Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Яңа кибеткә рәхим итегез!

    Октябрьская, Ометов урамнарында яшәүчеләр өчен ул тирәдә кибетләрнең аз булуы бераз кыенлык тудыра иде. Әмма авырлыкларга нокта куелды. Әнә, Ометов урамында дүшәмбе көн ачылган яңа кибеттә җаның теләгән бөтен әйбер бар. Эшмәкәр Раушания-Мансур Галиевларның бу беренче кибетләре генә түгел. Берничә ел элек алар, Гагарин урамында "Мясная лавка" кибете ачып, әгерҗелеләрне...

    Октябрьская, Ометов урамнарында яшәүчеләр өчен ул тирәдә кибетләрнең аз булуы бераз кыенлык тудыра иде. Әмма авырлыкларга нокта куелды. Әнә, Ометов урамында дүшәмбе көн ачылган яңа кибеттә җаның теләгән бөтен әйбер бар.
    Эшмәкәр Раушания-Мансур Галиевларның бу беренче кибетләре генә түгел. Берничә ел элек алар, Гагарин урамында "Мясная лавка" кибете ачып, әгерҗелеләрне сөендергәннәр иде. Хәзер менә тагын яңа кибетләре сафка басты. Аны ачу тантанасына "Әгерҗе шәһәре" башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Абдуллин, территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Лилия Молчанова килгәннәр иде. "Бу төбәктә якын киләчәктә 3 катлы яңа йортлар төзеләчәк. Димәк, аларда яшәүчеләр дә тиздән сезнең сатып алучылар булачак. Кибетегезнең тышкы ягы кебек эче дә матур, бай, сатып алучыларыгыз күп булсын", - диде Заһир Кәрим улы.
    "Без бу кибетебезнең дә гөрләп эшләячәгенә ышанабыз һәм шуңа тырышачакбыз да", - диде кибет хуҗабикәсе Раушания ханым. Бу көнне ул, бүләк тапшырып, 5 яшьлек инвалид кыз Валерия Макарова белән аның әбисе Светлана Александровнаны да сөендерде.
    Кибет ачылган минутларда ук халык биредәге бәяләрнең бераз түбәнрәк булуын әйтте. "Өйдә яшь бала булгач ерак кибетләргә еш бара алмыйбыз. Бу - безгә бик кирәкле кибет. Рәхмәт аның хуҗаларына! Әле менә җиләк-җимеш, тәм-томнар алып кайтам", - диде Октябрьская урамында яшәүче Гөлнара Хуҗахмәтова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: