Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Кәбисә ел шулай башланды

"Хәерле сәгатьтә булсын!" дип, 10 көнгә сузылган яллардан соң 2012 елның тәүге эш атнасын башладык. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы озын яңа ел бәйрәмнәре вакытында һава торышы тотрыклы булды: каты суыклар да, бураннар да, көчле кар явулар да күзәтелмәде. Күпләребез рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып ятканда, төрле хезмәт вәкилләре көчәйтелгән...

"Хәерле сәгатьтә булсын!" дип, 10 көнгә сузылган яллардан соң 2012 елның тәүге эш атнасын башладык. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы озын яңа ел бәйрәмнәре вакытында һава торышы тотрыклы булды: каты суыклар да, бураннар да, көчле кар явулар да күзәтелмәде. Күпләребез рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып ятканда, төрле хезмәт вәкилләре көчәйтелгән режимда эшләделәр. Традиция буенча, бүген без алар белән бергә озын ялларга йомгак ясыйбыз.
Ринас МУСИН -
эчке эшләр бүлегенең штаб начальнигы: "Инде Яңа ел алдыннан ук безнең бүлек көчәйтелгән режимда эшләүгә күчкән иде. Каникуллар вакытында да бу шулай дәвам итте. Кизү бүлеге, эзләү-оператив төркем, милициянең көчәйтелгән наряды халыктан кергән бер генә мөрәҗәгатьне дә җавапсыз калдырмады.
1-9 январь көннәрендә 177 мөрәҗәгать кабул ителде. Аларның күбесе гаиләдәге гаугалар белән бәйле. Җинаять кылуның өч очрагы теркәлде: берсе - үлем белән тәмамланган җинаять. Шәһәрдә Крестьянская урамындагы бер йортта бергә эчеп күңел ачканнан соң шешәдәше йорт хуҗасын үтергән. Икесе - урлашу белән бәйле җинаятьләр. Аларның берсе вакытында китерелгән зыян 60 мең сум тәшкил итә. Гомумән алганда, каникуллар тыныч үтте. Хәтерегездә булса, 2011 ел бик куркыныч җинаятьтән - 8 яшьлек кызны үтерүдән башланган иде бит".
Олег КАПИЛОВ - ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы: "Каникуллар вакытында 9 һәлакәт булды, аларда транспорт чараларына механик зыян килде. Хезмәткәрләр юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның 260 очрагын теркәделәр. Руль артына салмыш хәлдә утырган 12, моңа кадәр "права"дан колак каккан 7, бөтенләй правасыз 3 шофер тоткарланды. 18 машина йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәгәне, 57се куркынычсызлык каешларын такмаган өчен җаваплылыкка тартылды. Җәяүлеләр тарафыннан юл кагыйдәләре үтәмәүнең 29 очрагы теркәлде.
Безнең хезмәкәрләр, юлларда кизү торудан тыш, мәктәп яны лагерьларында юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча бәйгеләр уздырдылар, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.
Узган ел район юлларында 10 кеше һәлак булды. Быел юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә игътибарлы булсагыз иде".
Гөлфия СИМАКОВА - ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлегенең өлкән шәфкать туташы: "Каникулларда безнең бүлек көчәйтелгән режимда эшләде, дүртенче өстәмә бригада булдырылды. Гадәти көннәрдән аермалы буларак, өйгә чакырулар ешайды. Аеруча кечкенә сабыйлар һәм гипертония белән авыручылар янына чакырулар күп булды. Спиртлы эчемлекләрдән агуланучылар теркәлмәде. Бәйрәмнәр вакытында ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы 300гә якын чакыруга чыкты. Бу - зур сан, әмма узган ел белән чагыштырганда, азрак (узган ел 410 иде)".
Галина СУХОВА - бала тудыру бүлеге мөдире: "Капиталь ремонттан соң безнең бүлек 21 декабрьдән эшли башлады. Яңа елга кадәр 15 сабыйны кабул итәргә өлгердек. Ә каникуллар вакытында тагын 7 бала туды: 4 малай һәм 3 кыз. 10 январь көнне чын пәһлеван дөньяга килде - аның авырлыгы 4 кило 970 грамм. Шаршадыдан Әгерҗегә күчеп килгән Айгөл һәм Рубин Хәмидуллиннар гаиләсендә туган бу малай - гаиләдә икенче бала".
Рәшит МАСТИКАЕВ - янгын сүндерү бүлеге начальнигы: - "10 көндә Девәтернә һәм Әгерҗедә мунчада янгын чыгуның 4 очрагы булды. Янгын сүндерүчеләрнең үз вакытында килеп җитүе нәтиҗәсендә әлеге хуҗалыкларга зыян килмәде.
Коткаручылар юл-транспорт һәлакатләре, коммуналь аварияләр белән бәйле мөрәҗәгатьләрне дә игътибарсыз калдырмадылар. Шунысы сөенечле, җитди һәлакәтләр булмады. Кәбисә ел бик тыныч башланып китте. Соңгы еллар эчендә иң тыныч узган кышкы каникулларның берсе булды быелгы озын яллар.
××××
Тыныч кына башланып киткән 2012 ел шулай тыныч, хәвеф-хәтәрләрсез генә дәвам итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев