Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Кеше рәнҗешеннән курыксыннар иде

Соңгы вакытларда кибетләрдә йомырка, икмәккә генә түгел, сөткә дә бәяләр югары үрмәли. Хәзер майлылыгына карап сөтнең литрын 30-40 сум белән сатып алырга туры килә. Сөт бәясе югары үрмәләсә дә, халыктан сөт җыю бәяләре әллә ни үзгәрмәде кебек. Чөнки редакциягә шалтыратып та сөт бәясеннән канәгатьсезлек белдерүчеләр шактый. Бу мәсьәләгә ачыклык кертүен...


Соңгы вакытларда кибетләрдә йомырка, икмәккә генә түгел, сөткә дә бәяләр югары үрмәли. Хәзер майлылыгына карап сөтнең литрын 30-40 сум белән сатып алырга туры килә. Сөт бәясе югары үрмәләсә дә, халыктан сөт җыю бәяләре әллә ни үзгәрмәде кебек. Чөнки редакциягә шалтыратып та сөт бәясеннән канәгатьсезлек белдерүчеләр шактый. Бу мәсьәләгә ачыклык кертүен үтенеп район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс ГАТАУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.
- Безнең районда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән нигездә тугыз эшмәкәр шөгыльләнә. Болар - Гөлсара Әхмәтшина ("Кама" кооперативы) Бима, Пеләмеш, Күләгәш, Иске Эсләк, Үтәгән, Девәтернә, Нарат, Кадыбашта, Фәрит Нәфыйков ("Менделеевск") Кадрәк, Кам.Ключта, Рәшит Таҗиев ("Рафил") Кичкетаң, Шаршады, Барҗы Пельга, Барҗы Умгада, Рафис Муллахмәтов ("Руслан") Яңавыл, Яңа Акхуҗада, Рәис Мөхәммәдиев ("Дуслык") Исәнбайда, Равил Харисов ("Харисов") Тирсә, Мордывый, Көчек, Кырынды, Чишмә, Варкләд Бодья, Тукай, Иске Чекалдада, Илшат Шаракин ("Шаракин"), Кодаш, Биектауда, Раилә Харисова Тирсәдә, Фәнис Зәйнетдинов Иж-Бубый, Кодаш, Биектауда халыктан сөт сатып алалар. Аларның сөт җыю бәяләре 10 сумнан 13 сум 50 тиен тирәсендә тирбәлә. Моның өстенә, авылларда аерым сөт җыючы булганда эшмәкәрләр аңа да литрына 50-80 тиен исәбеннән түлиләр.
Шушы урында кайсы эшмәкәрнең халыктан сөтне күпме бәядән җыюына күз салыйк әле (мәгълүматлар авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынды - авт.). Равил Харисов моңа кадәр литрына 10 сум белән исәп-хисап ясап барган. 29 октябрьдән 12 сум белән түләргә ниятли.
- Башка чарабыз булмагач, шул бәягә тапшырабыз инде. Тик бик түбән инде бу хак. Республика газеталарыннан башка районнарда сөтнең литрын 15-16шар сум белән җыюлары турында укыйбыз да, "ә бездә ник шулай түбән икән соң" дип аптырыйбыз. Быел фуражны да бик кыйммәт бәягә сатып алдык. Шуңа күрә сөт бәясен бераз арттырганда бик яхшы булыр иде. Без, авыл халкы, күбебез шул сөт сатудан кергән акчага көн күрәбез бит, - дигән фикерне җиткерделәр әлеге эшмәкәр сөт җыя торган Тирсә авылында яшәүчеләр.
Гөлсара Әхмәтшинананың да бәясе әллә ни аерылмый - ул 1 литр өчен 10 сум 50 тиен түли. Рәис Мөхәммәдиев, Раилә Харисова 11 сум белән түләп барганнар. Фәрит Нәфыйков, Рафис Муллахмәтов 12шәр сум белән җыйганнар. Ә Илшат Шаракин, Фәнис Зәйнетдиновныкы - 13 сум.
- Мин сөтне Фәнискә тапшырам. Өч сыерыбыз бар. Хәзер көндәлек сөт 30 литр тирәсе генә була, җәй көне күбрәк иде. Хәзер дә айга сөттән уртача 7-8 мең сум керем кереп бара әле. Соңгы вакытларда Фәнис литрына 13 сум белән түли башлады, бик сөендек инде моңа. Тик аның бәяне күтәрүе соңгысы булмас дип өметләнәбез. Әнә, кибетләрдә сөтнең бәясе ничек артты бит, - ди Биектаудан Гөлчәчәк Вахитова.
Бүгенге көндә районда сөтне иң югары бәя белән Рәшит Таҗиев җыя. Ул бер литр сөт өчен 13 сум 50 тиен түли.
- Мин сөтне көн саен Рәшиткә рәхмәт укый-укый тапшырам. Ничек рәхмәт укымыйсың инде?! Капка төбенә үк килеп туктый, вакытында исәп-хисап ясап бара. Бәясе дә канәгатьләнерлек. Югыйсә, көн саен өч сыердан савылган 20-25 литр сөтне кая куяр идек? Аның сөт җыюы без - пенсионерлар өчен аеруча уңайлы, - дип сөенеп туялмый Кичкетаңнан Мәүлидә апа Шәрәфиева.
Менә шундый фикерләр, җәмәгать. Бу язманы укыганнан соң сөт җыючы эшмәкәрләр, бәлки, бераз булса да уйланырлар дигән өметтә калабыз. Ә язманы Дилүс Гаскәровичның сүзләре белән тәмамлыйм:
- Бүгенге көндә районда халыктан сөт җыю буенча яңа предприятие оеша. Шул максаттан ике сөт машинасы да сатып алынды инде. Халыктан түбән бәядән сөт җыючыларга уйланырга урын бар монда: аларның эшсез калуы да ихтимал. Шуңа һәркайсына үз эшен анализлап, барысын да үлчәүгә салып карарга киңәш итәм. Һичьюгы, кеше рәнҗешеннән курыксыннар иде...
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев