. 1986-1995 елларда Ижау шәһәре мәктәпләрендә укыта. 1996 елда туган мәктәбенә кайтып, эстетик тәрбия бирү буенча директор урынбасары, соңрак рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт куя. Читтән торып укып, “мәгариф системасында психолог” белгечлеген ала. 2007-2011 елларда Әгерҗе районы мәгариф бүлегендә баш белгеч булып эшли. Аннан бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый мәктәбенә кайтып, рус теле һәм әдәбияты укыта.

    Алсу Фаатовнаның педагогик стажы 34 елны тәшкил итә. Югары квалификацион категориягә ия мөгаллимәнең укучылары республика һәм район фән олимпиадаларында, шулай ук республика һәм төбәкара фәнни-тикшерү укуларында җиңү яулыйлар. Алсу Фаатовнаның тырыш хезмәте РФ һәм ТР Мәгариф министрлыкларының, Әгерҗе районы башлыгы һәм район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, башка бүләкләр белән белән бәяләнә, "Хезмәт ветераны" исеменә лаек була.

    МӘГЪРИФӘТ НУРЫ ӨЛӘШҮНЕ ДӘВАМ ИТӘ

    Мөхәммәд пәйгамбәрнең «Бишектән башлап ләхеткәчә гыйлем алудан туктамагыз» дигән хәдисе бар. Алсу Хисмәтуллинага да Аллаһы Тәгалә һәрчак үз гыйлемен арттырып тору бәхетен насыйп иткән. Мөгаллимлек хезмәтеннән туктагач та, ул кешеләргә мәгърифәт нуры өләшүне дәвам итә: 2016 елдан Иж-Бубый авылы тарихы музеен җитәкли. 2019 елда Алсу Фаатовна "Музей эше һәм һәйкәлләрне саклау" программасы буенча социомәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институтын тәмамлады.

    Музей хезмәткәрләре авыл тарихын, мәшһүр мәдрәсә эшчәнлеген, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнәләр. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларыннан, төрле оешмалардан, аерым шәхесләрдән кергән мөрәҗәгатьләр буенча архивларда, интернет киңлекләрендә тирәнтен эзләнү эшләре алып баралар. Соңгы елларда музей Бөек Ватан сугышында катнашучылар, репрессияләнгән шәхесләр турында җентекле мәгълүматлар туплау буенча актив эш алып бара. Авылда зур чаралар оештыру, мәктәп укучылары белән очрашып, экскурсияләр, лекцияләр, батырлык дәресләре үткәрү, гыйльми конференцияләр оештыру да – музейның төп бурычлары. Узган чаралар, музей эшчәнлегенә бәйле вакыйгалар хакында даими рәвештә җирле матбугатта һәм социаль челтәрләрдә яктыртылып барыла.

    Шушы зур эшләр барысы да, иң беренче чиратта, Алсу Фаатовнаның максатчанлыгы, тәвәккәллелеге, тынгысыз үҗәтлеге белән тормышка ашырыла. Рәхмәт Сезгә, тарихи мирасыбыз сакчысы!

    Нурия МАННАПОВА,
    Иж-Бубый авылы тарихы музее фәнни хезмәткәре.

     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: