Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Яклаучы да, саклаучы да

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган видеобрифингта республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская "Халык контроле" системасының 10 айлык эшенә йомгак ясады. Хәл ителгән заявкалар буенча Әгерҗе районының беренче урында булуы - аеруча сөенечле. "Алабуталарның, кычытканнарның биеклеге урыны белән метрдан да артып китә....", "... тротуар ясарга вәгъдә иткәннәр иде, вак...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган видеобрифингта республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская "Халык контроле" системасының 10 айлык эшенә йомгак ясады. Хәл ителгән заявкалар буенча Әгерҗе районының беренче урында булуы - аеруча сөенечле.
"Алабуталарның, кычытканнарның биеклеге урыны белән метрдан да артып китә....", "... тротуар ясарга вәгъдә иткәннәр иде, вак таш белән булса да түшәсеннәр иде инде....", "... шәһәрдән кар чыгарылмый....- бу сүзләр "Халык контроле"нә безнең район халкыннан юлланган заявкалардан алынган. 10 ай эчендә "Халык контроле"нә әнә шундый эчтәлектәге 39 заявка җыелган, шуның 34е хәл ителгән. Тагын икесе чишелеш юлында, ә өчесен нигезле рәвештә кире какканнар.
"Бу районнарда халык заявкалары белән эшләүнең билгеле бер системасы булдырылган һәм мәсьәләне уңай хәл итүгә зур игътибар бирелә", - диде Сәрия Сабурская әйдәп баручы районнарны атаганда.
"Халык контроле"нә Әгерҗе районы халкы күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә соң?
- Башка районнардагы кебек үк, халыкны тирә-яктагы тәртип, юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту кебек мәсьәләләр борчый. Берничә тапкыр җылылык юклыкка, Җиңү паркын яктыртуга, санкцияләнмәгән чүплекләргә кагылышлы мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Әлеге заявкаларның барысы да уңай хәл ителде. Юлларны төзекләндерүгә кагылышлы сораулар нигезле рәвештә кире кагылды. Финанслау булмау аркасында әлеге мәсьәләне әлегә уңай хәл итү мөмкин түгел. Ә менә торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы сораулар белән әлегә мөрәҗәгать итүчеләр юк, - ди район башкарма комитетының гомуми бүлек начальнигы Аидә Галиева.
Районыбызның аgryz.tatarstan.ru сайтына да ешрак керергә киңәш итә Аидә Наилевна. Чөнки әлеге сайт аша райондагы яңалыклар белән танышырга да, үзеңне кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табарга да була. Район җитәкчелегенең карарлары, күрсәтмәләре буенча мәгълүмат та нәкъ менә әлеге сайтта урын ала.
"Халык контроле"нә кире кайтып, шунысын ассызыклыйсы килә: район башкарма комитеты әлеге системадан файдаланучыларның үтенечләрен вакытында чишүгә зур игътибар бирә. Заявканы чишү вакыты 10 көннән артмаска тиеш, әгәр торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы мәсьәлә була икән, аны чишүгә нибары 3 көн вакыт бирелә.
- Урынга чыгып, нигезле рәвештә кире кагылган заявкаларны кире кайтарган очраклар да бар, - диде Сәрия Сабурская. Андыйлар исемлегендә Әгерҗе районының булмавы сөенечле. "халык контроле"нә район хаимиятенә теләктәшлек белдереп язучылар да бар. Әйтик, шундыйлардан Александр К.болай дип яза: "Мин халык фикере белән бик үк килешеп бетмим. Шәһәрдә дә, районда да юлларны яхшы чистарталар, соңгы вакытларда зиратларда да - тәртип".
Хөрмәтле газета укучылар, ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына (uslugi.tatar.ru), аннан "Халык контроле"нә кереп, сез дә үзегезне борчыган проблеманы чишүләрен сорап хәбәр юллый йә фикер алышуда катнаша аласыз. "Халык контроле" - һәрчак сезнең хокукларыгыз сагында.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев