Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Иж-Бубый делегациясе – “Әлбәдән“ хәрби уеннарында

Тарих эзләре буйлап

Питрәч районында дүртенче ел рәттән “Әлбәдән“ хәрби уеннары дип исемләгән зур фестиваль узды. Ул Брест крепостеның легендар сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган авылы Әлбәдәндә узуы белән үзенчәлекле. 

Өч көн дәвам иткән әлеге тарихи чарада Иж-Бубый авылыннан да мәктәп директоры Равил Бадахшин, мәктәп музее җитәкчесе Алсу Хисмәтуллина җитәкчелегендәге зур делегация катнашты. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган фестиваль кунаклары өчен бик күп кызыклы чаралар әзерләнгән.

Сугыш еллары техникасы күргәзмәсе, “Хәрби-кыр госпитале“, “Кыр почтасы“, “Хәрби пункт“, тир, фотозоналар, тарихи күргәзмәләр, сувенир лавкасы эшләгән, балалар өчен мастер-класслар һәм тематик уеннар оештырылган. Катнашучыларны парашютчылар чыгышы да таң калдырган. 

–    Беренче көнне без 1944 елда Брестны азат итү күренешен карадык. Ә икенче көнне ул иртәнге сәгать биштә узды. Аның барышында немец-фашист илбасарларына каршы барган беренче бәрелешләрне күрдек. Шулай ук бу көнне яңартып торгызылган “1941 елгы Брест крепосте“ тәкъдим ителде. 

Әлеге күренешләр чынбарлыкка тәңгәл иде. Совет танклары, немец хәрби машиналары, хәтта авиация техникасы да бар иде. Шартлаулардан җир дә селкенде. Бу мизгелләрдә күңелне курку да биләп алды, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаштылар Иж-Бубый укучылары. 

Әлеге фестиваль кысаларында икенче тапкыр “Җиңү тавышы“ милли хәрби-патриотик җыр республика фестиваль-конкурсы да оештырылган. Анда Иж-Бубыйның Гөлшат Җәләлетдинова җитәкчелегендәге “Хыял“ бию коллективы да чыгыш ясаган. Яшь биючеләр бүләкләүгә дә лаек булганнар. 
Фестиваль кунаклары танылган “Леха Казак“, “Катюша“, “Зәңгәр беретлар“ ансамбльләре чыгышларын да тамаша кылганнар. 

Катнашучылар ике көн палаткаларда яшәгәннәр. Мишә елгасы буенда кояш баюын күзәткәннәр
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев