Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Кичкетаң – һәрчак үрнәк

Районның административ комиссиясенә Кичкетаң авыл җирлегеннән нибары бер беркетмә кергән. Бу - җирлек администрациясе нәрсәнедер күреп җиткермәгән яки биредә халык арасында аңлату эше яхшы оештырылган дигән сүз. Чынбарлыкны ачыклау өчен административ комиссия, Кичкетаң җирлегенә рейд оештырып, биредә күчмә утырыш уздырырга булды. Авыл урамына керүгә үк шәхси хуҗалыкларның капка төпләрендә тәртип-чисталык...

Районның административ комиссиясенә Кичкетаң авыл җирлегеннән нибары бер беркетмә кергән. Бу - җирлек администрациясе нәрсәнедер күреп җиткермәгән яки биредә халык арасында аңлату эше яхшы оештырылган дигән сүз. Чынбарлыкны ачыклау өчен административ комиссия, Кичкетаң җирлегенә рейд оештырып, биредә күчмә утырыш уздырырга булды.
Авыл урамына керүгә үк шәхси хуҗалыкларның капка төпләрендә тәртип-чисталык күзгә ташланды. Әйтерсең лә, май бәйрәмнәренә җыештырып куйганнар. Дөрес, авылга кергәндә кайбер хуҗалыкларның капка төпләрендә пөхтә итеп өелгән төзелеш материаллары бар. "Алар моның өчен барысы да авыл Советыннан рөхсәт алды", - ди авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев.
Биредә авылның чын хуҗасы эшләве һәркайда күренеп тора. Күчмә утырышка җирлектәге депутатларны да, оешма җитәкчеләрен дә, полициянең участок вәкилен дә чакырганнар иде. Авылда чисталык, тәртип булдыру өчен бергәләп көрәшүләре сизелеп тора.
Утырышны административ комиссиянең баш белгече Александр Шамшурин башлап, территорияне төзекләндерү кагыйдәләрен тагын бер тапкыр искә тшереп үтте. 2012 елның башыннан бу кагыйдәләрне үтәмәгән өчен штраф күләмнәре күпкә артты. Мәсәлән, гражданнар өчен 2-3,5 мең сум булса, вазифаи затлар өчен - 15-30 мең, юридик затларга 200-550 мең сум. Кагыйдәне үтәмәгән өчен хәзер кисәтү гомумән юк, шунда ук - штраф.
Кичкетаңда урам сәүдәсе оештыруда да - тәртип. Биредә базар өчен махсус урын көйләнгән. Сәүдә итү төгәлләнү белән чүп-чарны капчыкларга тутырып куялар.
Берләштерелгән утырышта депутатлар һәм җитәкчеләр үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр, хәл итү юллары буенча фикер алышып, ныклы карарга килделәр. Мәсәлән, сүз урамнарны яктырту, хуҗасыз этләр турында барды.
"Менә шулай бергәләшеп, киңәшләшеп эшләгәч, авылда проблемалар да хәл ителә, халык та җитәкчеләр сүзен тыңлый", - диде А.Шамшурин. Монда исә 30 ел бергә кулга-кул тотынып эшләүче Зөлфәт Нуриев белән аның ярдәмчесе Рамилә Хикмәтуллинаның тырышлыгы зур.
Штрафка тарталар
Административ комиссия сентябрь аенда аеруча актив эшләде. Шәһәр башкарма комитеты белән бергә Г.Камал урамына рейд оештырылды. "Бу урамда 150 йорт бар. Шуларның 38енә кисәтү язылды. Күбесенчә төзелеш материалларын капка төбенә кую турында. Тәртипкә китерү өчен хуҗаларга билгеле вакыт бирелде. Соңыннан бу урамны полициянең участок вәкиле тикшереп чыгачак. Тәртип урнаштырмаганнарга карата беркетмә төзиячәк. Хәзер шәхси йорт хуҗалары шалтыраталар, киләләр, тәртипкә китерү вакытын озайтуны сорыйлар", - ди А.Шамшурин.
Сентябрь аенда комиссиягә Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсеннән 13 беркетмә кергән. Алар, шәһәрне йөреп чыгып, кимчелекләрне ачыклаганнар. Гадәттә, машиналарны тиешле булмаган урыннарга кую, законсыз чүплекләр, кибет яннарында чүп савытлары булмау һ.блар. Идарә белгечләре барлыгы 27 мең сумга штрафка тартканнар. "Киләчәктә дә алар безнең районга, шул исәптән авылларга да рейдларны бик еш оештырачаклар. Шуңа күрә күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен территориягездә тәртип, чисталык булдырырга тырышыгыз. Әгәр һәркайда Кичкетаңдагы кебек тәртип булса, район өчен йөзебез кызармас", - ди Александр Шамшурин.
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев