Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Юлларда кызу эш кайный

"Кыштан соң юлларда барлыкка килгән чокырларга шоферларның гына түгел, юлда йөрүче һәркемнең эче поша торгандыр бүген. "Юллар кайчан төзекләндерелер икән?" дигән сорау белән редакциягә дә мөрәҗәгать итәләр. Әлеге сорауга җавап эзләп, район юлларының торышы өчен җаваплы "Брус" җәмгыятенә юл алдык. "Юллардагы чокырларны ямау эшенә 10 апрельдә керештек. Кичкетаң чигеннән Кырындыга...

"Кыштан соң юлларда барлыкка килгән чокырларга шоферларның гына түгел, юлда йөрүче һәркемнең эче поша торгандыр бүген. "Юллар кайчан төзекләндерелер икән?" дигән сорау белән редакциягә дә мөрәҗәгать итәләр. Әлеге сорауга җавап эзләп, район юлларының торышы өчен җаваплы "Брус" җәмгыятенә юл алдык.

"Юллардагы чокырларны ямау эшенә 10 апрельдә керештек. Кичкетаң чигеннән Кырындыга кадәр 19 чакрым юлда бу эшне тәмамладык инде. Ремонт эшләрен башкару өчен кирәкле барлык материаллар да бар, аларны кышын ук хәстәрләгән идек", - дигән сүзләр белән каршы алды җәмгыятьнең өлкән прорабы Минсәет Мәһәдиев. Без барган көнне юлчылар бригадасы Рус Шаршадысы авылы тирәсендә эшли иде. Бер төркем эшчеләргә чокырларны тигезләп казу, икенчеләренә чистарту, өченчеләренә исә шул чокырга асфальт салып тигезләү йөкләнгән. "Менә инде икенче елын яңа катнашма белән эшлибез. Бу катнашманың сыйфаты да югары, тотрыклылыгы да күпкә яхшы", - ди Минсәет Минрахман улы. Чокырлар якын көннәрдә барысы да ямалачак, дип ышандыра ул. Ә күп чокырлы урыннарда тоташ асфальт салыначак. Әйтик, Иж-Бәйки авылы тирәсендәге юллар шундый, димәк, бу юлларның бер өлешен тулысынча асфальтлаячаклар (алар теле белән әйтсәк, карта ремонты ясаячаклар). Көненә 250 квадрат метр юлны тулысынча ремонтлап баралар юлчылар (норма - 150-180 кв.метр). Яңгырлар булмаса, 4-5 көн эчендә Әгерҗегә кадәрле юлда чокырларны ямап бетерергә планлаштыралар. Әгерҗенең йөк машиналары йөри торган Островский урамын тәртипкә китерүгә дә ярдәм итәргә ниятләре бар. Аннан чокырларны ремонтлау эшен Красный бор ягында башкарачаклар. "Чокырларны ямауны май башларына тәмамларга кирәк", - ди өлкән прораб.
Минсәет Мәһәдиев кулы астында 50 ир-егет эшли бүген, аларга тиешле хезмәт һәм яшәү шартлары тудыруны төп бурыч итеп куя җитәкче. "Без эшкә сайлап, "энә күзеннән" үткәреп алабыз. Инде эшкә алынган икән, үзенә тапшырылган вазифаны җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкаруын таләп итәбез", - ди ул. Иртәнге 6да ук юл төзүчеләр - хезмәт урыннарында. Кирәк икән, караңгы төшкәнче эшлиләр. Әнә, без аралашкан кыска гына вакыт эчендә дә күпме юл арасын төзекләндерергә өлгерделәр. "Безнең эштә ялкаулар эшли алмый. Егетләрнең һәркайсы мактауга лаек. Ә менә Андрей Душин, Рафил Сөләйманов, Дилүс Вахитов, Виктор Рицкий, Альберт Нәфыйков, Альберт Мөбәрәкшин, Илшат Галимов, Фидәис Сәетҗанов кебекләрнең тырыш хезмәте күпләргә үрнәк", - ди Минсәет Мәһәдиев. "Уң куллары" - прораблар Юрий Жабин һәм Сергей Андреев эшеннән дә бик канәгать ул. Авыр хезмәтләренә карата хөрмәте дә бар; егетләр айга уртача 20-25 мең сум хезмәт хакы алалар. Яхшы эшләгәннәре өчен ял йортларына, санаторийларга юлламалар белән бүләкләнәләр.
Райондагы 300 чакрымга якын юл шушы производство базасы карамагында бүген. Ел әйләнәсе юлларда эшләр өчен заманча техникалары җитәрлек. Кышын юлларны вакытында кардан чистартып торалар. Бу яклап та алар эшенә тел-теш тидерерлек түгел. Быел кыш карлы булмаса да, яз башында ишеп яуды кар. Андый көннәрдә дә юлда кар көртләре барлыкка килмәде, чөнки "Брус" егетләре иртә таңнан ук юлларны чистартып китәләр иде. Язгы ташу да аларны каты сынады. Барҗы-Омга, Красный борның 45нче чакрымында, Биектау тирәсендә су дамба өстеннән акты. "Биектау янындагы юл участогында хәл аеруча катлаулы иде. КамАЗ машиналары белән 250 тонна вак таш алып килергә туры килде. Егетләр көне-төне кизү тордылар. Нәтиҗәдә, полотнога артык зыян килмәде", - ди өлкән прораб. "Брус" җәмгыяте эшеннән канәгать без бүген. Язгы ташулар вакытында эшләренә зур җаваплылык белән карауларын тагын бер кат расладылар оешма егетләре", - ди район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов. Яңа Бәзәкә, Яңавыл, Салагышта ташу нәтиҗәсендә зыян килгән буаларны төзекләндерүдә дә катнашканнар алар. Моның өстенә, үзләре карамагындагы юл буйларын чүпләрдән чистарту, тигезләп тору, җәен юл кырыйларындагы печәнне чабу, Яңа Бәзәкә, Салагыш кебек авылларга грунт юлларны тигезләү, юл билгеләрен төзәтү, чикләүләрне буяу, тукталышларны тәртиптә тоту да - алар җаваплылыгында. Җәен дә юллардагы чокырларны тикшереп, кирәк икән, ямап торалар, чөнки чокырларның тирәнлеге биш сантиметрдан артырга тиеш түгел. Быелгы җәйдә Ямурзага кадәр асфальт юл салу, Байтуган белән Күләгәш арасындагы юлга асфальт җәюне дә шушы оешма эшчеләре башкарачак. "Эшебезне "Брус" җәмгыяте генераль директоры Юрий Петров ныклы контрольдә тота. Мин үзем дә һәр эшнең яхшы сыйфатлы итеп башкарылуын таләп итәм", - ди Минсәет әфәнде. Киләчәктә дә "Брус" карамагындагы район юллары тәртиптә булачагына ышаныч зур. Инде алар башкарган эшкә олы хөрмәт белән карап, үзебез дә юлларны саклыйк, диясе генә кала.
×××
Шушы көннәрдә Әгерҗенең К.Маркс урамында да юлдагы чокырларны ямау буенча ремонт эшләре башланды. Эшнең тизлеге турыдан-туры һава торышына бәйле, диләр юл төзүчеләр. Яңгырлар яумаса, бик тиздән үзәк урамда да чокыр-чакырлар бетәр дип өметләндерәләр алар.
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев