Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Яшьлек хыялы тормышка ашты

Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаганда ук аның кайчан да булса үз эшен ачу хыялы була. Фармацевт-провизор Эльвира Кадыйрованың, ниһаять, бу олы хыялы тормышка аша. Аның хәзер районда өч шәхси аптекасы бар. Шуларның берсе 8 Март бәйрәменә әгерҗелеләргә һәм пассажирларга бүләк буларак, бәйрәм алдыннан Әгерҗе вокзалында ачылды. Эшмәкәр ханымның шатлыгын уртаклашырга...

Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаганда ук аның кайчан да булса үз эшен ачу хыялы була. Фармацевт-провизор Эльвира Кадыйрованың, ниһаять, бу олы хыялы тормышка аша. Аның хәзер районда өч шәхси аптекасы бар. Шуларның берсе 8 Март бәйрәменә әгерҗелеләргә һәм пассажирларга бүләк буларак, бәйрәм алдыннан Әгерҗе вокзалында ачылды.
Эшмәкәр ханымның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Фәрит Габбасов, башкарма комитет җитәкчесе Фәнис Нуриев та килгәннәр иде. "Шәһәребезнең бу төбәгендә яшәүчеләр белән очрашканда күпләр әлеге микрорайонда аптека юклыгына зарлана иде. Ниһаять, халыкның бу гозере үтәлде дип сөенеп килдем бирегә. Халык сорауларына һәрчак игътибарлы булып, шәхси бизнесыгызның аларга да, үзегезгә дә бары тик файда китерүен телим", диде Фәрит Гарифович. Вокзал начальнигы Евгений Бареков та вокзал бинасында кыю, тәвәккәл эшмәкәрнең аптека ачуын бик тә теләгән иде. Пассажирларга бөтен уңайлыклар булган бу мәһабәт бинада аптека бик тә кирәк иде, әлбәттә.
Район үзәк хастаханәсендә провизор булып эшли башлаган Эльвира Илсуровнага райпоның ул чактагы директоры Наилә Нурмиева шәһәрдә һәм авылларда аптека ачуда ярдәм итүен сорый. Яшь белгеч тәвәккәлләп шушы җаваплы эшкә алына. "Аптека ачу бик катлаулы һәм озакка сузыла торган эш. Районда фармацевтлар табу да кыен. Шулай булса да без Әгерҗедә, Тирсә, Кырынды, Красный борда аптека ачуга ирешә алдык. Менә шул чакта мин Наилә Фатыйховна ярдәме белән бу эштә шактый тәҗрибә тупладым", ди Эльвира.
Аптекалар ачуда беренче чыныгу алган белгеч узган ел шәхси эшен ачарга дигән ныклы карарга килә. Аңа бу хыялын тормышка ашырырга мәшгүльлек үзәге белгечләре дә ярдәм итәләр. "Үзмәшгүльлек программасы - шәхси эшен ачарга теләүчеләргә менә дигән ярдәм ул. Тирсә авылында аптека ачкан көнебез гомергә онытылмаслык булды. Узган елның 3 июнендә беренче аптекабызны танатаналы шартларда ачарга планлаштырган идек. Нәкъ шул төнне Пугачеводагы шартлаулар бу планыбызны бозса да, иртәнге сәгатьләрдә үк без Тирсә авылына эвакуацияләнгән шәһәр халкына хезмәт күрсәтә башладык", дип искә ала Эльвира Илсуровна.
Ә вокзалда аптека ачарга Евгений Бареков тәкъдим итә. "Без ял көннәрсез, иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр эшлибез. Сатуда булмаган даруларга заявка биреп, сатып алучыга икенче көнне үк алып кайтып бирәбез", ди эшмәкәр. Бу аптекасын ачу тантанасында эшмәкәр ханым күп балалы Ләйсән Красильникованы берничә сумка тулы күчтәнәчләр биреп тә сөендерде.
Бүген Эльвира ханым җиде кешене эшле итте. Кырынды һәм Тирсәдәге аптекаларында эшләүче Асия Садыйкова һәм Гөлия Ниматова шәфкать туташлары булсалар да, яңа эшкә керешкәнче Чаллыдагы медколледжда 2,5 еллык курсларда фармацевт белгечлеге алганнар. Авыл халкы алар хезмәтеннән бик канәгать. "Элек баш даруына да Әгерҗегә барырга яки берәрсенә кушып җибәрергә туры килә иде. Хәзер үзебездә аптека булу бик уңайлы, кирәкле даруга заявка бирсәк тә бик тиз алып кайталар", ди Тирсәдән Миңнур Һадиева.
Менә шулай халыкның рәхмәтен ишетеп, шәхси эшенең чәчәк атуын, кешеләргә файда китерүен телибез тәвәккәл, кыю эшмәкәр ханымга.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев