Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Юллар тәртиптә булачак

21 октябрьдә юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Безнең район юлларының торышы өчен "Брус" җәмгыяте филиалы җаваплы. Филиал хезмәтчәннәренең агымдагы елда башкарган эшләре турында җәмгыятьнең генераль директоры Юрий Петров сөйли: "300 километрга сузылган Әгерҗедәге юл участогы белән Минсәет Мәһәдиев җитәкчелек итә. Аның кулы астындагы 50 ир-егет үзләренә тапшырылган эшне...

21 октябрьдә юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Безнең район юлларының торышы өчен "Брус" җәмгыяте филиалы җаваплы. Филиал хезмәтчәннәренең агымдагы елда башкарган эшләре турында җәмгыятьнең генераль директоры Юрий Петров сөйли:
"300 километрга сузылган Әгерҗедәге юл участогы белән Минсәет Мәһәдиев җитәкчелек итә. Аның кулы астындагы 50 ир-егет үзләренә тапшырылган эшне тиз һәм сыйфатлы итеп башкаралар. Алар быел башкарган эш күләмен күз алдына китерү өчен берничә санны атау да җитә: Әгерҗе-Красный бор юлында 11940 квадрат метр юлда тузган асфальт өслеген торгызу (юлчылар телендә - "карта ремонәы" -авт), 11107 квадрат метр юлда чокырларны, 50 километрга якын юлда ярыкларны ямау, Әгерҗе-Красный трассасында 82 километрдан артык арада горизонталь юл билгеләре кую.... Азево белән Байтуган авыллары арасында 1,65 километр, Салагыштан Ямурзага 10 километрга якын юлда асфальт салуны да шушы оешма эшчеләре башкарды. Әгерҗенең авыр йөк машиналары йөри торган урамнарын тәртипкә китерүдә дә аларның өлеше зур булды. Моның өстенә, эшчеләргә юл тирәләрен тәртиптә тоту, тузган юл билгеләрен, металл чикләүләрне алыштыру кебек күзгә ташланмый торган дистәләгән вазифалар да йөкләнгән.
Алда - кыш. Бу - "Брус" эшчеләре өчен сынау чоры. Автомобиль юлларын тәртиптә тоту өчен ком-тоз катнашмалары да, тоз эремәсе дә тиешле күләмдә әзерләнде инде. Кар чистарту өчен техника да җитәрлек. Шуңа күрә "кышын да "Брус" карамагындагы Әгерҗе районы юллары тәртиптә булачак" дип әйтергә тулы нигез бар.
Юлчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, авыр хезмәтләрендә уңышлар телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев