Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Язмышлары – тимер юлларда

Бу көннәрдә 150 еллык юбилеен бәйрәм иткән Горький тимер юлындагы 378 станция арасында Әгерҗе станциясе иң зурлардан санала. Әгерҗе тимер юл узелында 3500дән артык кеше эшләве генә дә туган төбәгебезнең тимерьюлчылар шәһәре икәнлеге турында сөйли. Шуңа күрә тимерьюлчыларның һөнәри бәйрәме елның-елында шәһәр бәйрәменә әверелә. Бәйрәм рухы Россия тимер юлларының -...

Бу көннәрдә 150 еллык юбилеен бәйрәм иткән Горький тимер юлындагы 378 станция арасында Әгерҗе станциясе иң зурлардан санала. Әгерҗе тимер юл узелында 3500дән артык кеше эшләве генә дә туган төбәгебезнең тимерьюлчылар шәһәре икәнлеге турында сөйли. Шуңа күрә тимерьюлчыларның һөнәри бәйрәме елның-елында шәһәр бәйрәменә әверелә.
Бәйрәм рухы Россия тимер юлларының - 175, Горький тимер юлының 150 еллыклары уңаеннан юлга чыккан юбилей поездын 29 июльдә Әгерҗе вокзалында каршылаудан башланган иде. Ә узган шимбәдә бәйрәм шәһәр үзәгендәге мәйданга күчте.
"Әгерҗедә һәр гаилә диярлек тимер юллар белән бәйле. Тимер юлдан башка шәһәребезне күз алдына да китерә алмыйбыз. Әгерҗенең үсүендә, халыкның тормыш-көнкүреше яхшыруында тимер юллар ифрат зур роль уйный. Шәһәребездәге тимер юл предприятиеләре - район казнасына иң күп салым кертүчеләр, иң югары хезмәт хакы да нәкъ менә аларда. Киләчәктә дә тимер юл предприятиеләренең чәчәк атуын телим. Ә без корыч магистральләрендә эшләүчеләргә һәм аларның балаларына шәһәрдә яшәү, белем алу, спорт белән шөгыльләнү, ялларын файдалы итеп үткәрү өчен кулдан килгәнчә уңайлыклар тудырырга тырышырбыз", - диде район башлыгы Фәрит Габбасов бәйрәм тантанасын ачканда.
Фәрит Гарифович Тарих һәм мәдәни мирас елы уңаеннан районыбызның мәдәни тормышында активлыклары белән аерылып торган якташларыбызга - шагыйрь Чыңгыз Мусин, "Бубыйлылар мирасы" оешмасы директоры Раиф Гәрәев, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Хафизовага бүләкләр дә тапшырды. Район җитәкчесе күптән түгел Президент Указы нигезендә "Ана даны" медале белән бүләкләнгән Любовь Мерзлякова белән "ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек булган Фәнис Арслановны да җылы тәбрикләде.
Бәйрәмдә иң зур хөрмәт, әлбәттә, хезмәтләре белән абруй казанган тимерьюлчыларга булды. Әгерҗе тимерьюлчыларын котларга килгән Горький тимер юлы начальнигының Ижау регионы буенча урынбасары Александр Лапшин фидакарь хезмәтләре өчен корыч магистраль хезмәткәрләренә олы ихтирам хисләрен һәм рәхмәтен җиткерде. "Тимерьюлчылар авырлык килгәндә бердәм булуларын һәм гомерләренә куркыныч янаганда да үзләре турында уйламыйча, хезмәтләрен намус белән башкаруларын узган ел Пугачеводагы шартлаулар вакытында да ачык күрсәттеләр. Күптән түгел Краснодар краенда су басудан зыян күргәннәргә ярдәм итәргә дигән чакыруга да беренчеләрдән булып кушылдылар. Ижау регионы буенча гына да барлыгы бер миллион сумнан артык акча җыеп, бәлага юлыгучыларга җибәрдек. Горький тимер юлы Россия тимер юллары тармагында иң алдынгы урыннарда бара икән, монда Әгерҗе тимерьюлчыларының да хезмәте зур. Ә бу җиңүләрдә тимерьюлчы ир-егетләрнең хатыннары һәм әниләренең дә өлеше бар. Бик тә җаваплы хезмәт башкаручы якыннарыгызны сабыр гына көтеп, аларга ял итү өчен шартлар тудыруыгыз өчен мең рәхмәт! Сездән башка без мондый уңышларга ирешә алмас идек", - дип олы ихтирамын җиткерде ул.
Бәйрәм истәлекле мизгелләргә бай булды. Намуслы хезмәтләре өчен дистәләгән тимерьючылар Александр Аркадьевич кулыннан бүләк алганда хатыннары, әниләре, балалары алар белән горурланып утырганнардыр. Мактау грамоталарына, мактаулы исемнәргә, билгеләргә, Рәхмәт хатларына лаек булган тимерьюлчылар исемлеге белән газетаның бу санында таныша аласыз. Моннан тыш, Әгерҗе юллар дистанциясенең күперләр участогы мастеры Василий Зубков, Ижау сигналлаштыру дистанциясе ветераны Сергей Дериглазов тимер юллар начальнигының исемле сәгате белән бүләкләнделәр. Станциянең поездлар төзүчесе Павел Коньков, баш инженер Валерий Ахтиманкин, 109нчы ПМСның сигнал бирүчесе Ирина Акбашева, вагон депосы шоферы Ленар Шәйхетдинов, торгызу поезды шоферы Флүр Камалетдинов, Ижау сигналлаштыру дистанциясе электр механигы Александр Красноперовка Горький тимер юл начальнигының Рәхмәте белдерелде. Вагон депосы ветераны Лидия Ваһапова, локомотив депосы өлкән мастеры Александр Кардашка тимер юл начальнигының кыйммәтле бүләге тапшырылды.
Нәселләре белән тимер юлда эшләүче хезмәт династияләре адресына да иң җылы сүзләр яңгырады бәйрәмдә. Мәсәлән, Парыгиннар - Лапшиннар - Чуршиннарның тимер юлдагы гомуми стажы 601 елга җиткән. Смолиннар - Буянкиннар - Максимовлар - Дериглазовлар - Гарифуллиннарның - 447, Шадриннар - Шаминнар - Миряевларның - 258, Сальниковларның 259 ел. Ата-бабаларының хезмәтен оныкчыклары дәвам итү белән ничек горурланмыйсың инде?!
Бәйрәмдә "Чәчәк атучы район" акциясенең беренче этабында җиңүчеләр дә билгеле булды. Шунысы сөенечле, тирә-юнебезгә ямь өстәп, чәчәкләр үстерергә яратучы гаиләләр елдан-ел арта бара. Әлеге бәйге игълан ителгәч, район сайтына берсеннән-берсе матур бизәлгән ишегалларын, бакчаларны сурәтләгән 460 фотография килгән. "Минем яшел хуҗалыгым" номинациясендә Чехов урамыннан Надежда Поносова, Восточнаядан Елена Япаева, Кунгуров урамыннан Диләрә Маликова, Молодежнаядан Дамира Галләмова, Кунгуров урамынна Әлфия Хисаметдинова җиңүчеләр булдылар. "Иң яхшы архитектура бизәлеше" номинациясендә Восточная урамыннан Екатерина Ибәтуллина, Лилия Әхмәтзакирова хуҗалыклары иң яхшылары дип танылды. "Иң матур урам" номинациясендә чәчәкләр үстерергә яратучы Восточная урамында яшәүчеләр җиңүче исемен яулады. "Чәчәк атучы район" акциясе дәвам итә. Сайтка авыллардан җибәрелгән фотосурәтләр буенча җиңүчеләр соңрак билгеле булачак.
Бәйрәм, әнә шулай, күңелле мизгелләр белән озак дәвам итте. Шәһәребезнең сәхнә осталары, Иҗау артистлары чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Халык рәхәтләнеп күңел ачып, аш-су осталары әзерләгән тәмле ризыклар белән сыйланып бәйрәм итте. Ә балалар өчен мәйданда нинди генә аттракционнар юк иде...
Кичен халык, тагын мәйданга җыелып, Ижау артистларына кушылып җырлап-биеп күңел ачты, гаҗәеп матур бәйрәм салютын карап хозурланды. Шәһәребез елдан-ел төзекләнеп матурайганда, тимерьюлчылар яңа хезмәт җиңүләре яулаганда бәйрәмнәр дә, әнә шулай, күңелле үтә бездә. Ә киләсе елга туган Әгерҗебезнең 75 еллык юбилеен һәр тармакта лаеклы каршылау өчен бүгеннән үк изге, матур эшләргә старт бирелде.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев