Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Йортлар төзекләнә, матурлана

Быел шәһәрдәге һәм Красный бор белән Тирсәдәге күпфатирлы 11 йортта 24 млн 404 мең сумлык капиталь ремонт эшләре башкарыла. К.Маркс урамындагы 212нче һәм Лесопильная урамындагы 3а йортта капиталь ремонт эшләрен иң беренчеләрдән булып төгәлләделәр. "К. Маркс урамындагы йортта 2 млн 302 мең 511 сумлык эш башкарылды. Анда түбә һәм түшәмнәр,...

Быел шәһәрдәге һәм Красный бор белән Тирсәдәге күпфатирлы 11 йортта 24 млн 404 мең сумлык капиталь ремонт эшләре башкарыла. К.Маркс урамындагы 212нче һәм Лесопильная урамындагы 3а йортта капиталь ремонт эшләрен иң беренчеләрдән булып төгәлләделәр.
"К. Маркс урамындагы йортта 2 млн 302 мең 511 сумлык эш башкарылды. Анда түбә һәм түшәмнәр, суүткәргеч торбалар алыштырылды, фасад өлешчә ремонтланды, подъездлар, йорт эчен электр белән тәэмин итү системасы төзекләндерелде, ишегалды тәртипкә китерелде", - ди әлеге йортта ремонт эшләрен башкарган "Стройград" директоры Илнур Мифтахиев.
Лесопильная урамындагы 3а йортта исә ремонтка 1 млн 719 мең сумнан артык акча сарыф ителгән. Әлеге йорт 1991 елда гына кулланылышка тапшырылган булган. Тик Пугачеводагы шартлаулардан соң түбәсенә нык кына зыян килеп, күп кенә фатирларның түшәменннән су ага башлаган. "Мин НГЧда штукатур-маляр булып эшләдем. Бу йортны бик сыйфатлы итеп, намус белән төзегән идек ул чакта. Тик узган елгы шартлаулар безнең йортка да зур зыян салды", - ди шушында яшәүче Надежда Григорьева. Шартлаулардан соң аның да түшәменнән су ага башлаган. "Түшәмнәрне яңабаштан ремонтларга туры килде. Әле ярый, йорт түбәсен яңага алыштырдылар. Инде хәзер су үтмәс", - дип сөенә ул. "Стройград" оешмасы төзүчеләре тырышлыгы белән үзе төзегән йортның тиз арада әнә шулай яңа төсмер алуына чын күңелдән шатлануын яшерми ул. ""Подъездларны ремонтладылар, ничек чиста, матур хәзер. Цоколь өлешендә күпме ярыклар барлыкка килгән иде, аларны ямап буядылар, отмосткалар ясадылар. Гомумән, штукатур-малярлар үзләренә тапшырылган эшне бик яхшы итеп башкардылар", - ди бу өлкәдә зур тәҗрибәсе булган Надежда Михайловна. Салкын су, электр белән тәэмин итү системаларына, канализациягә ремонт уздырылуына да шат бу йортта яшәүчеләр. Ишегалды тәртипкә китерелүенә дә сөенеп туялмыйлар. "Утырып ял итәргә яңа эскәмияләребез бар хәзер. Брусчаткадан ясалган тротуардан йөрүе дә рәхәт", - диләр. Күңелләрен тырнап торган нәни генә проблеманы да җиткерергә ашыктылар алар. "Тротуарны олы юлга кадәр ясау сметада каралмаган булган, күрәсең. Безнең үтенечебезне истә тотып, тротуарны олы юлга кадәр җиткерүләре өчен зур рәхмәт төзүчеләргә. Тик менә тротуардан соң җылылык торбалары аша салынган "күперчек"тән чыгарга кирәк. Әлеге күперчекне дә яңарттылар, тик култыксасы булмагач, өлкәннәргә, бала күтәргән яшь әниләргә аның аша чыгу җайсыз", - диделәр алар. Сүз уңаеннан: әлеге йортта яшәүчеләрнең үтенече канәгатьләндереләчәк. "Якын көннәрдә әлеге "күперчек"кә култыкса ясап куячакбыз", - диде Илнур Әмирович. Анда яшәүчеләрнең тагын бер теләге тормышка ашырылачагын - йорт тирәсенә кара туфрак та китереләчәген әйтте ул. "Ә менә әлеге туфракны йорт тирәли тигез итеп таратып, анда чәчәкләр үстерү - йортта яшәүчеләр җаваплылыгында. Йортны шушы матур хәлдә саклау да - аларның үз кулларында ", - дигән теләген җиткерде подрядчы оешма җитәкчесе.
Балалар мәйданчыгы да матур төсмер биреп тора бу тирәгә. Өлкәннәр сабыйларына атынгычта атынып, күләгә астында комда уйнарга мөмкинлек тудырылуына сөенеп туялмыйлар.
Быел ремонт эшләре башкарыла торган йортларны шәһәр Советы депутатлары да контрольдә тоталар. Әлеге йорт өчен Любовь Максимова җаваплы иде. "Мин төзекләндерү барышында әлеге йортта яшәүчеләр белән очрашып, фикерләре белән кызыксынып тордым. Аларның үтенечләрен төзүчеләр белән бергәләп хәл итәргә тырыштык. Йортта яшәүчеләр арасыннан түбәне калай белән ябу буенча канәгатьсезлек белдерүчеләр булды. Шул өлкәдәге белгеч белән киңәшләшкәннән соң, түбәнең барлык кагыйдәләргә туры китерелеп ябылуына инандым", - ди Любовь Васильевна.
Әйе, тулаем алганда, башкарылган эшләрдән канәгать калганнар биредә гомер кичерүчеләр. "Төзүчеләргә зур рәхмәт", - диләр алар.
Редакциядән: район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илшат Шәмсетдинов әйтүенчә, 20 июльгә кадәр М.Горький урамындагы 2нче һәм Чапаев урамындагы 5нче йортларда да капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк. Шушы көнгә Гагарин урамындагы 6нчы йортта да төп ремонт эшләрен тәмамларга планлаштыралар. "Ә калган йортлар 20 августка төзекләндерелеп бетәчәк", - диде Илшат Илдусович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев