Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кыюлар, тәвәккәлләр заманы

    Кичкетаң халкы, нинди генә проблемасы булса да, ярдәм итәчәкләренә, һичьюгы, төпле киңәш бирәчәкләренә ышанып, авыл җирлеге Советына килә. Шуңа күрәдер инде гражданнар җыелышында мәгариф ветераны Миндар Мирсәяпов: "Кичкетаң җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев - безнең бәхетебез ул", - дигәч халык гөрләтеп кул чапты. Җыелышта гади халыктан мондый олы бәя ишетү һәр...

    Кичкетаң халкы, нинди генә проблемасы булса да, ярдәм итәчәкләренә, һичьюгы, төпле киңәш бирәчәкләренә ышанып, авыл җирлеге Советына килә. Шуңа күрәдер инде гражданнар җыелышында мәгариф ветераны Миндар Мирсәяпов: "Кичкетаң җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев - безнең бәхетебез ул", - дигәч халык гөрләтеп кул чапты. Җыелышта гади халыктан мондый олы бәя ишетү һәр җитәкчегә дә тәтеми ул.
    Ә халык ышанычын яулап, бу катлаулы заманда аны югалтмый саклау ифрат авыр. Зөлфәт Нуриев - туган төбәге халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту, авылның социаль-икътисади үсеше өчен җан атып йөрүче иң абруйлы җитәкче ул. Тынгысыз хезмәтенең җимешләре дә - күз алдыбызда. Теләсә нинди дәрәҗәдәге кунакларга күрсәтердәй төзек, матур, чиста ул Кичкетаң җирлеге. Районда нинди генә бәйге-конкурслар оештырылмасын, алар - алда. Авыл халкының тормышын, ялын кызыклы, файдалы итү өчен дә нинди генә бәйрәмнәр, кичәләр, очрашулар, бәйгеләр уйлап тапмыйлар. Алар үрнәгендә төрле якларга таралган авылдашларны җыеп очраштыручы Авыл көнен башка авылларда да матур традициягә әйләндерәсе иде, җәмәгать. Әнә, июнь аеның беренче шимбәсен хәзер бу җирлектә сагынып көтеп алалар. Чит җирләрдә яшәүче өлкәннәр бигрәк тә сагынып кайталар бу бәйрәмгә.
    30 ел инде үз халкының мәнфәгатьләрен аталарча кайгыртып эшләүче Зөлфәт Нуриевның җыелышта узган елгы эшләре турындагы чыгышы да залдагы һәркем кызыксынып тыңлардай һәм уйланырдай итеп оештырылган иде. Бу җирлекнең башкаларга үрнәк итеп күрсәтердәй эшләре бихисап. Колхозлар беткәч, җирләр буш ятмасын, авыл халкына да файдасы тияр дип, Зөлфәт Нуриев авыл җирлеге карамагына 882 гектар җир алган иде. Аның 227 гектары - чәчүлек, 590 гектары - көтүлек, 52 гектары - табигый болынлыклар. Менә ничә еллар инде 55 гектарда күпьеллык үлән, 45 гектарында ашлык үстереп, халыкка печәнне дә, ашлыкны да өенә илтеп бирәләр. Бу җирләрне эшкәртү өчен тракторлары, йөк машинасы, аларга җылы гаражы да, ашлык саклау өчен амбары да, хәтта экскаватор һәм краннары да бар. Кичкетаңлылардан кала, районда бер генә авыл җирлегенең дә печән, ашлык җитештерү белән шөгыльләнгәне һәм бу кадәр техникасы юк. "Печән, ашлык сатудан әллә ни табыш алмасак та, халык, бигрәк тә сарык-кәҗә асраучы пенсионерлар канәгать", - ди Зөлфәт Нуриев. Әнә шулай, халык тормышын җиңеләйтү өчен кайгыртып йөргән җитәкче авылдашларына мөрәҗәгать итеп: "Колхоз чорына кире кайтулар булмас. Кемнеңдер килеп эш тәкъдим итүен көтеп тора торган заман түгел. Һәркем үз эшен ачу, бигрәк тә мал асрап көн күрү турында кайгыртканда хөкүмәт ташламалы кредитларын бирергә, без дә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзер", - диде авыл башлыгы. Әнә, сөт сатудан да шактый табыш алучылар күпме! Узган ел җирлектә 245 тонна сөт җыелган. Өлфәт Моратов - 11100, Әлфия Шәймөхәммәтова - 5400, Зинаида Казанцева - 6500, Вәкил Шәрәфиев 6300 литр сөт сатканнар. Казаннан кайткан Рамаил Ваһаповның гаилә фермасы ачып җибәрүе авыл халкына үрнәк булып тора. Җыелышта "агрофирма Кичкетаң фермасын ябып күпме кешене эшсез калдырды", диючеләр дә булды. Ләкин биредә эшләргә кеше булмагач, сыерларны күрше удмурт авылыннан килеп саудылар бит. Әнә, Пеләмештә терәүле ферманы да япмадылар, чөнки мари халкы үзе эшли биредә. "Ялкау булмаган, тәвәккәл, кыю һәр кеше үзенә шөгыль таба. Моңа мисаллар бик күп районда", - дип авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин шәхси хуҗалыгын үстерүче, гаилә фермасын, шәхси эшен башлап җибәргән райондашларның тәҗрибәсе турында тәфсилләп, башкалар да кызыксынырдай итеп сөйләде.
    Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та беренче тапкыр катнашкач, сораулар да, теләкләр дә күп булды. Зөлфәт Нуриев, быел башкарылачак зур эшләр турында әйтеп, авылдашларын сөендерде. Мәсәлән, амбулаториягә 2 миллион сумлык ремонт ясалачак. Аларга яңа санитар машина бирелер дигән өмет тә бар. Барҗы-Умгада ФАП төзелү күздә тотыла. Кичкетаңда Үзәк урамның зиратка кадәр юлына асфальт түшәүне планга кертүдә якташ министрыбыз Айрат Фәрраховның ярдәме зур булды дип сөендерделәр. Барҗы-Умгада күперне, Балтачта зиратны ремонтларга, Кичкетаңда Тукай урамына вак таш түшәргә планлаштыралар. Бу уңайдан авылның аксакалы Миндар аганың сүзен җиткерәсем килә: "Һәрвакыт "Зөлфәт Равилевич, тегене эшлә, моны бир", - дип кенә таләп итеп йөрмик. Яшьләр үзләре дә актив булып, инициатива күрсәтсеннәр иде. Мондый эшлекле җитәкчебез белән әллә нинди эшләрне ерып чыгып була", - диде. Дөрестән дә, кыю, тәвәккәл булып, дәүләт ярдәменнән файдаланып, авыл җитәкчелеге белән берлектә эшләгәндә генә авыл яшәячәк.
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: