Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Яңа ел каникуллары имин узды

Ун көнгә сузылган Яңа ел каникуллары да артта калды. 2013 елның беренче эш атнасын башладык. Бу озын ялларда күпләребез рәхәтләнеп ял иткәндә кайбер хезмәткәрләр эш урынында булдылар: безнең тынычлыгыбызны сакладылар, юлларда куркынычсызлыкны тәэмин иттеләр, сәламәтлегебез сагында тордылар, ялыбызны файдалы, кызыклы итү турында кайгырттылар. Әйдәгез, әлеге хезмәтләр җитәкчеләре белән Яңа ел...

Ун көнгә сузылган Яңа ел каникуллары да артта калды. 2013 елның беренче эш атнасын башладык. Бу озын ялларда күпләребез рәхәтләнеп ял иткәндә кайбер хезмәткәрләр эш урынында булдылар: безнең тынычлыгыбызны сакладылар, юлларда куркынычсызлыкны тәэмин иттеләр, сәламәтлегебез сагында тордылар, ялыбызны файдалы, кызыклы итү турында кайгырттылар. Әйдәгез, әлеге хезмәтләр җитәкчеләре белән Яңа ел каникулларына йомгак ясыйк.
Декабрь урталарындагы салкын көннәрдән соң Яңа ел алдыннан һава торышының җылынуы күпләребез өчен шатлык булды. Озын ялларда көннәр бигрәк матур, җылы торды. Балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә саф һавада йөрергә табигать кочагына ашкынды.
Илшат ГАЙНЕТДИНОВ - спорт һәм туризм бүлеге начальнигы: "Соңгы вакытта райондашларның сәламәт яшәү рәвешен сайлавы, спорт белән дуслашуы бик тә сөендерә. Бу ялларда да халык, телевизор һәм компьютерлардан аерылып, табигать кочагына агылды. Прокат пунктларында чаңгы һәм тимераяк алу өчен чиратлар тезелде. Калинин урамындагы прокат пунктыннан иртәдән кичкә кадәр халык чаңгылар алды. Күпләрнең гаиләләре, кунаклары белән чаңгы юлларына чыгуын күреп күңел шатланды. Әгерҗе халкы "Имәнлек" ял итү зонасын бик тиз үз итте. Биредән хәзер кичкә кадәр халык өзелми. Чаңгыда йөриләр, чана шуалар, табигать матурлыгына сокланып җәяү йөрүчеләр дә күп монда. Шунысына да игътибар иттем: әлеге зонада йөргәндә таныш булмаган кешеләр дә бер-берсенә сәлам бирәләр, елмаеп Яңа ел белән котлыйлар. Ял итү зонасындагы агачларга укучылар ясаган бик күп җимлекләр эленгән иде. Бик күпләр, әлеге җимлекләргә көн саен ашау салып, канатлы дусларыбызны сыйлыйлар. Шәһәребез стадионыннан да халык өзелмәде. Бирегә чакырып көнозын музыка уйнап тора. Балалар әти-әниләре, әби-бабайлары белән таудан чана шуарга киләләр. Шугалактан да яшьләр өзелми, тренажер залында да халык кайный.
Боз сарае территориясендә каникул көннәрендә хәтта машина куярга да урын юк иде. Шәһәр халкы гына түгел, кунакка килүчеләр дә бик рәхәтләнеп шөгыльләнде биредә.
Кыскасы, Яңа ел каникулларында әгерҗелеләр бик рәхәтләнеп ял иттеләр, сәламәтлекләрен ныгыттылар. Шәһәребездәге спорт корылмалары, ял итү зонасы сезнең өчен һәрчак ачык, рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар!".

Анастасия ХАЛИКОВА - эчке эшләр бүлекчәсе штабы начальнигы: "Гадәттәгечә, без бәйрәм көннәрендә көчәйтелгән режимда эшләдек. Халык күп йөри торган урыннарга рейдлар оештырдык. Авыр җинаятьләр булмады. Шулай да өч урлашу һәм бер автомобильне урлап китү очрагы теркәлде. Бәйрәмнәрдә эчкән хәлдә гаиләдә гауга чыгаручыларны тынычландырырга туры килде. Полиция хезмәткәрләрен юк-бар өчен дә чакырып, хезмәткәрләребезнең кыйммәтле вакытын алучылар белән дә очрашырга туры килә. Шуңа күрә полициягә шалтыратканчы ныклап уйлагыз: бәлки нәкъ шул вакытта хезмәткәрләребезгә зур җинаять булган урынга чыгып китәргә кирәк булгандыр".

Олег КАПИЛОВ - ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы: "Без 22 декабрьдән үк көчәйтелгән режимда эшли башладык. Бу көннән "Игътибар: балалар!" акциясе старт алган иде. Бигрәк тә, 12 яшькә кадәр балаларны махсус креслода йөртүгә игътибар бирдек. Шунысы сөенечле, каникулларда балалар арасында юл-транспорт фаҗигасенә юлыгучылар булмады. Гомумән, озын ялларда аварияләрдә зыян күрүчеләр юк. Машиналарына механик зыян килү очрагы гына теркәлде. Бәйрәмнәрдә "салган" килеш руль артына утыручыларның да аз булуы сөенечле: 6 очрак кына теркәлде.
2013 елда юлларыбыз имин булсын, юлга чыккан һәркем якыннары янына исән-имин кайтып җитсен иде дигән теләктә калабыз".

Гөлфия СИМАКОВА - ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлегенең өлкән шәфкать туташы: "Яңа ел төнендә һәм 1 январьда халыкка ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү буенча Әгерҗедә - 3, Красный борда 1 бригада эшләде. 2 январьдан Әгерҗедәге бригадалар саны 2гә калдырылды. Бригадалар саны киметелсә дә, быел өйгә чакыручылар саны узган елдагыдан да күбрәк булды: узган ел Яңа ел каникулларында хезмәткәрләребез 300гә якын чакыруны кабул иткән булсалар, быел 8 көн эчендә 320 чакыру теркәлде. Чакырулар гадәти көннәрдәге кебек үк: күпчелеге кан басымы күтәрелүгә, салкын тиюгә кагылышлы. Соңгы көннәрдә ОРВИ белән авыручылар саны аеруча күбәеп китте. Тән җәрәхәтләре алучылар, аракы эчеп агуланучылар юк. Тулаем алганда, бәйрәмнәр тыныч узды".

Галина СУХОВА - хастаханәнең бала тудыру бүлеге мөдире: "2013 ел безнең бүлек өчен аеруча уңышлы башланып китте: башкалар ял иткән 8 көн эчендә 11 сабыйны кабул итәргә өлгердек. Шуларның 5се - кыз, 6сы - малай. Әгерҗедән Гөлназ Насыйбуллина, Ирина Гадершина, Кече Пургадан Анна Егорова 4 килодан артык авырлыктагы уллар тудырдылар. Бүгенге көндә сабыйлар да, аларның әниләре дә үзләрен яхшы хис итәләр. Инде күпчелеген өйләренә озаттык".

Рәшид МАСТИКАЕВ - янгын сүндерү бүлеге начальнигы: "Яңа ел каникуллары вакытында хезмәткәрләргә оператив төстә ике авылда янгын сүндерүдә катнашырга туры килде. Мәдьяр авылында сарайда чыккан янгын нәтиҗәсендә каралты-кура янып бетте, йортка зыян килде. Красный борда да балыкчылар яши торган җәйге йорт кара күмергә әйләнде. Красный бор, Исәнбай авылларыннан янгын сүндерүчеләрнең үзвакытында килеп җитүе һәм үз-үзләрен аямый көрәшүләре нәтиҗәсендә ялкын телләре башка хуҗалыкларга таралмады.
Бу көннәрдә коткаручыларга 7 тапкыр башка мөрәҗәгатьләр буенча да чыгарга туры килде. Гомумән алганда, бу яллар тыныч узды дип әйтә алам. Елан елы да имин, хәвеф-хәтәрсез булсын иде".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев