Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кәефең ничек, райондаш

Клара БЕЗБОРОДОВА, "Кировское" ТОСы җитәкчесе: - Әгерҗе Шәһәр көненә һәм Тимерьюлчылар бәйрәменә әзерләнә. Без - ТОС активистлары да бәйрәм алдыннан өмә уздырдык. "Хәлим" хуҗалыгы эшчеләре белән берлектә ишегалларын тәртипкә китердек, Гражданнар сугышы батырларына куелган һәйкәл тирәсендә үскән үләннәрне чаптык. Өмәдә олысы да, кечесе дә бик актив катнашты. Бәйрәмне чистарынып, күтәренке...

Клара БЕЗБОРОДОВА,

"Кировское" ТОСы җитәкчесе:

- Әгерҗе Шәһәр көненә һәм Тимерьюлчылар бәйрәменә әзерләнә. Без - ТОС активистлары да бәйрәм алдыннан өмә уздырдык. "Хәлим" хуҗалыгы эшчеләре белән берлектә ишегалларын тәртипкә китердек, Гражданнар сугышы батырларына куелган һәйкәл тирәсендә үскән үләннәрне чаптык. Өмәдә олысы да, кечесе дә бик актив катнашты. Бәйрәмне чистарынып, күтәренке кәефтә каршылавыбызга бик сөенәм.

Ольга ИСАКОВА,

Күләгәш авылы:

- Көннәр җылынуын түземсезләнеп көтеп алдык. Әмма черкиләрнең күплеге үзәккә үтә. Төнгә бүлмәләрдә фумигатор кабызып куйсак та, ишек-тәрәзәләргә челтәрләр элсәк тә файдасы бик аз. Кич кенә түгел, бакчада көндез дә эшләп булмый. Озынборыннар тешләргә генә торалар. Без генә түгел, кечкенә кызыбызга кадәр аптырый черкиләрнең күплегенә. Бары кич мунчада пиннек белән чабынгач кына хәл кереп киткәндәй була.

Ксения ИШКИНА,

Красный бор авылы:

- Узган ялларда Кама буенча ял итүчеләрнең күплеген хәйран калып карап тордым. Ниһаять, су коену сезоны да җитте. Ял итүчеләрнең кайсылары ярда кызынды, кайберләре рәхәтләнеп йөзде, көймәдә йөрүчеләр дә күп иде. Күпләр, палаткалар корып, төнне елга буенда үткәрде. Гадәттәгечә, балык каптырырга килүчеләр дә бихисап иде.

Мин су коенырга өлгермәдем әле. Хуҗалыкта, бакчада эш бик күп. Бу атна ахырында кыздырса, Камага барырга уйлап торам.

Руслан КАМАЛЕТДИНОВ,

Әгерҗе шәһәре:

- Якшәмбе көнне "Яшьлек" скверында Буяулар фестивале булды. Әлеге фестивальне беренче тапкыр тамаша кылдым һәм ул миңа бик ошады.

Скверга дусларым белән килгән идем. Анда аяк атлауга ук буяулар палитрасына "коендырдылар". Әгерҗедә мондый күңелле бәйрәмнәрнең еш үткәрелүенә сөенәм. Аларда балалар, яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бик теләп катнаша.

Любовь МИХАЙЛОВА сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев