Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Ярдәм кемнәргә күрсәтелә?

Пугачеводагы шартлаулардан соң матди ярдәм күрсәтүгә кагылышлы ыгы-зыгылар инде икенче аен дәвам итә. Хәзер халык район хакимияте бинасын "штурмлый". Халык арасында "рухи зыян өчен дә компенсация түләнә икән" дигән имеш-мимешләр дә таралды. Шул уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан ИВАНОВ шәһәр халкын тагын бер кат кисәтә: - "РФ Хөкүмәтенең...

Пугачеводагы шартлаулардан соң матди ярдәм күрсәтүгә кагылышлы ыгы-зыгылар инде икенче аен дәвам итә. Хәзер халык район хакимияте бинасын "штурмлый". Халык арасында "рухи зыян өчен дә компенсация түләнә икән" дигән имеш-мимешләр дә таралды. Шул уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан ИВАНОВ шәһәр халкын тагын бер кат кисәтә:
- "РФ Хөкүмәтенең резерв фондыннан көтелмәгән хәлләрне кисәтү һәм һәлакәтләрнең нәтиҗәләрен бетерүгә бюджет акчаларын бүлү турындагы мәсьәләне карар өчен документлар рәсмиләштерү буенча методик күрсәтмәләр" дип аталган документ бар. Шуның нигезендә бер тапкыр матди ярдәм алучылар исемлегенә гадәттән тыш хәл булган вакытка торак бинада теркәлеп, даими шунда яшәгән барлык гражданнар (шул исәптән, балалар) да кертелә.
Тагын бер кат ассызыклау урынлы булыр: әлеге матди ярдәм зыян килгән шәхси торак бинаны торгызу өчен генә түләнә. Матди ярдәм кешегә бары тик бер генә тапкыр һәм бары тик даими теркәлгән адрес буенча гына күрсәтелә.
Гариза бирүченең шул адрес буенча теркәлгән яисә яшәүчеләрнең шәхесләрен раслаучы документлар пакеты булырга тиеш. Шулай ук тикшерү актлары, фотоматериаллар, төзелеш материаллары сатып алу турында килешү кебек йортка зыян килгәнне раслаучы документларның да булуы шарт.
Әлеге документлар нигезендә матди ярдәм күрсәтү турындагы карар РФ Хөкүмәте дәрәҗәсендә карала. Акча бүленү турындагы карар кабул ителгәнче банкта счет ачу кирәк түгел.
Хакимият органнары тарафыннан рухи зыян өчен компенсация түләү каралмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев