Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Язгы ярминкәләр башланды

Шәһәр халкының көзге ярминкәләрдә кышка туплаган ит, бәрәңге, кәбестә, кишер запасы бетеп киләдер инде. Аннан соң, хәзер күпләргә орлыклык бәрәңге дә, бакчасына тирес тә кирәк. Узган шимбәдә язның беренче ярминкәсендә боларның барысын да арзанрак хакка сатып алырга була иде. Көн салкынча, җилле булу ярминкәнең ямен бераз алса да, халык шәһәр...

Шәһәр халкының көзге ярминкәләрдә кышка туплаган ит, бәрәңге, кәбестә, кишер запасы бетеп киләдер инде. Аннан соң, хәзер күпләргә орлыклык бәрәңге дә, бакчасына тирес тә кирәк. Узган шимбәдә язның беренче ярминкәсендә боларның барысын да арзанрак хакка сатып алырга була иде.

Көн салкынча, җилле булу ярминкәнең ямен бераз алса да, халык шәһәр үзәгендәге мәйданда оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләреннән канәгать калды. Бигрәк тә ит сатучылар күп һәм бәяләр дә базардагыдан арзанрак: сыер ите 190-200, дуңгызныкы 180 сум иде. Халык бигрәк тә "Ак Барс - Әгерҗе" агрофирмасының дуңгыз итен һәм бәрәңгесен яратып алды. Алар 4 тоннага якын азык һәм орлыклык бәрәңге алып килгәннәр һәм төрле сортлы икенче икмәкне 7 сумнан саттылар. "Кышка алардан Уразай кырларында үскән 5 капчык бәрәңге алган идек. Бозылмады да, яратып ашадык. Менә быел бакчабызга агрофирма бәрәңгесен утыртып карарга булдык. Орлык бәрәңгесенең бәясе дә пенсионер кесәсенә яраклы, рәхмәт аларга", - ди Әгерҗедән Назыйм ага Галиев.
"Агрохимсервис" предприятиесе дә ярминкәләрдә елның-елында актив катнаша. Бу юлы да аларның сату машинасы товарга бай иде. "Халык бодайны бик тиз алып бетерде. Кәбестә, кишергә дә сорау бар", - ди сатучы Гөлнара Закирова.
Тирсә җирлеге Советы хезмәткәрләре башлыклары Ләйсирә Нәфыйкова җитәкчелегендә бер генә ярминкәдән дә калмыйлар. Бу юлы да аларның шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән кишер, чөгендер, тозлаган кыяр, помидор, йомырка, сөт ризыкларын шәһәр халкы яратып алды.
... Кемгә ничектер, язгы ярминкәгә бәйрәм рухы җитмәгән кебек тоелды. Көне дә салкын, кояшсыз. Халыкны ярминкә мәйданына чакырып торырга, сатучыларны да, сатып алучыларны да һичьюгы дәртләндереп торырга күңелле татар җыры җитмәде. "Пятерка" сәүдә үзәгеннән ишетелеп торган чит ил музыкасы безнеке түгел бит инде. Күңел барыбер татар моңын көтә.
4 майда үтәчәк ярминкәдә шәһәребез кафеларында җитештерелгән тәм-томнарны да, борыннарны ярып керердәй шашлык исен дә иснисе, авыз итеп карыйсы килә...
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев