Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Йөз көн һәм... төн

    Валерий Макаровның Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли башлавына 100 көн узды. Газета укучыларыбыз яңа җитәкченең районны үстерү, халыкның көнкүрешендә уңайлыклар тудыру турындагы уй-планнары, яшәү рәвеше белән бик тә кызыксына. Укучыларыбызның теләген искә алып, без Валерий МАКАРОВ белән әңгәмә корып алдык. - Валерий Владимирович, Сез - бүген районда...

    Валерий Макаровның Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли башлавына 100 көн узды. Газета укучыларыбыз яңа җитәкченең районны үстерү, халыкның көнкүрешендә уңайлыклар тудыру турындагы уй-планнары, яшәү рәвеше белән бик тә кызыксына. Укучыларыбызның теләген искә алып, без Валерий МАКАРОВ белән әңгәмә корып алдык.

    - Валерий Владимирович, Сез - бүген районда һәркемнең күз уңындагы яңа җитәкче. Сер түгел, халыкны читтән килгән җитәкченең нәсел-нәсәбе дә, яшәү рәвеше дә, район тормышына яңа сулыш өрүе дә кызыксындыра. Шуңа күрә сүзне балачактан башлыйк әле.
    - Мин Зәй шәһәрендә гап-гади биш балалы керәшен гаиләсендә туып-үстем. Әтием шофер иде, ул мәрхүм инде. Әнием җыештыручы, ашханә хезмәткәре, бетон салучы булып эшләде. Без әти-әнигә бик рәхмәтле. Бишебезгә дә югары белем бирү өчен гомер буе ат урынына эшләделәр. Әниебез исән-сау. Әгерҗегә эшкә билгеләнгәч тә: "Берүк, гади халыкны кыерсытма, ярдәм итәргә тырыш, гадел, гади, кешелекле бул", - дип хәер-фатихасын бирде ул.
    - Әгерҗегә эшкә билгеләнгәнче Сез Чаллыда танылган бизнесмен булгансыз. Шундый гади гаиләдән чыккан ир-егеткә бу дәрәҗәгә ирешү өчен ярдәм итүче йонлач куллар булмагандыр, мөгаен.
    - Мин түбәннән күтәрелдем дип курыкмыйча әйтә алам. әктәп тәмамлагач автослесарь һөнәрен үзләштереп, автохуҗалыкта эшләдем. Аннан Казан инженер-төзелеш институтына кердем. Анда дзюдо белән шөгыльләндем, спорт мастерлыгына кандидат булдым. Солдат хезмәтен Көнбатыш Украинада авиация частенда үттем.
    Хезмәт юлымның күп өлеше Чаллы белән бәйле. Биредә мин столярлык эшен башлап җибәрдем. Аннан йортлар төзү белән шөгыльләнүче предприятиемне ачтым. Анда бөтен җиһазлар Германиядән кайтартылды. Татарстанда гына түгел, республикадан читтә дә бик күп йортлар төзедек. Соңгы елларда ресторан бизнесым да алга киткткән иде. Мин бизнесмен дип ак күлмәк, галстук тагып кына йөрмәдем. Кирәк икән кранга да, бульдозерга да утырып эшләдем. Бер генә кара эштән дә курыкмыйм. Чаллының җәмәгать тормышында актив катнашкан өчен "Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины" исеме бирелде. Мактанып әйтүем түгел, Чаллыда бик күп мохтажларга, ятимнәргә гел ярдәм кулы суза идем.

    - Бизнесыгыз шулай чәчәк аткан чорда Әгерҗе районы белән җитәкчелек итү дилбегәсен Сезгә тәкъдим итүне ничек кабул иттегез?
    - Минем өчен көтелмәгәнрәк хәл булды ул. Бүгенге Хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиков белән Чаллыда бер чорда эшләгән кеше буларак, Татарстан җитәкчелегенең шундый ышаныч күрсәтүенә каршы килә алмадым. Район белән җитәкчелек итүнең бик жаваплы хезмәт икәнен яхшы аңлыйм, ләкин без - авырлыклар алдында куркып кала торган егетләр түгел. Һәм мин Әгерҗегә район халкы белән бергә бер йодрык булып эшләргә, Татрстан житәкчелегенең ышанычын акларга дип килдем.
    - Сез беренче эш көннәреннән үк көн саен гади халык белән очрашып, аларның проблемаларын хәл итүне төп бурычыгыз итеп куйдыгыз. Бигрәк тә "кирпичка" микрорайонында яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен җиңеләйтү юлларын эзлисез. Бу очрашулар Сезгә нәрсә бирә?
    - Гади халык белән аралашу миңа проблемаларны якыннан өйрәнергә, алар буенча эшлекле чаралар күрергә ярдәм итә. "Кирпичка"да яшәүчеләрнең үзләрен икенче сортлы, кимсетелгән кешеләр итеп тоюын сизеп алдым. Хәзер бу микрорайонны төзекләндерү, чистарту юлларын эзлибез. Шуңа күрә 640 урынлы кадет мәктәбен дә нәкъ шунда төзергә дигән карарга килдек. Киләсе елга бу зур төзелешкә керешәчәкбез. Шул ук бинада 80 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы да булачак. Заводская урамы юллары да төзекләндереләчәк.
    Аннан беренче очрашулар вакытында ук халыктан шәһәрдә тротуарлар булмаудан да зарлануны еш ишетергә туры килә иде. Халыкның, бигрәк тә балаларның, өлкәннәрнең тормышларын куркыныч астына куеп, автомобиль юлларыннан йөрүен күреп, кичекмәстән бу эшкә алынырга дигән карарга килдем. Иң әүвәл, халык күп йөри торган үзәк урамнарга брусчаткадан тротуарлар салачакбыз. Ә читтәрәк урамнарда тротуарлар әлегә бетоннан булачак. Иртә яздан бу эшкә ныклап алыначакбыз.
    - Әгерҗедә ял итү зонасы төзү идеясе дә Сезнеке булды. Шәһәр халкына мондый культуралы ял итү урыны күптән кирәк иде, әлбәттә. Монда нәрсәләр булачак?
    - Әгерҗе матур табигать кочагына урнашкан. Менә шул саф һавалы нарат урманында халык балалары, дуслары белән рәхәтләнеп ял итәрдәй зона булдырасы килде. Нигә акча түгәләр икән диючеләр дә булыр, бәлки. Шуны әйтәм: без бу эшкә спонсорларны тартырга тырыштык. Район бюджетыннан кабель, фонарьлар алу өчен нибары 50 мең сум тотылды. Рәхмәт хезмәт коллективларына, бик зур чистарту эшләре башкардылар бу территориядә. "Брус" юл төзү предприятиесе җитәкчесе Юрий Петровка һәм электр челтәре җитәкчесе Айрат Гыйльмановка да рәхмәт. Электр чыбыклары сузу, фонарьлар урнаштыруда, юлларга асфальт түшәүдә алар бушлай зур ярдәм күрсәтәләр. Монда ачык һавада зур концерт мәйданы булачак. Җәен концертлар, бәйрәмнәрне шунда уздырачакбыз. Биредә велосипед, чаңгы, роликлы тимераякларны прокатка бирү пункты, чәйханәләр эшләячәк. Бәяләр һәркем файдалана алырлык булачак. Ә менә исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке сату һәм куллану катгый тыелачак. Кыскасы, ял зонасы бик матур, халыкны үзенә тартып торырдай булыр дип ышанам.
    - Киләсе елга районда тагын нинди зур эшләр көтелә?
    - Республика программалары буенча Күләгәштә клуб, Ямурза һәм Баржы-Омгада модульле ФАП, 5 мәктәптә, 10 йортта капиталь ремонт үткәреләчәк. Хакимияткә башка елларда капиталь ремонт булган йортлардан бу эшләрнең начар сыйфатлы итеп үткәрелүе турында шикаять белән бик еш киләләр. Шуңа күрә киләчәктә капремонт булган йортларны үзем төзегән комиссия белән җентекләп кабул итәчәкбез. Акчаны "суга салуга" юл куймаячакбыз. "Чиста су" программасы буенча Тирсә һәм Кадрәктә суүткәргечләр яңартылачак. Юллар төзү буенча да зур эшләр көтелә. Авария хәлендәге йортлардан халыкны яңа фатирларга күчерү өчен төзелеш алып бару буенча зур сөйләшүләр алып барабыз. Бу - иң авырткан җиребез. Моннан тыш, 2013 елда Әгерҗенең 75 еллык юбилее көтелә. Моңа әзерлек эшләрен хәзер үк башлаячакбыз.
    - Сезнең күп вакытыгыз эштә уза, кичләрен дә, таң белән торып та шәһәрнең чисталыгын, юлларның торышын тикшереп чыгасыз. Шундый тынгысыз эш көненнән соң ял итәргә вакытыгыз каламы соң?
    - Минем гаиләм Чаллыда булгач, кичләрен шәһәрнең кечкенә генә урамнарын, тыкрыкларын әйләнеп чыгам. Соңлап кына фатирыма кайткач гитарамны кулга алам. Гитара - минем "подругам". Бу - минем балачактан килгән иң яраткан шөгылем.
    - Район халкына теләкләрегез...
    - Әгерҗе районы соңгы елларда бик күп матур үзгәрешләр кичергән. Ләкин тормыш туктап тормый. Һәрчак яңалыкка омтылырга, яңа идеяләр кертеп, аларны тормышка ашыру юлларын эзләргә кирәк. Шуңа күрә мин район халкына, бигрәк тә яшь белгечләргә мөрәҗәгать итәм. Районыбызны тагын да күтәрү, үстерү өчен бер йодрык булып эшләргә кирәк. Үзегезнең планнарыгыз, идеяләрегез белән миңа ешрак мөрәҗәгать итегез. Кабинетымның ишекләре һәрчак ачык. Бергә булганда гына без район өчен зур эшләр башкара алачакбыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: