Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Яңа бинада – яңа җитәкче

Яңа ел алды көннәре прокуратура хезмәткәрләре өчен шатлыклы мизгелләргә бай булды. Алар күптән көткән өй туена ТР прокуроры Кафил Әмиров яңа җитәкче дә алып килде. Закон сагында торучылар яңа бинага яңа прокурор белән аяк атладылар. Шәһәребезнең Гоголь урамында тимер юл узелы хастаханәсе белән "Энергосбыт" предприятиесе арасындагы буш урында бик тиз...

Яңа ел алды көннәре прокуратура хезмәткәрләре өчен шатлыклы мизгелләргә бай булды. Алар күптән көткән өй туена ТР прокуроры Кафил Әмиров яңа җитәкче дә алып килде. Закон сагында торучылар яңа бинага яңа прокурор белән аяк атладылар.
Шәһәребезнең Гоголь урамында тимер юл узелы хастаханәсе белән "Энергосбыт" предприятиесе арасындагы буш урында бик тиз калкып чыккан бу бина Әгерҗегә тагын бер ямь өстәде.
Прокуратура хезмәткәрләренең шатлыгын уртаклашырга Татарстанның баш прокуроры Кафил Әмиров, 13 ел районыбызда прокурор булып эшләгән, хәзер Бөгелмә районы прокуратурасын җитәкләүче Валерий Кузьмин да килгән иде. "Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов январь аенда гына сезнең районда яңа бина төзергә 20 миллион сум акча биргән иде. Менә ел ахырына шундый мәһабәт бина калкып чыккан. Бу - республикабызда 27нче яңа прокуратура бинасы. Төзүчеләргә рәхмәтебез чиксез зур. Бүгенге тантананың истәлеге итеп, әлеге бинаны тиз арада сафка бастыруга зур хезмәт куйган "Агрызтрансстрой" ширкәте директоры Рамил Мифтаховка исемле сәгатемне бүләк итәм", - диде Кафил Фәхразиевич. Прокурор сәгатенә әлеге ширкәтнең баш инженеры Фирдәвес Акатов та лаек булды. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров, бу бинаны төзүдә катнашкан төзүчеләргә рәхмәт әйтеп, Рөстәм Насыйров, Ринат Сафиуллин, Виктор Екимов, Александр Шәрәфиев, Александр Кондаковка бүләкләр тапшырды.
Кафил Әмиров тантанада катнашучыларны яңа прокурор белән дә таныштырды. Ул, Сергей Парамоновка прокурор портфелен бүләк иткәч, бинага керү юлындагы кызыл тасманы кистеләр. Кунаклар яңа бинаның матурлыгына, хезмәткәрләр өчен уңай шартлар тудырылуына сокланып карап йөрделәр.
Аннан соң район хакимиятендә предприятие, учреждение җитәкчеләрен яңа прокурор белән таныштырдылар. Кафил Әмиров иң элек Әгерҗе районының соңгы елларда үсүен, матураюын билгеләп үтте. "Элек Әгерҗе соры гына шәһәр иде. Шулай булса да, ул - балачактан ук күңелемә якын район. Чөнки мин үзем дә - сезнең күршедәге Әлнәш районы Гөлширмә авылыннан. Кичкетаң төбәгендәге авылларда дусларым, танышларым да күп иде. Бүгенге тантанага да атлыгып килдем. Әгерҗедәге хезмәттәшләремнең дә, ниһаять, яңа бинага күчүенә бик сөендем. Яңа прокурорыгыз Сергей Геннадьевич белән дә уртак тел табып, законнарны төгәл үтәп, намуслы хезмәт итәрсез дип ышанам", - диде баш прокурор. Сергей Парамонов җавап сүзендә бу зур ышанычны аклау өчен белемен дә, көчен дә кызганмаячагын әйтте. Кафил Әмиров озак еллар Әгерҗедә эшләгән Валерий Кузьминга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Валерий Викторовичның да бергә эшләгән әгерҗелеләргә әйтер сүзе бар иде. "Хезмәттәшләремнең яңа бинага күчүенә ихластан сөендем. 13 ел бергә эшләгән эчке эшләр бүлеге, район суды хезмәткәрләренә, башка җитәкчеләргә рәхмәтем зур. Әгерҗе районы минем өчен зур тормыш һәм хезмәт мәктәбе булды", - диде ул.
Шулай итеп, Әгерҗе прокуратурасы 2013 елны яңа бинада, яңа прокурор белән каршылый. Хәерле сәгатьтә булсын!
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев