Көчектән Гүзәл Галиуллина "Татар кызы" конкурсыннан җиңү белән кайтты
Горурланырлык сәбәп бар!
2 августта Ижауда "Татар Кызы-2020 " Республика конкурсының финалы узды. Быел ул 9 нчы тапкыр үткәрелде. Бу чорда анда 80нән артык кыз катнашты, йөзләгән анкета каралды. Тугыз ай дәвамында катнашучылар тырышып һәм репетицияләр үткәреп финалга әзерләнделәр.
Безнең якташыбыз - Көчектән Удмурт дәүләт университеты студенты Гүзәл Галиуллина да конкурста катнашты. Ул "Иң зыялы кыз", шулай ук интернет аша тавыш бирү буенча "Тамашачылар мәхәббәте" һәм СМС-тавыш бирү буенча "Тамашачылар мәхәббәте" номинацияләрендә җиңү яулады.
Аның сүзләренә караганда, һәр катнашучы җиңүгә лаек. Әзерлек вакытында кызлар бик нык дуслашканнар һәм бер-берсенә ярдәм иткәннәр. Әлеге бәйге зур тәҗрибә алып килде, дип уртаклаша ул. Кыз конкурсны оештыручыларга һәм аеруча ярдәм итүләре өчен әти-әнисенә бик рәхмәтле.
Гүзәлгә 19 яшь, ул Удмурт дәүләт университетының «Биохимия» белгечлеге буенча 2 нче курста укый. Әти-әнисе авылда яши. Әнисе Фәридә Көчек Мәдәният йортында эшли. Ул-гаилә учагын саклаучы, кайгыртучан һәм яратучан әни һәм хатын, әтиләре Раил-шәхси эшмәкәр, чын гаилә тоткасы. Энекәше Камил дә бар, аның өчен олы апасы һәр нәрсәдә зур үрнәк. Гүзәл әти-әнисе һәм туган йорты турында ихлас дулкынлану һәм тавышында зур мәхәббәт белән сөйли. Бу - аның өчен чын терәк.
Ә конкурсның төп җиңүчесе 20 яшьлек Раилә Хөснуллина булды. Ул бүләккә планшет, зәркән эшләнмә, сертификат, калфак һәм җиңүче кубогына ия булды. Киләсе елда ул Үзбәкстанда узачак «Татар Кызы-2021» Халыкара татар кызлары конкурсында катнашачак.
Фото: Г.Галиуллинаның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев