Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кышка – яңа җылыткыч белән

    Әгерҗенең Заводская урамы 66нчы йортында яшәүчеләр менә инде өч атна үз фатирларын үзләре "җылыталар". Алар йортына быел, "кирпичка"дагы башка алты күпкатлы йортларга кебек үк, ике контурлы газ казаннары урнаштырдылар. Күпкатлы йортларда ике контурлы газ казаннары урнаштыруга тәгаенләнгән республика программасы быел да дәвам итә. Узган ел аның нигезендә Красный бордагы күпкатлы...

    Әгерҗенең Заводская урамы 66нчы йортында яшәүчеләр менә инде өч атна үз фатирларын үзләре "җылыталар". Алар йортына быел, "кирпичка"дагы башка алты күпкатлы йортларга кебек үк, ике контурлы газ казаннары урнаштырдылар.

    Күпкатлы йортларда ике контурлы газ казаннары урнаштыруга тәгаенләнгән республика программасы быел да дәвам итә. Узган ел аның нигезендә Красный бордагы күпкатлы йортларда газ казаннары куелган иде инде. Мондый яңалык Әгерҗегә дә килеп җитте. Узган елдан Лесопильная урамының җиде йортында яшәүчеләр ике контурлы газ казаннары ярдәмендә җылыта башлаганнар иде фатирларын.

    Быел әлеге программага Әгерҗедәге һәм Тирсәдәге 162 фатир кертелгән. "Әлеге яңалыкны халык бик озак, авырданрак кабул итте. Күпләр ныклы карарга килгәнче, бик озак уйландылар. Мин үзем дә баштарак икеләнеп тордым. Ә хәзер сөенеп туялмыйм. Район җитәкчелегенә, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Шәмсетдиновка, "Идарә" җәмгыяте директоры Марат Вәлиуллинга зур рәхмәт. Алар, җыелыш уздырып, безгә программаның барлык нечкәлекләрен, яңа казаннарның өстенлеге турында бик тәфсилләп аңлаттылар", - ди Заводская урамының 66нчы йортында яшәүче Фирдания Сәлимгәрәева.

    Әлеге казаннарның өстенлекләре, чыннан да, бик күп. Фатирдагы температура режимын һәркем үзе көйли, счетчик күрсәткечләрен контрольдә тота ала. Кирәк булганда, радиатордагы суның температурасын арттырырга, ихтыяҗ булмаганда бөтенләй сүндереп куярга да мөмкин. Әйтик, кунакка, бакчага, эшкә киткәндә сүндерергә була. Кайту белән кабызсаң, фатирың шунда ук җылына. Ә җәй көне бөтенләй кабызмыйсың да. "Без беренче катта, почмактагы фатирда яшибез. Фатирыбыздагы температурага салкын идән дә, тышкы стеналар да йогынты ясаганлыктан, бервакытта да җылылыкка кинәнмәдек. Ай саен 900 сум акчаны даими түләп барсак та, җылы күрмәдек. Ә хәзер фатирыбызда җылы, рәхәт. Счетчикка күз салган идем әле, өч атнага нибары 250 сум акча "әйләнгән", - дип сөенече белән уртаклашты Илнур Ижболдин.

    Мондый җиһаз фатир хуҗасына күпмегә төшә соң? "Казан бәясен, монтажлау эшләрен кертеп, фатир мәйданын, радиаторлар санып исәпләп, фатир хуҗасына уртача җиде ел дәвамында ай саен 750-800 сум түләргә туры киләчәк", - ди Илшат Шәмсетдинов. Күпләр, ике контурлы газ казанының уңайлылыгы турында ишетеп, шәхси йортларда да урнаштыруларын үтенеп киләләр икән. "ТР Газлаштыру фонды рөхсәт иткән очракта мондый казаннарны шәхси йортларда да урнаштырырга мөмкин булачак", - ди Илшат Илдусович.

    Алтын көзгә аяк бастык. Аны кемдер яңа җылыту системасы белән каршы ала. Ә кемдер, бәлки, киләчәктә безне дә әлеге программага кертерләр әле дигән өмет белән каршылыйдыр. Ничек кенә булмасын, якын киләчәктә ике контурлы газ казаннарын урнаштыру Әгерҗедә гадәти күренешкә әйләнер дип ышаныйк.

    Екатерина САМСОНОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: