Яңа башлыкка теләкләрегез
25 апрель район тарихына тагын бер истәлекле көн буларак кереп калды. Бу көнне депутатлар район башлыгы итеп Валерий Макаровны сайладылар. Яңа җитәкчедән халык һәрвакыт матур үзгәрешләр өмет итә, яңалык көтә. Ә Сез яңа сайланган район башлыгыннан нәрсә көтәсез, нинди теләкләрегез бар? Гыймранов Әнвәр (Көчек): Яңа җитәкче килү белән еллар буе...
25 апрель район тарихына тагын бер истәлекле көн буларак кереп калды. Бу көнне депутатлар район башлыгы итеп Валерий Макаровны сайладылар. Яңа җитәкчедән халык һәрвакыт матур үзгәрешләр өмет итә, яңалык көтә. Ә Сез яңа сайланган район башлыгыннан нәрсә көтәсез, нинди теләкләрегез бар?
Гыймранов Әнвәр (Көчек): Яңа җитәкче килү белән еллар буе җыелган проблемаларны бер селтәнүдә генә хәл итә алмас, әлбәттә. Тылсымлы таягы юк аның. Ә шулай да без Макаровның гади халык белән бик җылы аралашуын, күп кенә проблемаларын хәл итү юлларын табуын газетадан укып беләбез. Мине генә түгел, башкаларны да борчыган бу проблеманы да хәл итү юлын бәлки табар яңа башлыгыбыз. Шимбә-якшәмбе эшләүче һәм бөтен район халкы, күрше Кече Пурга удмуртлары килә торган Әгерҗедәге олы базар бигрәк шыксыз. Әгерҗегә керү юлында ук шәһәрне ямьсезләп тора. Колагыма кемнәндер яңа җитәкче базар төзергә җыена икән дигән сүзләр кергән иде. Бу планын тизрәк тормышка ашыру юлын тапсын иде.
Гайсин Энгель (Әгерҗе): Әгерҗе тимерьюлчылар шәһәре дип мактанырга яратабыз. Ә менә шул авыр хезмәт башкаручы, күп катлы йортларда яшәүче тимерьюлчыларга, ветераннарга, пенсионерларга рәхәтләнеп парланып, юынып чыгу өчен рәтле мунча да юк бит тимерьюлчылар шәһәрендә. Адәм көлкесе, әгерҗелеләр Кече Пурга мунчасына йөриләр. Валерий Макаров һәм Әгерҗе тимерьюлчыларының җитәкчесе, үзе дә шушы шәһәрдә яшәүче Александр Лапшин шәп мунча төзү турында кайгыртсыннар иде.
Нәсимә (Әгерҗе): Сайлау алды компаниясе барган чорда башка кандидатларның ышанычлы вәкилләре Макаров турында өйдән-өйгә кереп, нинди генә пычрак атмадылар... Мин аларны капка төбеннән үк куып җибәрдем. Тел белән әллә ниләр сөйләргә була. Туган район өчен шулхәтле җан атып йөрисең икән, Татарстан җитәкчелеге ышаныч күрсәткән җитәкчегә ярдәм ит, кулыңнан эш килә икән, аның командасында бул, проблемаларны хәл итү буенча тәкъдимнәреңне әйт. Һәрвакыт тырнак астыннан кер эзләп кенә катлаулы мәсьәләләр урыннан кузгалмый бит. Сайлауда Валерий Макаровның иң күп тавыш җыюына да, район башлыгы булып сайлануына да бик сөендем. Килү белән төзи башлаган Имәнлек ял итү зонасын ясауны җәен дә дәвам итсен иде. Без кыш буе күршеләребез, оныкларыбыз белән шунда рәхәтләнеп йөрдек. Каты куллы, таләпчән, гадел, әйткән сүзендә тора торган башлык булуын телим.
-
24 апрель 2018 - 13:48Казанда узачак Республика ифтары көннәре билгеле булды Россиядә иң масштаблылардан булып саналган ифтар кичәсе быел 26 һәм 27 май көннәрендә Казан теннис академиясендә узачак.
-
24 апрель 2018 - 13:44Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы Тукай туган көнгә багышлап бәйрәм уздырды Бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үткәндә Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне һәм укучыларны кунакка җыйды.
-
24 апрель 2018 - 11:33Хезмәтләрен хөрмәтләп Район Советының XXVII утырышында бер төркем хезмәт алдынгылары төрле дәрәҗәдәге бүләкләүләргә лаек булдылар.
-
24 апрель 2018 - 10:27Тимер юл хастаханәсе ябылмый Локомотив депосының Кызыл почмагында лаеклы ялдагы тимерьюлчыларның җыелышы узды. Анда күтәрелгән төп тема медицина хезмәте күрсәтүгә кагылышлы булды.
-
24 апрель 2018 - 08:38Әгерҗелеләр “Георгий тасмасы“ акциясенә кушылдылар Әгерҗе яшьләре Россия күләмендә уздырылучы “Георгий тасмасы“ акциясенә кушылдылар.
-
24 апрель 2018 - 08:01“Мир-Строй“ Кубогы Ижауга китте Боз сараенда “Мир-Строй“ төзелеш ширкәте Кубогы өчен барган ярышларда Әгерҗенең “Спутник“, Менделеев, Ижау һәм Удмуртиянең Каменное Завьялово бистәсеннән килгән яшь хоккейчылар очрашты.
-
23 апрель 2018 - 16:43Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.
-
23 апрель 2018 - 14:41Урманнарда учак һәм чүп яндыру тыела 15 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус көчәйтелгән режим кертелде.
-
23 апрель 2018 - 11:30Әгерҗедә бөек язучы исемен йөртүче урамда узган бәйрәм хөрмәтләүләргә бай булды Әгерҗедәге иң борынгы урамнарның берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында узган бәйрәм биредә яшәүчеләрне генә түгел, ә гомерләренең иң матур вакытлары шушында үткән шәһәрдәшләребезне дә җыйды.
-
23 апрель 2018 - 10:32Май бәйрәмнәре алдыннан шимбә көнне эшләячәкбез 1 Май бәйрәме уңаеннан Татарстанда яшәүчеләр дүрт көн рәттән ял итәчәк.
-
23 апрель 2018 - 09:58Җиңү бәйрәме алдыннан Әгерҗе бассейнында йөзәргә теләсәң, заявка җибәр 9 Май алдыннан “Олимп“ спорт комплексы “Җиңү бәйрәменә багышлап бассейнда “Өч буын йөзә“ дигән чара уздыра.
-
23 апрель 2018 - 09:45Районда ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм ничек күрсәтелә Әгерҗе үзәк хастаханәсенең медицина эше буенча баш табиб урынбасары Анжелика ОВЧИННИКОВА пациентларга кичектергесез һәм ашыгыч ярдәм ничек күрсәтелергә тиешлеген аңлата.
-
22 апрель 2018 - 20:36"Ак Барс" хоккей командасы ЦСКА командасын җиңде Исәп 1:0. Шулай итеп, "Ак Барс" Гагарин кубогын отып, чемпион исемен алды.
-
1 февраль 2018 - 12:48АПРЕЛЬ АЕНА НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ Көн саныИртән-ге намазКояш чыгаЗәүвәлИкен-де нама-зыАхшам намазыЯстү намазыҺиҗ-ри буен-ча104:1506:2011:4015:0217:0018:4412Җөмәдәл-ахыр204:1306:1811:4015:0417:03...
-
27 гыйнвар 2017 - 12:45Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.
-
13 октябрь 2016 - 08:20
-
21 апрель 2018 - 12:53Әгерҗенең Толстой урамында Урам бәйрәме узды Бүген Әгерҗенең иң борынгы урамнарының берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында бәйрәм узды. Урам бәйрәмен оештыручы район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләренең әлеге чара өчен нәкъ менә бу урамны сайлаулары очраклы түгел. Чөнки 2018 - Татарстанда Лев Толстой елы.
-
23 апрель 2018 - 11:30Әгерҗедә бөек язучы исемен йөртүче урамда узган бәйрәм хөрмәтләүләргә бай булды Әгерҗедәге иң борынгы урамнарның берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында узган бәйрәм биредә яшәүчеләрне генә түгел, ә гомерләренең иң матур вакытлары шушында үткән шәһәрдәшләребезне дә җыйды.
-
22 апрель 2018 - 12:05Көчек мәктәбе укытучысы алтын юбилеен бәйрәм итә Милләтебезнең күренекле мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхретдинов: «Бу дөньяда укытучы һөнәреннән дә өстен һөнәр юктыр», – дип язып калдырган. Чыннан да, нинди генә заманалар булмасын, укытучыга карата укучылары күңелендә яшәгән зур ихтирам һәм ихлас рәхмәт хисләре гомерлек.
-
22 апрель 2018 - 13:44Җиңү бәйрәме алдыннан Әгерҗе бассейнында буыннар ярышы була 9 Май алдыннан “Олимп“ спорт комплексы “Җиңү бәйрәменә багышлап бассейнда өч буын йөзә“ дигән чара уздыра.
-
22 апрель 2018 - 09:36Алдагы атнада авылларда вакытлыча утны өзәләр Сишәмбе, чәршәмбе берничә авылда вакытлыча утны өзәләр.
-
21 апрель 2018 - 08:24Бүген – җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары, депутатлар! Язның иң матур вакытында уздырылучы һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз.
-
22 апрель 2018 - 20:36"Ак Барс" хоккей командасы ЦСКА командасын җиңде Исәп 1:0. Шулай итеп, "Ак Барс" Гагарин кубогын отып, чемпион исемен алды.
-
21 апрель 2018 - 13:46Әгерҗе зиратында өмәләр уза Ике атна рәттән Әгерҗенең иске татар зиратында өмәләр узды.