Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Күңелле ял итегез

    2 августта Тимерьюлчылар шәһәре көне үткәрелә. Ул тимерьюлчыларның һөнәри бәйрәменә һәм шәһәребезнең туган көненә багышлана. Бу шимбәдә бәйрәм чаралары төштән соң башлана. Сәгать 3тә шәһәребезнең үзәк мәйданында балалар өчен төрле аттракционнар, сәүдә палаткалары эшли башлый, җәмәгать туклануы предприятиеләре шашлык, камыр ашлары, кайнар чәй тәкъдим итәчәк. Сәгать 4тә бәйрәмне ачу тантанасы....

    2 августта Тимерьюлчылар шәһәре көне үткәрелә. Ул тимерьюлчыларның һөнәри бәйрәменә һәм шәһәребезнең туган көненә багышлана.

    Бу шимбәдә бәйрәм чаралары төштән соң башлана. Сәгать 3тә шәһәребезнең үзәк мәйданында балалар өчен төрле аттракционнар, сәүдә палаткалары эшли башлый, җәмәгать туклануы предприятиеләре шашлык, камыр ашлары, кайнар чәй тәкъдим итәчәк.
    Сәгать 4тә бәйрәмне ачу тантанасы. Котлаулар, хезмәт алдынгыларын бүләкләүләр, үзешчәннәр концерты.
    Сәгать 5тә Боз сараенда хоккей турнирының финалы.
    Сәгать 7дә стадионда футбол турниры.
    Кичке 7дә Ижаудан "Старая крепость" ансамбле мәйданга бәйрәм концертына чакыра.
    22 сәгать 30 минутта Әгерҗедә моңа кадәр күрелмәгән лазерлы шоу. Бик кызык, мавыктыргыч булыр дип ышандыралар аны оештыручылар.
    Бәйрәм чаралары дискотека белән тәмамланачак.
    Тимерьюлчылар шәһәре көне якыннарыгыз, дусларыгыз, күршеләрегез һәм хезмәттәшләрегез белән бергә матур үтсен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: