Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Яңа елда безне нинди чаралар көтә

Зәңгәр Ат елына аяк басарга да ун көн генә калып бара. Хәзер һәркайда Яңа ел бәйрәменә зур әзерлек эшләре башланды. Шәһәребездә һәм авылларда нинди бәйрәм чаралары көтелә? Әйдәгез, бергәләп Әгерҗедә булачак чаралар буйлап сәяхәт итеп кайтыйк әле. Син тагын да матуррак бизәлгәнсең, Әгерҗем Яңа ел алдыннан шәһәр-авылларыбызны һәрберебез, кунаклар да...

Зәңгәр Ат елына аяк басарга да ун көн генә калып бара. Хәзер һәркайда Яңа ел бәйрәменә зур әзерлек эшләре башланды. Шәһәребездә һәм авылларда нинди бәйрәм чаралары көтелә? Әйдәгез, бергәләп Әгерҗедә булачак чаралар буйлап сәяхәт итеп кайтыйк әле.

Син тагын да матуррак бизәлгәнсең, Әгерҗем

Яңа ел алдыннан шәһәр-авылларыбызны һәрберебез, кунаклар да сокланырлык бизәү матур традициягә әйләнде. Шул уңайдан районда иң матур бизәлешкә бәйге игълан ителде. Аңа 28 декабрьдә махсус комиссия түбәндәге номинацияләр буенча йомгак ясаячак: "Иң яхшы бюджет оешмасы", "Иң яхшы авыл җирлеге", "Иң яхшы предприятие",

Әйлән-бәйлән

Балалар өчен чыршы бәйрәмнәре бу якшәмбедә үк башлана.
22 декабрьдә сәгать 10да район Мәдәният сараенда ишле гаиләләрдәге балалар өчен чыршы бәйрәмен "РИТЭК" нефть компаниясе оештыра.
25 декабрьдә сәгать 11дә 3нче шәһәр мәктәбендә Кыш бабай белән Кар кызы чыршы янына кунакка ятим һәм авыр гаиләләрдәге балаларны чакыралар. Бу көнне районыбыздан иң актив, сәләтле 28 укучыга Казанда Президент Чыршы бәйрәмендә катнашу бәхете елмаячак.
26 декабрьдә сәгать 11дә 3нче мәктәп базасында районыбызның иң сәләтле, актив балаларын чыршы янында район башлыгы Валерий Макаров котлый.
27 декабрьдә сәгать 11дә элекке "Авангард" кинотеатры бинасында әле күптән түгел генә ачылган Яшьләр үзәгендә беренче тапкыр Чыршы бәйрәме үткәрелә. Биредә инвалид балалар Кыш бабай белән бергәләп күңел ачачаклар.
Бәйрәм алды көннәрендә "Ровесник" Яшүсмерләр клубына йөрүче укучылар, йөри алмаган инвалид балаларның өйләренә барып, Чыршы бәйрәме оештырачаклар.

Яңа ел кичендә

31 декабрьдә кичен узып баручы Елан елын гаиләләрегез, дусларыгыз белән бергәләп озату, күңел ачу өчен мәдәният учакларына килегез. Бу кичне авыл Мәдәният йортларында сезне Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп күңел ачулар көтә. Әгерҗедә кичке сәгать 4тә балалар өчен Мәдәният сараенда Яңа ел тамашасы.
Кичке сәгать 8дә шәһәрдәшләрне һәм кунакларны Мәдәният сараенда Яңа ел маҗаралары көтә.
Кремль курантлары төнге 12не суккач, шампан шәраблары ачып, мул табын артында Яңа елның традицион оливье салаты һәм пилмән белән сыйлангач, җем-җем иткән утлары белән балкып торучы шәһәребез урамнары буйлап әйләнеп кайтырга, Мәдәният сарае каршындагы мәһабәт чыршы тирәсендә шәһәрдәшләр белән очрашырга чакырабыз. Мәйданда яңгырап торган дәртле музыка астында бергәләп биеп, күңел ачарга килми калмагыз. Төп чыршы - әгерҗелеләрнең, кунакларның Яңа ел төнендә традицион очрашу урыны ул.

Таулар, шугалаклар сезне көтә

Шәһәр башкарма комитеты һәм төзекләндерү бүлеге бу көннәрдә Әгерҗедә өч урында балалар өчен таулар ясау белән мәшгуль.
Балаларга да, балачагын искә төшерергә теләүче зурларга да менә кайларда рәхәтләнеп тауда шуарга мөмкин булачак:
- балалар сәнгать мәктәбе артында;
- янгын часте ишегалдында;
- Заводская урамында.
Ә стадионда тимераякта шуарга яратучылар өчен шугалак эшләячәк. Тимераякларны прокатка да алырга була.
"Имәнлек" ял итү зонасында чаңгыда шуарга яратучылар өчен чаңгыларны прокатка да бирәләр.
Менә шулай, чыршы бәйрәмнәрендә катнашып, тауларда, шугалакларда шуып, кышкы урманның саф һавасын сулап, чаңгыларда йөреп, якыннарыбыз, дусларыбыз белән аралашып, сигез көнгә сузылачак озын ялларны сизми дә калырбыз әле.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев