Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Кайтыгыз сез Сабан туйларына

7 июньдә - авылларда, 8 июньдә Әгерҗедә Сабан туйлары гөрләячәк. Борынгыдан килгән милли бәйрәмгә төрле шәһәрләрдән туганнар, дуслар, сыйныфташлар кайтачак. Рәхәтләнеп күңел ачу, дуслар-сабакташлар белән очрашу, уеннарда катнашу, җыр-биюдә, ярышларда сынашу өчен менә дигән бәйрәм ул Сабан туе. Милли бәйрәмгә артистлар чакыру да - күптәннән килгән матур традиция. Быел, мәсәлән,...

7 июньдә - авылларда, 8 июньдә Әгерҗедә Сабан туйлары гөрләячәк.
Борынгыдан килгән милли бәйрәмгә төрле шәһәрләрдән туганнар, дуслар, сыйныфташлар кайтачак. Рәхәтләнеп күңел ачу, дуслар-сабакташлар белән очрашу, уеннарда катнашу, җыр-биюдә, ярышларда сынашу өчен менә дигән бәйрәм ул Сабан туе.
Милли бәйрәмгә артистлар чакыру да - күптәннән килгән матур традиция. Быел, мәсәлән, Исәнбайда Чаллы артистлары - якташыбыз, танылган сүз остасы Фаиз Мәйдуллин, җырчылар Флүрә Талипова һәм Альберт Салихов, Кадыбашта заманында Салават концертларын алып барган, Чаллы театрында уйнаган Булат Сәләхов, җырчылар Илгизәр Мортазин, Сөембикә, Кырындыда Алабуга мәдәният училищесы студентлары, Көчектә Ижаудан якташыбыз Ләйсән Гыйльметдинова җитәкчелегендәге "Сандугач" иҗат төркеме, "Вертикаль" бию ансамбле Сабан туен алып барачаклар. Тирсәдә исә "Мунча ташы" артистлары милли бәйрәмне кыздырачаклар.
Авыл Сабан туйлары сезне көтә, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев